Салават Фәтхетдинов: “Ярый әле рейска соңга калганбыз, дип шатлана торган хәбәр түгел»

news_8831Казанда коточкыч фаҗига: “Татарстан” авиаком­паниясенең 363 рейс белән Мәскәүдән Казанга очкан “Боинг-737” очкычы һәлакәткә юлыкты. Ул төшәм дигәндә җиргә бәрелә һәм шартлый. Исән калучылар юк. Алты кешедән торган экипажның һәм 44 пассажирның гомере өзелде.

Урында бар хезмәтләр дә оператив эшләде   
Бу хәбәрне ишетү белән “ВТ” да фаҗига булган урынга барып җитте. Без килгәндә дистәләгән “ашыгыч ярдәм” машиналары кизү тора иде. ОМОН, полиция хезмәткәр­ләре белән тулган машиналар бер-бер артлы килә торды. “Катастрофа медицина”сы хезмәт­кәрләре дә урынында. Очкыч һәлакәте килеп чыккан урында 1 мең 200 кеше, 240 техника эшләгәне билгеле. Аларның 600е – коткаручылар, 50се – психологлар.
Авиаһәлакәт 19.25 сәгатьтә була. Шартлау нәтиҗәсендә ­янгын чыга. Шаһитлар әйтү­енчә, янгын коточкыч зур була, аны тиз генә сүндерә алмыйлар. Соңыннан самолетның Казанга баклары ягулык белән тулы килеш очканы билгеле булды. “Боинг-737”гә Мәскәү аэропортында ике якка да барып җитәрлек итеп ягулык салганнар. Җиргә бәрелгәндә очкычта 9 тонна ягулык була. 19.56 сәгатьтә журналистларга янгын сүндерелде, дип хәбәр иттеләр.
Очкыч бер тапкыр төшәргә тырышып караган, булдыра алмаган. Аннары тагын урап килеп “посадка” ясарга уйлый, ләкин барып чыкмый… Аэропортта РФ Тикшерү комитеты вәкиле очкыч канаты белән җиргә тиеп шартлаган, дип сөйләде. Теләсә нинди версия, шул исәптән теракт дигән версия дә тикшереләчәк, дип әйтелде. Һәлакәтнең икенче көнендә Интернетта аэро­порт­ның видеорегистраторына тө­шерелгән видеоязма таралды. Анда күренгәнчә, очкыч шәм кебек туп-туры җиргә барып төшә. Ләкин түрәләр теракт фаразын инкарь итә. Россиянең транспорт министры Максим Соколов хәзер фа­җиганең биш версиясе каралуын белдерде. “Дәүләтара авиация комитеты тикшерү эшен тәмамлагач кына нидер әйтеп булачак. Әлегә теракт булган дип әйтерлек бернинди дә сәбәп юк. Авиаһәлакәтнең төп биш версиясе: идарә итүдәге хаталар, очкычның төзек булмавы, ягулыкның сыйфатсыз булуы, җир өсте хезмәте эшчәнлеге һәм һава торышы”, – дип белдерде.
Аэропортта 21.00 тирәсен­дә 44 кешедән торган һәлак булучылар исемлеге эленгән иде. Кешеләр исемлекне фотога төшереп, “Facebook”, “Twitter” сәхифәләренә урнаштырды. Туганнарын, таныш-белешлә­рен кешеләр Интернет аша эзләде. Бик тиз арада мәгълү­мат, психологик ярдәм алу өчен “кайнар” линияләр дә эшли башлады.
Президент улы да һәлак булды
Исемлектә беренче булып бизнес-класста очучылар күр­сәтелгән иде. Алар арасында Ирек Миңнеханов та бар. ТР вице-премьеры Юрий Камалтынов очкычта ТР Прези­дентының өлкән улы Ирек­­­нең, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Антоновның гомере өзелгәнен җиткерде.
Аэропортның икенче катына һәлак булганнарның туганнарын, якыннарын урнаштырдылар. Әйтергә кирәк, мәрхүм­нәрнең туганнарына психологик ярдәм күрсәтү­челәр опе­ратив, профессиональ эшләде. Алар арасында танылган психотерапевт Рамил Гарифуллин да бар иде. “Хәбәрне ишетү белән машинамны аэропортка кудым. “Булгария” теплоходы батканда да мин яр буенда көне-төне фаҗигагә таручы­лар­ның туганнары белән эшләдем. Алар бу вакытта шок хәлендә, берни аңламый. Шуңа күрә, авыр булса да, алар белән аралашырга кирәк. Башка темага сөйләштерү мөһим, телә­сә нәрсә, ләкин һәлакәт, үлем турында булмасын. Әлеге чор үтәчәк, ләкин иң авыры якыннарын җирләгәч башланачак. Бу вакытта аларны кайгылары белән ялгыз калдырырга ярамый”, – дип сөйләде ул.
Дин әһелләре дә бар иде. Беренче булып ирләр мона­с­тыреннан өч атакай күренде. Алар туганнарына вәгазь белән булышты. Соңарып булса да, “Динислам” мәчетеннән Таһир хәзрәт, “Казан” аэро­портының ислам гыйбадәт­ханәсе имамы Исмәгыйль хәзрәт килде. “Гаилә” мәче­теннән Рөстәм хәзрәт Хәйрул­лин да килеп җиткән иде. “Мондый очракта туганнарны юату бик авыр, сабырлык белән ге­нә бу фаҗигане җиңеп була. Тәкъдирләре шулай булган, күрәсең. Аллаһы Тәгалә ярдә­меннән ташламасын, гөнаһ­ларын кичерсен. Дүшәмбе көнне мәчетләрдә аларның рухларына дога кылачакбыз”, – диде имамнар.
“Бу хәлгә ышанып булмый”
Аэропорт диварларына валерьянка, карволол исе сеңгән кебек иде. Бар җирдә дә елау, үксү… Ирләр дә тыела алмады. Кешеләр агылды да агылды. Һәркайсының туганы, якыны, танышы турында мәгъ­лүмат аласы килә иде.
Исемлектә Венера Зарипова исеме дә бар. Аэропортта бу кызның туганнары да шактый иде. Аларның берсе Ильяс Гафаров “ВТ”га биргән әңгәмә­сендә болай дип сөйләде: “Бу хәбәрне ишетү белән аэропортка атылдык. Аны ире Артур каршы алырга киткән иде. Очкыч шартлаганда ул монда иде… Венера белән өйләнеш­кәннәренә күп вакыт та үтмәде, балалары юк иде. Сеңлемә 25 кенә яшь, ул банкта эшләде. Мәскәүгә корпоратив очрашуга киткән иде… Мәскәүгә еш йөрде, шуңа күрә безнең өчен ул чираттагы гадәти командировка булды. Аның белән җом­га көнне кафеда очраштык. Шимбә ул юлга чыкты һәм әйләнеп кайтмады… Экспертизаны сишәмбегә күчерделәр. Венераның әнисе чит илдә ялда иде, ул бу хәбәрне белә, аны каршы алабыз”, – дип сөйләде Ильяс.
Һәлакәтнең тагын бер корбаны – Алия Әхмәтшина. Ул 2012 елның маенда кияүгә чыккан булган. “ВКонтакте”дагы битенә соңгы мәртәбә телефоннан 17 сәгать 58 минутта кергән. 26 октябрь көнне әнисенең туган көне була. Шул уңайдан: “Что надо для полного счастья? Чтобы мама улыбалась!!!” – дип язган. “С днем рождения, моя САМАЯ любимая, дорогая и лучшая МАМОЧКА! Будь очень счастлива, не болей, хочу видеть на твоем лице только улыбки, а если слезы, то только от счастья и радости и больше никак! ТЫ у меня САМАЯ, САМАЯ ПРЕКРАСНАЯ! ОЧЕНЬ СИЛЬНО ТЕБЯ ЛЮБЛЮ! СПАСИБО. СПАСИБО ТЕБЕ ЗА ВСЕ!” – дип язып калдыра. Соңгы юллары хушлашкан кебек яңгырый.
Фаҗигагә багышланган рәс­ми төркемдә якыннары, танышлары аның турында бары “искиткеч матур”, “энергиясе ташып торган кыз иде” дип искә ала.
“Алиюшечка… я люблю тебя…. Где же ты… Как бы хотелось узнать, что ты жива. ..а не погибла… Милая наша, родная… всех слёз мира не собрать….
Настолько светлый ты человечек!” (иптәш кызы Алисә Близорукова язган).
Алия тумышы белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы поселыгыннан. Казанда укыган, банкта эшләгән. Аэропортта аның туганнан-туганнары бар иде. Алар безгә: “Ышанып булмый. Башка сыймаслык хәл. Бик ачык кыз бала иде. Әти-әнисе бу кайгыны ничек күтәрер, йөрәк ярылырдай хәл бит бу”, – дип сөйләде. Һәла­кәттә гомере өзелгән Алиянең әни-әтисе Әлфия апа белән Илдар абый аэропортка төнге берләрдә килеп җитте. Ата-ананың бу хәсрәтен ничек кичергәнен күз алдына китерү дә авыр, аны күргәндә йөрәк ярылырга мөмкин иде.
Һәлакәттә гомере өзел­гәннәрнең берсе – 22 яшьлек Гөлнара Рәшитова. Бер ел элек кенә Казан федераль университетын тәмамлаган кыз шахмат белән шөгыльләнгән. Шахмат буенча республикада узган бәйгеләрдә, халыкара турнирларда җиңү яулаган. Шахмат дәресләре алып барган. “Әти-әнисе Түбән Камада яши. Алар Казанга һәлакәтнең икенче көнендә генә килә алдылар. Хәлләре авыр. Аларга ДНК анализы бирергә туры киләчәк, нәтиҗәләр бер атнадан гына билгеле була дигәннәр. Алар гаиләдә ике бала иде. Бертуган апасы бар. Икесе бергә Казанда яшәгәннәр. Мәскәүгә командировкага барган. Исән-имин озатып җибәргәннәр, ә хәзер менә аның мәете табылырмы? Ерак араны очып кайтып җиткәннәр бит, аз гына калган… Ник шулай килеп чыкты соң?!” – дип өзгәләнеп сөйләде “Ватаным Татарстан”га мәрхү­мә кызның туганы.
Бәхетлеләр фаҗигале рейска утырмый кала
Тәкъдир дигән әйберне берничек тә кире кагып булмый. Салават Фәтхетдинов белән Альфред Якшимбетов та Мәскәүдән шушы ук рейс белән кайтырга ниятли.Әмма Салаватның улы Рөстәм әллә күңеле сизенгән, әллә соңгы арадагы самолет һәлакәтләренең ешаюыннан: “Әти, самолетка утырмагыз, поезд белән кайтыгыз”, – дип киңәш итә.Кичкә таба Салават: “Ул рейска өлгермәдек, тагын бер көннән поезд белән кайтачакбыз, тимер юл вокзалында каршылагыз”, – дип хәбәр сала.
Без Салават Фәтхетдинов белән телефон аша элемтәгә кердек. “Ярый әле рейска соңга калганбыз, дип шатлана торган хәбәр түгел бу. Республика өчен бик авыр кайгы. Авиа­һәлакәттә вафат булучылар­ның туганнарының, якын­на­рының, дусларының, әти-әниләренең хәсрәтен уртаклашабыз, аларга Ходай Тәгалә түземлек, сабырлык бирсен”, – дип телибез.
Аллаһы Тәгалә гомерне өзү-өзмәүне Үзе хәл итә шул… Салават Фәтхетдинов белән Альфред Якшимбетов кебек бәхетлеләр рәтендә Татарстан төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллиның да улы бар. Ул да нәкъ шушы очкыч белән Казанга кайтырга тиеш булган, ләкин ул да фаҗигале рейска, бәхетенә, соңга кала.
Интернетта авиаһәлакәт турында ишетеп, аэропортка гади кешеләр дә киләләр иде. Алар барысы да ярдәм итәргә әзер иде. Үзен Руслан дип таныштырган егет: “Кемгә машина кирәк, Казанга илтү-китерер өчен ярдәм итәм”, – дип тәкъ­дим итеп йөрде. “Twitter”­да ярдәм итәргә теләгән кешеләр телефоннарын яздылар, яр­дәмгә килергә әзер булганнарын хәбәр иттеләр. Такси йөр­түче­ләр да кешелеген югалт­мады. Исегездә булса, Мәскәү такси хезмәтлә­ре кешеләрнең кайгысы дип тормады, “Домодедово” аэропортында булган фаҗига вакытында тарифларын икеләтә, өчләтә арттырып, кесәләрен калынайтып калырга тырышты. Шөкер, Казанда андый кабахәтләр табылмады, күбесе бу һәлакәтне шәхси трагедия итеп кабул итте, һәлак бу­лу­чыларның туган­нарының кайгыларын ихлас уртаклашты.
“Очкыч иске иде”
Кызганычка, фаҗига бер тапкыр һәм йөрәк өзгеч була. “Татарстан” авиакомпаниясенә ризасызлык күптән белдерелә киленде. Төп дәгъва – аларның иске очкычлар куллануы. Чит илгә оча торган тәҗрибәле кешеләр белә: ничек итсәң ит, күбрәк акча түлә, ләкин “Татарстан” һава юллары белән очма дигән фикер бар. “Татарстан” һава юллары белән каядыр очкан кеше “сират күперен үттек”, дип бәяләп, догаларын укый иде. Бу юлы да шулай булган дип әйтә пассажирлар.
 “Казан–Мәскәү” маршруты белән иртәнге рейста очкан пассажирлар бертавыштан очкычның төзек булмавын ассызыклый. “Бүген бу очкыч белән Казаннан Мәскәүгә очтым. Җиргә якынлаша башлагач, самолет бөтенләй башка юнәлештә бара башлады. Бә­хеткә, пилотыбыз тиз арада идарәне үз кулларына алды… Самолет 15 сәгать 50 минутта көч-хәл белән җиргә утырды. Күңелем сизепме икән, билет сатып алыр алдыннан әлеге рейсны кайсы самолет башкарачагын шалтыратып белештем. “Боинг” булачагын ишет­кәч, тынычлап куйдым. Ләкин очкычка утырган вакытта аның искелеген күргәч, күңелгә яңадан шик керде”, – дип искә ала аздан гына “Боинг-737” очкычының корбаны булмыйча калган пассажир Руслан Кәлимуллин.
Фаҗига булыр алдыннан берничә көн элек кенә әлеге самолетта очкан Руслан Исрафилов та шул ук фикердә: “Очканда иң элек самолеттагы зур гына тимер кисәге белән “ямалган” тишеккә, кыршылып бет­кән урындыкларга игътибар иттем. Бортпроводниктан: “Бу самолетка ничә яшь соң?” – дип сораган идем, ул мыек астыннан көлеп кенә: “Җиде еллап инде, бездә бөтен очкычлар да яңа”, – дип җавап бирде. Ләкин үзем дә авиация өлкәсе белән бәйле кеше буларак, мин бу машинаның хезмәт “стажын” шунда ук чамаладым, билгеле”.
“Бу вакыйгага кадәр дүрт сәгать алдан шушы самолетта Мәскәүгә очкан идем. “Домодедово” аэропортына якынлашканда самолет бер яктан икенче якка “чайкала” башлады. Борыны гел аска авышты. Шуңа күрә һава торышына сылтап яки пилотны гаеп итеп авызларын да ачасы булмасыннар! Самолет Мәскәүгә утырганда ук төзек түгел иде. Аздан гына исән калдык!” – ди исән калучы пассажирларның чираттагысы – Григорий Бусарев.
Иң иске самолетлар – Россиядә
Очкычның начар хәлдә булуы мәгълүм булган, ләкин шуңа да карамастан, аңа рейс­ка чыгарга рөхсәт ител­гән. “Боинг-737” бик иске булган. Аның очу “стажы” – 23 ел. Һәлакәтнең сәбәпләре нинди булырга мөмкинлеге турында без экспертлардан да сораштык. “Эксперт-Авиа” оеш­ма­­сы­ның исемен әйтергә те­ләмәгән вәкиле: “23 ел очкыч өчен күп түгел. Бу әле яшь очкыч дигән сүз. СССР вакытында очкычлар 30, 40, 50 ел да оча иде. Бу – нормаль хәл. Иң мөһиме аның барлык таләп­ләргә җавап бирүе. Очкыч вертикаль төшкән дигән фаразларга ышануы авыр, вертикаль төшсә, аннан бернәрсә дә калмаган булыр иде. Мин “Татарстан” авиаком­пания­сен­дә эшләдем. Ул 1999 елда гына “Татарстан” дип атала башлады. Аңарчы Казан авиа отряды дип йөртелде. Ул чорда компаниядә экипажны укыту һәм юридик процедуралар кырыс тәртип буенча үтәлә иде. Әлеге оешмага бәйле ахыргы һәлакәт 1982 елда Алма-Атада булган иде. Ул вакытта диспетчерлар экипажга дөрес күрсәтмә бир­мәгән, аларга ялгыш юлга төшәргә боерган булган. Ми­ңа “Боинг”­ларда очарга туры килмәде. Шуңа күрә аларга бәя бирә алмыйм. Метео шартлар очкыч өчен бернинди дә куркыныч тудырмаган дип саныйм. Мондый һава торышында төшәсе юлны күз күреме белән дә чамалап була”, – дип сөйләде.
“Локомотив” хоккей командасы самолетта шартлап һәлак булгач, Владимир Путин 2011 елның 12 сен­тя­брендә 10 көн эчендә пасса­жир­ларның куркынычсызлыгын тәэмин итә алмаган авиакомпания­ләрне ябарга кирәк дип әйтте. “Авиакомпания зурмы, кеч­кенәме, мө­һим түгел, ул куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш. Таләпләрне үти алалар икән, эшләсеннәр, юк икән, андый авиаком­пания­ләрне ябарга кирәк. Барлык очкычлар заманча күзәтү, бәре­лешне контроль­дә тотучы, кисәтүче чаралар белән җи­һазланды­рылмаган икән, ки­чекмәстән, бу эшне башкарырга тиеш. Моны баш­кара алмаганнар ябылырга тиеш”, – диде. Бу сүз­ләр яңгы­раганнан соң инде 798 көн узды, ә бу эш башкарылмады.
Әйтергә кирәк, Россиядә 35 зур авиакомпаниянең бары тик бишесе генә яңарак авиапарк (10 еллык очкычлар) белән мактана ала. 12 ком­паниянең очкычлар яше – 10 елдан алып 15 елга кадәр. 18 авиакомпания искергән очкычлардан тора, аларның авиапаркында 18 елдан артык эксплуатациядә булган очкычлар. Россиядә очкыч­ларның уртача яше 16 ел булып чыга.
“Татарстан” авиаком­па­ни­я­сенең бу самолеты 23 еллык булган. Татарстанга кайтканчы аны алты авикомпания эшкә җиккән. Татарстан – “Боинг-737”нең җиден­че ху­җа­сы. Моңа кадәр ул ике ел Франциядә була, аннары 1995 елда ул Африканың Уганда дәүләтенә тапшырылган, биш елдан соң Брази­лиягә озатылган.
23 ел эчендә бу самолет берничә тапкыр һәлакәткә тарыган булган. 2001 елда Бра­зилиянең Белу-Оризонти шә­һәрендә начар һава торышы булу сәбәпле, ул күтәрелү-тө­шү юлына барып җитмичә җиргә төшкән, очыш юлына бәрелгән. Ул чакта очкычтагы 102 пассажир һәм экипажның 6 әгъзасы исән калган. Узган елны да “Боинг-737” Казаннан Мәскәүгә таба юнәлә, ләкин 20 минут узганнан соң өлешчә аның герметизациясе бозыла һәм экипаж кире Казанга кайтырга карар итә. Каза булмый кала.
Сәер туры килүләр дә бар. “Булгария” исеме дә безнең республика өчен фаҗи­га­ләргә бәйле булды. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы батты, 122 кеше­нең гомере өзелде. Болгария һава юллары сатып алгач, “Боинг-737”кә “BULGARIA AIR” дип язган булганнар. Тагын бер күзәтү: “Булгария” казасы да, очкыч шартлау да бер үк көндә – якшәмбедә булды.
Татарстаннан бәрәкәт кача кебек… Соңгы елларда гел нидер булып тора. Зур бәла-казалар сабак булырга тиеш безгә, нәтиҗәне генә һаман да ясый белмибез.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА, Динә ШӘКҮРОВА

Просмотров: 956

Комментирование запрещено