Рифкат ХУҖИН: милли хәрәкәттәге бәйрәмнәрне уздырудан куаныч вә шатлык алам

5Шәхеснең кем икәнен белер өчен, аның белән янәшә эшләү генә җитеп бетми әле. Чөнки хезмәт дәверендә генә барлык сыйфатларын белеп бетерү мөмкин түгел. Бигрәк тә сүз ир-ат турында барса. Шуңа да Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗинны сүтеп карарга булдым. Аның белән булган әңгәмәне урнаштырабыз.

 – Рифкат абый! Ничә яшегездә авылдан шәһәргә күчтегез һәм эчке халәтегездә нинди җенлыклар кичердегез?

 – 33 яшемдә шәhәргә күчтем. Авылда үсеп, авыл хужалыгы институтын тәмамладым. Ун ел буена эшемне яратып башкардым. Авылдан чыгып китүе  миңа бик авыр булды. Икенче кыенлык: гаиләмнән башка бер елга якын ялгыз торуым, чөнки фатир мәсьәләсен чишкәнче, зур кызыбызның уку елын бетерү нияте белән гаиләм авылда калды.

  – Сез бүгенге көндә тормышыгызны җайга салган кешеләр исемлегендә. Ирешелгәнегез белән үзегез канәгатьме?

 – Бүгенеге көндә мин тормышым белән, эшем белән канәгатьмен. Әле эшләмәгән эшләр күп, яуламаган биеклекләр дә бар.

 – Авылда татар халык гореф-гадәтләре нигезендә өлгергән ир буларак, шәһәр мохиты холкыгызга үзгәреш керттеме?

 – Авылда яшәгәндә мин кешеләрнең берничә буынын белә идем. Шуңа күрә аларның нигә сәләтле икәнен яхшы белә идем. Холыкларын белә идем. Шәһәрдә боларны белер өчен көч куярга кирәк. Кырыслыгым шуннан да килеп чыга торгандыр.

  – Авылдагы Рифкаттән шәһәрдәге Рифкат ни белән аерыла?

 – Авылдагы Рифкат — яшь, тәҗрибәсез егет. Үзе белән эшләүчеләренең күбесе олы булганга, күбрәк аларның фикерен тыңлап эшләргә тырышты. Шәһәрдәге Рифкаткә күп вакытта үзенә карар кабул итәргә туры килә. Эшне ятлар белән алып барырга туры килә.

  – Яшәештә туганнар арасындагы туганлык хисен саклау ни дәрәҗәдә читен, һәм бу авырлыкның тамырлары кая тоташа?

 – Бүгенге заманда адәмнәр максат  итеп байлык җыюны беренче урынга куя. Шуның өстенә әти-әнидән аерым яши. Әти-әни — туганлык хисләрен яңартып торучы бер генератор ул. Бу авырлыклар булмасын өчен ата-ана гаиләдә балалар  белән тиешле тәрбия алып барырга тиеш. Туганлыкны саклауда Ислам динебез зур роль уйный. Авыз ачулар, Корбан ашлары, мәет мәҗелесләрен бергәләп үткәрү туганлыкны ныгыта.

  – Ир-ат буларак, хатыныгызга сөйләмәгән серләр буламы?

 – Эштә булган авырлыкларны хатынга сөйләп, борчырга кирәк, дип тапмыйм. Хатыннан качырган серләрем юк.

  – “Хатыныгызны бер сүз белән генә сурәтләгез” — дисәләр, нинди сүзне сайлап алыр идегез?

 – Кызларымның әнисен, тормыш юлында минем белән янәшә баручы, миңа һәрвакыт терәк булган кешене мин бер сүз белән генә сурәтли алмыйм. Аның турында поэмалар язарга кирәк.

 – Рифкат әфәнде, әти буларак, ике кыз тәрбияләүче ата Сез. Балаларыгызны тәрбияләгәндә үзегезгә генә хасысуллар бармы?

 – Үземә генә хас булган ысуллар кулланам, дип әйтә алмыйм. Һәрбер ата-ана үз баласын яраткан кебек, мин дә аларны яратам. Мин аларга бөтен мәхәббәтемне бирәм. Алар да миңа шулай җавап бирәләр. Киңәшәләр.  Әниләренә сөйләмәгән серләрен дә миңа сөйлиләр. Мин аларның терәге, һәм шуны тоеп яшәү миңа көч бирә.

  – Соңгы елларда, җигелеп, Балалар фестивален оештырасыз. Бу зур мәшәкать ике ай дәвам итә. Аннары гына олуг тантана булып сәхнәгә чыга. Пәрдә ябылгач, күңел түрегезне ниләр били?

 – Милли хәрәкәттәге бәйрәмнәрне уздырудан куаныч вә шатлык алам. Рухи һәм икътисади байлыгымны балаларга садака итеп бүләк итәм. Балалар – безнең милләтебезнең киләчәге. Һәр тамашада, һәр аш табынында балалар утырырга тиеш. Алар — гореф-гадәтләребезне дәвам итүчеләр.

  – Артистларның иҗади сәләтләренә генә мөкиббәнме Сез, әллә кешелек сыйфатларына да игътибар итәсезме?

 – Артистларның иҗади сәләтләре белән беррәттән аларның кешелек сыйфатларына да игътибар итәм. Сәхнәдәге артист белән сәхнә артындагы артист тәңгәл булмаса, күңелем кайта. Ул артистның иҗади сәләте дә кызыктырмый башлый.

  – Милли хәрәкәт әйдаманы буларак, халыкка танылдыгыз. Башка җәмәгать оешмаларындагы вазыйфаларыгызны да санап узыгыз әле. Ялгышмасам, полиция органнары да Сезне үз иттеләр?

 – Россия эчке эшләр министрлыгының Самар өлкәсе буенча идарәсендә җәмәгатьчелек белән эш алып баручы Шура әгъзасы.

  – Рифкат әфәнде, татар халык мәкале: “Бүрене аяклары ашата”, ди. Җәмгыять эшләрендә кайнау төп эшегезгә зарар китермиме?

 – Җәмгыять эшләрендә кайнау төп эшемә зарар китерми, чөнки минем житәкчеләрем, коллегаларым бу эшемне хуплыйлар. Татар халкының мәкале бар: «Ир-ат кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз».

  – Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен ниләр эшләргә кирәк?

 – Оныкларымны сөяргә, туруннарымны күрү бәхетенә ирешергә. Яшьләребезгә дөрес юл күрсәтергә. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне, татар телебезне саклап калырга. Татарлар — глобализацияне җиңәрлек милләт.

Наилә САБИРҖАНОВА 

«Самар татарлары»

Просмотров: 1239

Комментирование запрещено