Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсе

getImage (28)Җәмгыятебездәге әхлак дәрәҗәсе – аварга торган черек коймадай. Шуңа күрә кыйбласын югалтып, аптырап йөрүчеләр дә күп. Ләкин үрнәк булырлык күренешләр дә җитәрлек. Тик аларны күрә, аңлый һәм теләктәшлек күрсәтә белергә кирәк. Мисал итеп Иске Ярмәк авылы имамы, Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсен телгә аласы килә. 

Гали мәдрәсәсен тәмамлап кайткан унсигез яшьлек егет мәчеттә тынычлык урнаштыруны үзенә беренче бурыч итеп куя. Талашу, әрләшү гадәткә кергән  бу мәхәлләдә эш бик җиңел булмый шул.

Ә менә хәзерге көндә Иске Ярмәк авылы халкы үзләренең имамы белән хаклы рәвештә горурланалар.

Элек колхоз рәисе булып эшләгәндә авылга газ, суүткәргеч һәм авыл тормышында башка зур проектларны гамәлгә ашыруга күп көч куйган Дамил Хәсәншин Габдулла хәзрәт турында:

“Авылыбыздагы мөшкел хәлләрне күреп, Аллаһы Тәгалә безгә Габдулла хәзрәтне Үзе аталап җибәргәндер инде.

Аның хезмәтенә без куанып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер торабыз. Хәзрәтебез авыл тормышындагы проблемнардан беркайчан да читләшеп яшәми. Киресенчә, һәр эштә башлап йөрүчеләр, әйдаманнар сафында. Ул  изге эшләргә халыкны үгетли, күндерә белә. Кимчелекләргә җаны-тәне белән көенә, борчыла.

Аларны җиңү өчен көчен куя. Ул үз өстендә күп эшли, гыйлемен даими рәвештә үстерә. Шуңа да аңа мөрәҗәгать иткәндә бер сорауны да җавапсыз калдырмый.

Аның йөзе якты, ягымлы, теле тәмле һәм күңеле киң. Һәрвакыт нинди дә булса яңалыклар уйлап, аларны тормышка ашыру өчен  көч куя. Аллаһы Тәгалә аңа исәнлек-саулык биреп, Үз ярдәменнән генә ташламасын иде,” - диде.

Хәзер авыл мәчетендә бөтен халыкны җыеп, корбан мәҗлесләре уздыру гадәткә керде. Бу кешеләрне җыеп сыйлау гына түгел, ул көчле тәрбия рәвеше дә.

Тормыш тарафыннан кимсетелгән, физик кимчелекле кешеләр дә, санга санап чакырган өчен, елый-елый үзләренең олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Үткән ел мәчеттә ике корбан табыны уздырсалар, быел җидене үткәрделәр.

Ирләр, хатын-кызлар, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл администрациясе һәм төрле оешмаларның хезмәткәрләре, хәтта балалар бакчасы нәниләренә кадәр төркем-төркем булып чакырылдылар. Монда гыйбрәтле күренешләр шактый күп. Мәсәлән, укучы балалар сокланып:         “Мәчет яныннан узганда һәрвакыт аның эчен дә күрәсебез килә иде, бигрәк матур!” – дип сокланганнар, һәм күбесе бирегә килеп, дини гыйлем алырга теләк белдергәннәр.

Олы кешеләр дә: “Егерме ел буена шушы мәчет яныннан узып йөрибез, ә йортына кереп караганыбыз юк иде. Биредә җанга шундый рәхәт!”- дигәннәр.

Яулык бәйләргә күнекмәгән укытучылар да матур яулыклардан килгәннәр. Алар арасында югары категорияле, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр, югары мактаулы исемнәргә лаек булганнар. Белем бирү күрсәткечләре югары булса да, мәктәп укучылары арасында әле исәнләшә белмәүчеләр дә күп. Табында бу мәсьәләгә дә игътибар бирелде.

Габдулла хәзрәт бу турында: “Кибеткә яисә башка җиргә кергәндә балалар исәнләшмәсәләр, мин аларны борып чыгарам һәм исәнләшеп керергә кушам. Кире кергәндә алар миңа карап, исәнләшсәләр, мин аларга бөтен кеше белән исәнләшү, җәмәгатьне сәламләү кирәклеге турында аңлатам,”- диде.

 Авылдагы тагын бер зур яңалыкны телгә аласы килә.

Юкәле Тау борынгыдан изге урын булып саналып килсә дә, аның түбәсендә Сабан туйлары уздыру гадәте бар иде.

Аллаһыга шөкер, берничә ел инде бу бәйрәм хәзер башка җирдә үткәрелә.

Юкәле Тау артында агачлар утыртылды.

Авыл халкы Татарстанның Лениногорск районындагы Кирлегәч авылыннан берәр тоннадан артык авырлыктагы дүрт яссы таш алып кайтып, аларны кабер ташы рәвешендә шул изге җиргә урнаштырдылар. Анда төрле сугышларда корбан булган борынгы бабаларыбызга багышлап истәлекле язу язылган мәрмәр такта куелды. Хәзер анда изгеләр хөрмәтенә һәм ата-бабаларыбызга багышлап, корбаннар чалына, Коръән укыла.

Мәчет эчендәге тыйнаклыктан һәркем үз җанына рәхәтлек таба. Биредә китаплар, гәҗитә-журналлар тупланган. Танылган дин әһелләренең вәгазьләрен тыңлар өчен видиоплеер бар.

Кызганыч ки, күп җирләрдә мәчетләргә йозак эленгән. Ара-тирә ачылганда аларга берән-сәрән генә кеше килә.

Мәчетләр җанлы булсын, халык анда теләп йөрсен өчен, һәр имамның сүзләре, вәгазьләре халыкның йөрәгенә барып җитеп, аларда җитди уйлар кузгатырга, тирән хисләр уятырга тиештер. Шунда гына кешеләр мәчеткә тартыла башлар.

Үзләренең юл башында йөрүчеләрен, юлбашчыларын һәр җәмгыять үзе тәрбияли. Халык нинди булса, аларның җитәкчеләре дә шундый. Җәмгыятьнең тәрбиялелеге, уңышлылыгы бик тирәннән килә. Борынгы бабаларыбызны ассалар-киссәләр дә, алар үз милләтенә, иманына тугрылыклы булып, халкыбызның иң матур сыйфатларын гасырлар аша канлы көрәшләрдә саклап килгәннәр.

Иске Ярмәк авылының язмышы турында кайгыртучылар һәрвакыт булган. Алар әле дә бар. Ярмәк халкындагы холык, матур гадәтләр – аларның илаһи нәсел орлыгы кешеләрнең җаннарында, каннарында сакланган.

Иске Ярмәк авылы мәчетендә быел җиде мәҗлес уздырылды, анда 410 кеше сый-хөрмәт алды.

Иганәчеләргә, корбан мәҗлесләре уздырырга булышучыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Алар түбәндәге милләттәшләребез:

Каюмов Илшат,

Кәлимуллин Фәнис,

Әһлиуллин Илдар,

Гәрәев Наил,

Халимов Минсәхи,

Илшат, Ришат Шәһиевлар,

Галимова Зөхрә,

Гарифуллина Оркыя,

Шаяхмәтов Әсхәт,

Җавит, Гөлнара Вакказовлар, 

Зыятдинов Ренат,

Зарипов Мәҗит.

 

Табын әзерләүчеләр:

Кәримова Зария,

Гарифуллина Роза,

Гәрәева Зәлифә,

Рәхимова Сафия,

Сәгыйрова Айсылу,

Хәнәфиева Гөлия.

 

 

Фәрид Шириязданов. 

Иске Ярмәк – Самар.

«Сәлам».

Просмотров: 1878

Один комментарий

  1. Аллаhы Раббымыз Габдулла-хазряткя исянлек саулык хям коч куят бирсен. Изге эшлярен давам итяргя насыйб булсын!