Авылыбыз – гүзәл бакча

Безнең Байтуган авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан һәм үзе дә җи­ләк-җимеш бакчаларына бай. Авылдашларның күбесе ал­ма агачлары, чия, карлыган үстерә, балан куаклары белән урап алынган өйләр әкият­тәгедәй матур күренәләр. Мә­һабәт нарат агачлары йорт хуҗаларының тынычлыгын сак­лап башларын күккә сузалар сыман. Ә яз көне бакчалардагы агачлар һәм куаклар бер-бер артлы чәчәк ата башлагач, чәчәкләр исеннән башың әйләнеп китәрлек була.

Суфия апа Бәдретдинова бакчадагы наратын урман ху­җалыгында эшләгәндә алып кайтып утырткан булган. Хәзер аның матурлыгына сокланмаган кеше юк. Гомумән, яшьләр дә, гомер уртасына җитүчеләр дә, бигрәк тә пенсия яшендәгеләр йорт тирәләрен ярыша-ярыша матурлаталар. Чөнки Камышлы районы администрациясе ел саен йортларны чиста тоту, бизәү, чәчәкләр һәм агачлар белән яшелләндерү буенча конкурс уздырып тора. Көзен җиңүчеләр билгеләнеп, иң матур өй хуҗаларына премияләр бирелә. Дөрес, җиңүчене билгеләү җиңел эш түгел, чөнки Миннегөл Фәхретдинова, Гөлчирә Мөнирова, Гөлсинә Ханнанова, Гөлфия Минатдинова, Фирдания Гыйлаҗева, Фирүзә Минһаҗева, Рәмзия Сафина, Гөлнур Абзалова, Тәслимә Гайнуллина, Рә­симә Гарифова, Фәһимә Хәми­дул­лина, Фәйрүзә Абзалова, Гөл­фия Ибәтова, Нурания Аб­залова, Резеда Абзалова, Гөл­фия Ибраһимова, Мөслимә Кашапова, Зөлия Дәүләтшина, Рәмзия Зарипова, Рәмзия Абзалова, Розалия Газизова, Рәмия Башароваларның барысының да бакчалары гөл-чәчәккә кү­мелеп утыра. Ракыя һәм Нур­кә­шиф Габкаировларның да, олы яшьтә булуларына ка­ра­мас­тан, йортлары ал да гөл генә.

Быелгы конкурста йорт төзеклеге һәм матурлыгы бу­енча беренче урынны алган Суфия һәм Мәрдегалим Бәд­ретдиновлар үзләренә бү­ләк итеп бирелгән 1 мең сум акчаны мәчеткә илтеп тапшырдылар. 86 яшьлек Тәслимә Гайнуллина һәм Мария Воробьева — икенче урынны, ә Гөлфия Рафикова һәм Нәүфәл Гайнуллин өченче урынны алдылар.

Өйләр каршында зур-зур георгиннар, бөдрә башлы астралар, төрле-төрле петунияләр чәчәк атып утырганда авылларыбыз бетә, халык китә дигән сүзләргә ышануы бик кыен..

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 871

Комментирование запрещено