Ил һәм ул кайгысы

2AE8ED7A-1BCD-4919-B766-9C1EB0AD7565_w640_r1_s17 ноябрьдә “Казан” халык­ара аэропортында Мәскәүдән чыккан Boeing 737 самолеты­ның һәлакәткә очравы бу атна­да иң күп тавыш чыгарган ва­кый­га булды. Борттагы 50 кеше­нең барысы да һәлак. Шулар арасында Татарстан прези­денты Рөстәм Миннехановның олы улы Ирекнең һәм Татарстанның Федераль куркынычсызлык хез­мәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Антоновның булуы бәлага тагын да зуррак ре­зонанс бирә, аны тагын да тирәнрәк һәм аянычлырак итә.

Гомумән, бу ноябрь Татарстанга күп бәхетсезлекләр алып килде. Башта Түбән Камада ниндидер кешеләрнең «Ниж­некамскнефтехим» ширкәтенә дүрт ракета очыруы билгеле булды. Аларның берсе дүртенче колония зонасына төшкән, калганнары 800 метрга очып, ширкәт биләмәләренә барып җитә алмаганнар. Бу уңайдан Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов республикада җәмәгать, сәнәгать һәм икътисад корылмаларының иминлеген тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык бирә.

Аннан Яңа Чишмә һәм Чис­тай районнарында ике чир­кәүгә ут төрткәннәр. Гыйба­дәтханәләр өлешчә коткарылган, бәхеткә, зыян күрүче булмаган.

Фаҗигале вакыйгалар дис­бе­сенә якшәмбе кичендә булган Boeing 737 очкычы казасы нокта куйды.

Владимир Путин са­мо­лет­ның ни сәбәпле һәлакәткә очравын ачыклау өчен комиссия төзергә куша һәм моның өчен Казанга Тикшерү комитеты башлыгы Александр Баст­рыкинны җибәрә. Самолет шарт­лап, аның кисәкләре төр­лесе-төрле якка очса да, кара тартмаларны бик тиз табып алганнар. Әмма аларның эчен ачып карасалар, берсендә пи­лотларның сөйләшүләрен язып баручы кассета табылма­ган. Бәлки ул һәлакәт вакытын­да очып чыккандыр дип, аны эзләүне дәвам иттеләр һәм бик начар сыйфатта табып алдылар. Алар белән белгечләр эшли башлаганнар инде.

Һәлакәтне үз күзләре белән күрүчеләр самолетның икенче түгәрәккә чыга алмыйча, борыны белән туп-туры җиргә кадалып шартлавы турында сөйлиләр. Бу видеотасмага да язылган һәм ролик интернетка куелган. Мондый һәлакәт самолетның штопорга керүе турында сөйли һәм аның сәбәбе, еш очракта, стабилизаторның эштән чыгуыннан килә. Нәрсә булса да, тикшерү эшләре тө­гәлләнмичә, нәтиҗә ясап булмый.

Казан аэропортындагы һә­лакәт Россия аэрофлотының ая­ныч хәлдә булуына анализ ясау өчен зур сәбәп. Радио һәм телевизион каналларда белгечләр җыелып, бер-берсенә: “Нишләргә?” ди­­гән сорау бирәләр. Гәп­лә­шә тор­гач, туксанынчы ел­лар­да аэрофлотны талап, бө­тен аэродромнарның, аэ­ро­­порт­лар­ның һәм само­лет­лар­ның хосусыйлаштыры­лып, күп оч­ракта очкычлар һәм очыш ка­гыйдәләре турында берни дә белмәүче хуҗалар кулына эләгүе турында исләренә тө­шерделәр. Әйе, бизнес — бизнес инде. Хуҗалар само­лет­ларының иске булуына кара­мас­тан, акча эшләү белән шө­гыльләнәләр. Ә яңаларны са­тып алу, пилотларны, ремонт­лаучыларны укыту турында уйлап та бирмиләр. Кайчан безнең байлар акчага туяр, профессиональ эшмәкәрлек итә башлар икән? Тәрбия дә җит­ми шул әле Россиягә. “Из гря­зи — в князи” дигән әйтем нәкъ безнең байлар турында бит ул.

Бу җәһәттән “Булгария” теп­лоходын да искә алмыйча булмый. Ул да бит инде тишек ләгән хәленә җиткәнче эксплуатацияләнде һәм йөздән артык кешене үзе белән су төбенә алып китте. Шуннан соң бераз шаулашып, елга судноларын тикшерделәр, бер-икесен металлоломга җибәрделәр дә тындылар. Ә яңаларны төзү турында сүз дә чыкмады.

Пилотлар әзерләүче менә дигән мәктәпләр кая киткән? Әнә чиле-пешле белем алган очучылар үз акчаларына керосин сатып алып, самолетта очу сәгатьләрен арттырырга мәҗбүр икән. Советлар Союзының менә дигән самолет һәм ракеталар төзү промышленносте дә юкка чыгарылды. Россия елына 20 самолет (алар да башлыча хәрбиләр өчен) эшләп чыгарса, Америка Кушма Штатлары көненә самолет ярым чыгарып ята икән. Без инде аларны беркайчан да куып җитә алмаячакбыз, диләр белгечләр. Димәк, алга таба безгә әллә кемнәрдән калган сәләмә самолетларда очарга туры киләчәк. Менә бу Boeing 737, мәсәлән, 23 ел буе эксплуатацияләнгән. Франция, Бразилия, Уганда, Румыния, Болгария илләрендә очып, аларга кирәге калмагач, «Татарстан» авиакомпаниясе аны лизинг буенча сатып алган.

Мондый авыр вакытта каты сүзләр әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки. Әмма һәлакәткә очраган самолетта президент улының һәм ФСБ җитәкчесенең булуы, бәлки, түрәләрдә авиа­сәнәгатькә, елга һәм диңгез флотына игътибар итеп, аларны кабат хөкүмәт кулына алуга, яңа самолетлар һәм теп­лоходлар паркын булдыруга, югары квалификацияле очучылар һәм капитаннар әзерләүгә этәрер? Сәнәгатьне күтәрә башласалар, халыкка эш тә булыр иде, ичмасам.

Әлегә Татарстан халкы һәм президент Рөстәм Миннеханов кайгы уртаклашу турында телеграммалар кабул итәләр. Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин өлкә хөкүмәте, Самара өлкәсе халкы һәм үзе исеменнән җибәргән кайгы уртаклашу телеграммасында: “Безне бүген илебез, халкыбыз өчен эшләнгән эшләр генә түгел, уртак кайгы да берләштерде. Россия халкының бердәмлеге, авыр минутларда терәк булырга тырышуы һәлак булучыларның туганнарына бу кайгыдан аз булса да арынырга көч бирер, дип өметләнәбез. Бүген кайгы кичерүче барлык гаиләләрнең, Республика президенты һәм, ата буларак, Сезнең үзегезнең дә олы кайгыгызны уртаклашабыз, нык булуыгызны телибез”, - диелгән.

Регионыбызның татар җә­мәгатьчелеге дә бу кайгыны йөрәккә якын алды: өлкә татар “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре кайгы ур­так­лашу телеграммалары җи­бәр­деләр.

Казакстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Литва президенты Даля Грибаускайте, Черногория, Согуд Гарәбстаны, Литва, Төркмәнстан, Беларусь, Индонезия, Польша, Швейцария, Франция илчеләре, шулай ук FIFA генераль секретаре, FINA Президенты һәм башкалар кайгы уртаклашу телеграммалары юллаган.

Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил Гай­нет­дин мөселманнар җәм­гыя­те исеменнән һәлак булу­чы­ларның туганнарының һәм якын­нарының кайгысын уртак­лаша.

Шулай ук эре компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шул исәптә “ЛУКОЙЛ” ААҖ җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов, “Транснефть” президенты Николай Токарев, “Аэрофлот” генераль директоры Виталий Савельев, “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Внеш­экономбанк” рәисе Владимир Дмитриев, “ВТБ” идарәсе рәисе Андрей Костин, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков та шундый эчтәлекле телеграммалар җибәргәннәр.

Россия Хөкүмәте вице-премьерлары Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, федерация субъектлары җи­тәкчеләре, федераль һәм тө­бәк ведомстволары вә­килләре кайгы уртаклашу сүзләре бел­дерделәр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Пре­зидентының матбугат хез­мәте.

Моңа каршы Татарстан президенты Рөстәм Мин­неханов Twitterдагы блогында “Рәхмәт!” дип язып куйган. Аның кайгысы чиксез бүген. Ил кайгысын да, улын югалту кайгысын да кичерергә Ходай көч бирсен иде аңа.

Интернет челтәре, радио һәм телевидение тапшырулары материалларына таянып,

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

«Бердәмлек»

Просмотров: 932

Комментирование запрещено