Исән кайтыгыз, егетләр!

Алмаз ХамзинЕгетләребезне армия хез­мәтенә алу буенча көзге чакырылыш вакыты җитте. “Армия хезмәте — тормыш мәктәбе” дип юкка гына әйтмиләрдер. Патша заманында солдатлар 25әр ел хезмәт иткәннәр. Ә менә аларның кайту-кайтмаулары бил­гесез булган. Хәзер хәрби хезмәт нибары бер ел гына дәвам итә бит. Шулай да, әти-әни кадерендә үскән балаларыбыз өчен, бу зур сынауларның берсе.

Менә Денис авылы егете Алмаз Хәмзин дә шушы көннәрдә генә армия хезмәтенә чакыру кәгазе алган икән. Мин аңардан “Армиягә үзең теләп барасыңмы?” — дип со­рагач, ул: ”Әйе, хезмәт итеп, үземнең нәрсәгә сә­ләт­ле булуымны бе­ләсем килә”, — дип җавап бирде.

Аның әнисе Алсу ханым да бор­чулы күзләрен яшерергә тырышып: “Яшьлек кешегә бер генә бирелә бит ул. Һәр егеткә армиягә бару, ә әти-әниләргә аны дога кылып озатып калу зарури. Менә без дә ирем Наил белән Аллаһыга тапшырып, улыбызны армиягә озатабыз. Ватанга лаеклы хезмәт итеп, исән-имин генә әйләнеп кайтуын телибез”, — дип, хәер-фатихасын бирде.

Алмаз мәктәпне тәмам­лагач, тракторчы һөнәрен үз­ләштергән, компьютерның төр­ле программаларын да бик ях­­шы белә, ватылса — көйли, башка төр техника белән дә кызык­сына.

Ул Татарстанның Чирмешән районында һәм үзебезнең тө­бәктә үткәрелгән төрле спорт ярышларында катнашканда, командасы белән беренче урыннарны яулаган чаклары да күп булган. Үзләренең йорт хуҗалыгында да әти-әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе ул. “Аңардан башка безгә бик авыр булыр”, - диләр алар.

Авыл егетләренең шәһәр егетләренә караганда күпкә ныг­рак булуы билгеле. Авыр эштә чыныгып, ата-ана сүзен тыңлап үскәнгә күрә армия хезмәте дә аларга җиңелрәк бирелә. Шуңа күрә, егетләрнең армиягә барырга ашкынып торуларына да ис китми.

Алмазга һәм армиягә китүче барлык егетләребезгә ныклы сәламәтлек, акыллы командирлар, ышанычлы дуслар телибез. Илебез алдында ата-аналарының һәм үзләренең туып-үскән җирләренең данын күтәреп, исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1570

Комментирование запрещено