Киләчәккә өмет баглап

АсылМенә ел ахыры да җитеп килә. Нәкъ шушы вакытта, инде гадәткә кергәнчә, Тольятти шәһәренең  милли-мәдәни мохтарияте үзенең эшләгән эшләрен барлап, аларга йомгак ясарга керешә.

Ә 2013 ел безнең мохтарият өчен уңышлы булды дисәм дә, ялгыш булмас. Яз һәм җәй айларында матур итеп “Язлар моңы” фестивален, аннары Са­бантуй бәйрәмен нәтиҗәле итеп уздырган идек. Аннан Толь­яттиның бер төркем татар балалары Татарстанның  “Милләтем хәзинәләре” лагеренда ял ит­теләр, ә яшьләребез Казанда уздырылган “Татар яшьләре көннәре”ндә катнаштылар.

Федоровка авылының һәм Тольятти шәһәренең 12нче кварталы уздырган юбилей тантаналарында, төрле милләт вәкилләре белән беррәттән, татарлар да үзләренең осталык­ларын күрсәттеләр. Бөтен­дөнья тынычлык көнендә Шлюзовой бистәсендәге “Единство” балалар йортында уздырылган бәйрәмдә безнең “Кояшкай” балалар ансамбле дә чыгыш ясады.

Сентябрьдә шәһәр Думасы сайлауларында Тольятти тарихында беренче тапкыр татар кешесе, безнең мохтариятнең башкарма комитеты рәисе Рәүф Казим улы Кирасиров “Еди­ная Россия” партиясе исе­млеге буенча депутат итеп сайланды.

Асыл

Без өлкә ЗАГС хезмәт­кәрләре оештырган “Милли туйлар” фестивалендә дә ел саен катнашып киләбез. 2011 елда бары тик ике яшь пар гына милли гореф-гадәтләребез буенча туй уйнарга риза булса, быел инде алар сигезәү иделәр.

Шулай ук гомер юлларын бергә узган парларны билгеләп үтү кичәсендә дә татар гаи­ләләре — 35 ел бергә яшәгән Гөлфия һәм Дамир Низамовлар һәм 40 ел кулга-кул тотынышып барган Мәсгут һәм Дамирә Хәйбуллиннар катнашып, зурлауга лаек булдылар.

Мохтариятебезнең яшьләр төркеме җитәкчесе Али Гайнанов “Русь на Волге” сәүдә үзәгендә “Чәк-чәк бәйрәме” оештыру теләген белдергәч, Алия Мусина мастер-класс үт­кәреп, яшьләребезне башта “Чәк-чәк” пешерү серләренә төшендерде, аннары инде безнең татар яшьләре үзләре пешергән “Чәк-чәк”ләре белән шушы ярышта катнашып, сәүдә үзәгенә җыелган халыкны сыйладылар.

Тольяттида яшәүче төрле милләт халыкларының милли-мәдәни үзәкләре быелгы бер­дәмлек көненә багышлап IIIнче “Радуга Поволжья” фестивален уздырдылар. Утыздан артык катнашучы арасыннан беренче урынны җырчыларыбыз — Наил Исхаков, икенче урынны Эльмира Ибраһимова алдылар, биючеләр арасында беренчелек “Асыл” татар бию ансамбленә (рәсемдә) бирелде. Шулай ук Диләрә Усманова, Светлана Исхакова һәм “Идел” җыр ансамбле дипломант исемнәренә лаек булдылар.

Бүген без 30 ноябрьдә узачак IIнче “Якты йолдыз” ачык шәһәр фестиваленә әзер­лә­нәбез. Бу фестивальгә өл­кәбезнең барлык төбәк­ләреннән үзешчән балалар кол­­лективларын чакырдык. Бәй­­­рәм бик матур булырга ошаган, рәхим итегез!

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1472

Комментирование запрещено