Казан консерваториясенең аспирантурасына керергә теләгән яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинга кабул итү имтиханыннан “икеле” билгесе куйганнар. Башкортстанда музыка училищесын, аннан сәнгать академиясен тәмамлаган җырчы егет, бәлки, вокалдан “бишле”гә тартмый торгандыр, әмма “икеле”лек түгел бит инде. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимнәре мондый бәяне, уку йортына халыкчан җырчыларны түгел, ә академик тавышлы җырчыларны гына алабыз, дип аңлаткан.
Элек милли җырчыларны алганнар, ләбаса. Тәрбияләгәннәр, үстергәннәр. Консерваторияне тәмамлаган танылган җырчыбыз Илһам ага Шакиров та бит – халыкчан җырчы, ә опера солисты түгел. Әйтик, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиеваны ректор Нәҗип Җиһанов үзе: “Милләтебезгә хезмәт итәчәк, халкыбызның йөзек кашы булачак”, — дип вокал бүлегенә кабул иткән. Ә бүген нәрсә үзгәрде? Милләтнең асылташы булырдай җырчылар әзерләргә кем комачаулый? Барысы да үзебездән тора, ләбаса.
Ул вакытта да бит Нәҗип Җиһановка аерым милли бүлек ач син, татарларны укыт, дип тормаганнар. Киресенчә, аяк чалучылар адым саен булган. Алар опера театры җитәкчелеге белән кулга-кул тотынышып, күпме татар операсын сәхнәгә куя. Ә бүген театрга татар җырчыларын бөтенләй алганнары юк, диярлек. Спектакль куярга дөньякүләм йолдызларны чакырып, “шаккатыризм” белән шөгыльләнәләр.
Милли, халыкчан җырчылар әзерләмибез, дип кырт кисәбез икән, татар операсы, музыкаль драмалар юк, арияләрне башкарырлык профессиональ җырчылар күренми, дип зар елауның сәбәбе нәкъ шунда барып тоташа түгелме? Консерваториядә милли җанлы татар мөгаллимнәре укытмый икән, бәлки аны Нәҗип Җиһанов исеме белән атау, Казан белән бәйләү бөтенләй кирәк түгелдер? Милли җырчылар кирәкмәгән уку йортын Мәскәүдә ачсаң ни дә, Санкт-Петербургта ачсаң ни?
Консерваториядәге татар музыкасы кафедрасы ябыла икән, дигән хәбәр дә безне берникадәр сагайтып куйды. Миллилекнең нигезенә балта чабуның тагын бер баскычы була түгелме соң инде бу?
- Мәскәүдән уку программасының яңа стандартлары килде, - ди Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин. - Әлбәттә, бу безнең татарга йөз тотып эшләнмәгән. Без бүген бу хакта уйланабыз. Көз айларына татар музыкасы сәнгате үзәге төзеп булмасмы икән, дигән фикер бар. Милли җырчылар, композиторлар әзерләү, халык авыз иҗатын өйрәнү бүлекләре төрле кафедраларга таралып урнашкан. Шуларны бер үзәккә тупласак, яхшы булыр иде. Уку программаларының яңа стандартында милли компонент төшенчәсе бөтенләй каралмаган. Без, талаша-талаша булса да, миллилекне сакларга тырышабыз.
Консерваториянең вазыйфасы милли җырчылар әзерләү түгел, дияр кайберәүләр. Әйе, алар нигездә опера театрлары өчен солистлар үстерә. Әмма заманында консерватория күпме татар җырчыларына белем биргән, тәрбияләгән? Әнә, Хәйдәр Бигичевны гына алыйк. Әлбәттә, Ришат Төхвәтуллин Хәйдәр Бигичевны кабатлый алмый. Хикмәт бит аңа “икеле” куюда түгел, ә консерваториянең миллилектән, татар кадрларын үстерүдән читләшүендә. Дөрес, безнең сәнгатьнең, халкыбыз көйләренең нечкәлекләрен белгән гыйлемле, милли җанлы мөгаллимнәребез дә бик аз. Булганнарын да уку йортына якын җибәрмиләр, йә китәргә мәҗбүр итәләр. Бу җәһәттән консерватория җитәкчесе татарның милли сәнгатен саклап калу өчен җан атып йөриме, Нәҗип Җиһанов кебек милли җырчылар үстерү юлыннан китә алырмы икән, дигән сораулар туа..
Бүген Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сәлих Сәйдәшев, Мәҗит Мозаффаровларыбызның дәвамчылары күренми. Дөрес, тарихта күтәрелеш һәм инкыйраз чорлары гел булып торган. Ул сәнгатьтә генә түгел, ә әдәбиятта да чагылыш таба. Әмма аның күтәрелеше фәкать үзебездән генә тора бит.
Алсу ХӘСӘНОВА.
(«Ватаным Татарстан»)
Просмотров: 740