Оча зәңгәр күбәләк…

61364191_insektoid_800x600Без кечкенә чакта күбәләк куып уйный башласак, әбиләребез: “Бәбкәм, үтерә күрмәгез, алар безнең ата-бабаларыбызның җаннары”, — дия торганнар иде. Кеше үлгәннән соң, аның җаны күбәләк булып очуын без кечкенәдән ишетеп үстек.

Кайнанамның үги әнисе Галимә әби еш кына олы оныгына: “Улым, мин синең туеңны күрәм әле. Аллаһы боерса, синең туеңда түр башында утырам әле”, — дип әйтә иде. Ләкин оныгының туена 3 ай кала әби үлеп китте.

Яшьләр туйларын авыл өендә, нәкъ Яңа ел алдыннан — 30 декабрь көнне үткәрергә булдылар. Ул көнне урамда бик нык суык иде.

Менә гөрләп туй бара. Мин, алып баручы буларак, басып торам. Шулвакыт каяндыр бер күбәләк пәйда булды. Лампочканы урап очты да, яшь кияүнең җилкәсенә килеп кунды. Аннан тәрәзә ягына очып китеп юкка чыкты… Шунда, кылт итеп, Галимә әбинең “туеңны күрәм әле” дип әйткән сүзләре искә төште.

* * *

Кайнанам 72 яшендә, барлык балаларының бәхиллеген алып, вафат булды. Ноябрь ае иде бу. Аны авылга алып кайтып җирләдек. Өйгә кайтсак, кухнябыз челтәрендә бик матур бер яшькелт күбәләк утыра. Күңеле болай да йомшак ирем: “И, инәй, кайттың дамыни?” — дип, күбәләкне сак кына кулына алды һәм күз яшьләрен тыя алмыйча, озак кына елады.

Ул яшел күбәләк кыш буе кайткалап йөрде безгә. Берәр борчуыбыз булса кисәткән кебек, шатлыгыбыз булса, уртаклашкан сыман пәйда була иде. Язга таба күбәләк күренми башлады.

* * *

Җәй ае. Күбәләкләр очар вакыт. Туган өйдә әтиебезнең җидесен үткәрәбез. Төпчек сеңелем иртәдән бирле күңелдән генә әти белән сөйләшә-сөйләшә, тузаннар сөртеп йөри. Елап та ала. Шул вакыт аның түшенә каяндыр килеп чыккан күбәләк килеп кунды. Ә аннан соң очып табын тирәли әйләнеп йөрде дә, әтиемнең ике җан дусты арасыннан очып китеп, тәрәзә челтәренә барып кунды. Әтинең безнең белән бергә булуы дип кабул иттек бу вакыйганы. Шундый рәхәт булып китте, хәтта кайгы ачысын да бераз оныттырып торды.

* * *

Сентябрь башы. Ерак туганыбызны соңгы юлга озатырга җыелдык. Гомере сырхауханәдә өзелде, шуңа күрә аны шунда гына юып, кәфенләп алып кайттылар. Өйдән алып чыгып китәр алдыннан, абыстай соңгы догасын укый башлады. Безнең күзләребез әнисенең баш очында утырган кызында. Шул вакыт кәфенлек җиңелчә генә кымшанып куйды һәм гәүдәнең баш ягыннан яшькелт-сары күбәләк килеп чыкты. Чыкты да шул тирәдә очып йөри башлады.

Соңыннан кызы: “Кәфенлек селкенә башлагач, йә әни терелде, йә мин юләрләнәм дип уйладым”, — диде. Ә минемчә, бу хәл җанның күбәләк булып кайтуының бер дәлиле иде.

* * *

Ә бу вакыйганы кече сеңелебез сөйләде. Безнең әти-әниләребез пар канатлы булып, озын гомер кичерделәр. Аннары, нәкъ әкияттәгедәй, бер-бер артлы китеп тә бардылар. Әниебез төпчек сеңелебезне олыгаеп, 42 яшендә генә тапкан. Әти-әни үлгәндә, сеңелебез яшьрәк иде һәм әнине барыбыздан да ныграк юксынды. Сеңелебезнең кызын кияүгә биреп, никах туена әзерләнеп йөргән вакытлары була бу. Иртәгә никах дигән көнне өйгә бер күбәләк килеп кергән.

- Тәрәзәгә бәргәләнмәсен өчен чыгарып җибәрдем, — диде сеңелем. — Бераздан карыйм, тагын кергән. Бу юлы да чыгардым. Кич сезне, башка ярдәмчеләрне озатып бетердем. Өйдәгеләр йоклап бетте. Күңелем моңсу — беренчедән, кызымның минем яннан китәр чагы җитте, икенчедән, көне буе әнине юксынам. “Менә, әни, кызыңны кияүгә биргәндә дә яныңда булырмын, миңа исәнлек телә дип гел әйтә идең. Син юк шул янымда…” — дип сөйләндем алдыма. Шулвакыт күзем идәнгә, кухня ишеге арасына төште. Анда теге күбәләк утыра иде. “И, әни, бу син булгансың икән, мин сине кабат-кабат чыгарып җибәрдем”, — дип, токмачымны ташлап, күбәләк янына барып утырдым да елый-елый бөтен эчемне бушаттым. Кызым, тынычлан, мин синең яныңда дип, күзем төшәрлек җиргә, идәнгә, каршыма төшеп утыргандыр инде ул. Эчемдәге моң-зарымны түктем. “Әни, синең анда хәлләрең ничек?” — дип сорамаганмын, шуңа үкенәм.

Наилә ҖАМАЛИЕВА.

Азнакай шәһәре.

(«Татарстан яшьләре» газетасыннан).

Просмотров: 835

Комментирование запрещено