Сагындырган идең, Нәфкать!

НафкатКайсыбер игътибарлы самаралылар аны әле үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында “Болгар егетләре” ансамблендә җырлаганнан бирле хәтерлиләрдер, мөгаен. Шул вакытта аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самараның Физкультурный ура­мындагы Боз сараенда үт­кәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәменә дә чакырганы истә. Җырчы карьерасы башында ук Нәфкать Нигъ­мәтуллин үзенчәлекле моң­лы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, эстрада җырларына, биг­рәк тә халык җырларына, яңа яңгыраш, яңа төсмерләр бирү белән башка иҗатташларыннан аерылып тора иде. Соңрак ул үзенең иҗат төркемен оештырып, аерым концерт программалары белән Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри башлады.

Беренче тапкыр Самарага “Бердәмлек” газетасы ча­кыруы буенча килгәндә, Нәфкать Нигъмәтуллин үзе дә, аның төркеме дә киң катлам тамашычының мәхәббәтен яу­лап өлгергән иде инде. Самаралылар аны алга таба да яратып, гел үз итеп каршы алдылар.

Тора-бара ул Самараны читләтеп уза башлады. Та­тарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган бу талантлы җырчы башка күп төбәкләрдә тулы заллар җыеп, йөзләгән концертлар күрсәткәндә, без­нең Са­мараның зәвыклы тамашачысы аның белән очрашудан мәхрүм иде. Салават, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова кебек танылган җырчыларны санамаганда, Самара сәхнәсен моңсыз, тавышсыз, мәгънәсез җырлар башкаручылар басып китте. Күрәсең, бу концертларны оештыручыларның зәвыгы җитмәүдән, күбрәк акча ягын кайгыртудан гына килә торгандыр. Концертлар оештырганда булдыклылык та, осталык та, тырышлык та, чын сәнгатьне белү һәм ярату да кирәк шул. Мондый җаваплы эштән иҗ­тимагый милли-мәдәни җәм­гыятьләребез дә читтә калырга тиеш түгелдер.

Ә Нәфкать Нигъмә­тул­лин­ның Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда үткән (зур тамаша залына тамашачыны җыеп булмау сәбәпле концерт кече залга күчерелгән иде) соңгы чыгышына килгәндә, ул, минемчә, бик тә күтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә узды. Артык күп булмасалар да, яраткан җырчыларын тыңларга чын зыялы тамашачылар җы­елган иде. Алар арасында өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да күренгәләде. Шушы ун ел дәвамында Нәфкать Нигъмәтуллинны телевизордан гына күреп, ишетеп торган тамашачыларның аны чын-чынлап сагынулары әллә кайдан сизелә иде. Ә җырчы бер дә үзгәрмәгән кебек, шундый ук яшь, ягымлы. Тик ул инде хәзер Татарстанның халык артисты исемен йөртә, нструменталь ансамблендә уйнаучылар да, концертны алып баручылар да барысы да яшьләр.

Халык уен коралларына кушылып башкарылган беренче җырдан соң ук тамашачы яраткан җырчысын көчле алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде. Шушы ун ел буе күренмичә торганда сагындырган икән шул. Ә җырчы моны аңлагандай, үзенең яңа җырларын да, инде күптән хит булып киткәннәрен дә җырлый да, җырлый гына. Моңлы җырчы бөтен күңелен биреп башкарганда татар җыры беркайчан да туйдырмый, аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора.

Композитор Рим Хәсә­нов­­ның шагыйрь Илдар Юзиев шигыренә язылган “Тыңлачы, сандугач” җырын күпләр хәзер модага кереп баручы яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин башкаруында тыңларга яраталар. Бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин репертуарында да бар икән. Аның башкаруында җыр бөтенләй башкача, үзенчәлекле итеп яңгырый.

Гомумән, Нәфкать Нигъ­мәтуллинның концерт программасында Рим Хәсәновның җырлары шактый гына. Баш­каручының җыр көенә дә, сүзләренә дә зур игътибар бирүе, бик таләпчән булуы күренеп тора. Мәсәлән, Самара шагыйре, каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров шигыренә композитор Фирзәр Мортазин иҗат иткән “Яшермә син миннән кулларыңны” җырын гына алыйк. Аны Нәфкать баш­карганда үзеңне күкләргә менгәндәй, сөйгән ярыңның кулларыннан тотып, аның йөрәк җылысын тойгандай буласың. Чын сәнгатьнең, чын җырның кешегә тәэсир итү көче шундый буладыр инде.

Өч сәгать дәвам иткән концертның үткәнен сизми дә калганбыз. Шундый оста итеп төзелгән программа, алып баручылар Раил Габдуллин һәм Нияз Сабировның юмор хисе белән сугарылган мәзәкләре, баянчы һәм композитор Альберт Галимуллинның, гитарачы Айнур Такиуллинның, синтезаторда уйнаучы Илнур Ногаевның, биюче Резеда Ганиуллинаның өстәвенә әле шәп җырчылар булулары ямь өстенә ямь өстәп җибәрде. Нәфкать Нигъмәтуллин да, башкалар да үзләренең репертуарларына иҗатташ дуслары — талантлы яшь композитор Альберт Галимуллинның да берничә җырын керткәннәр һәм бу бик тә матур килеп чыккан. Бигрәк тә Айнур Такиуллинның җырда да, биюдә дә, гитара уйнауда да оста булуына сокланып туймысың. Үзенә тиң бик шәп төркем җыя алган Нәфкать Нигъмәтуллин. Аларның бергәләп Альберт Галимуллинның “Вакыт тә­гәр­мәче” җырын башкарулары безнең яшәешебезнең мәгъ­нәсен аңларга ярдәм итә кебек:

Җир әйләнә, без дә әйләнәбез,

Вакыт тәгәрмәче әйләнә.

Үкенерсең, гомер узган булыр,

Язмышыңны ятка бәйләмә.

Менә шундый якты, матур хисләр уятты яраткан җыр­чы­бызның Самара тамашачысына бүләк иткән концерт программасы. Озакка сузмыйча, са­гын­дырмыйча гына тагын кил без­гә, Нәфкать! Килгән са­ен синең җырыңны, моңыңны яра­тучылар саны арта гына барыр.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1300

Комментирование запрещено