Наил Тахаутдинов: “Техника белән эшләргә кулым әле дә кычыта”

13Авылдан чыккан күренекле татарлар арасында Самарның «Агроавто» ябык акционерлар җәмгыяте белән идарә итүче Россия Федерациясенең атказанган транспортчысы Наил Гариф улы Тахаутдинов та бар. Ул үзенең тормыш юлын болай тасвирлады.

Вакытында Камышлыда яшәүче Камалетдин бабамны да, Дәүләтколда яшәүче Кәлим бабамны да кулакка санап, бөтен малмөлкәтләрен тартып алганнар. Дөрес, әтинең әтисе Камалетдин бабайга, 80нән узган карт буларак, авылда калырга рөхсәт ителгән, ә балаларының барысын да Пермь өлкәсенең Березняки шәһәренә илтеп ташлаганнар. Соңрак алар Чиләбе өлкәсенә күчеп яши башлаганнар, ә минем әти, төпчек малай буларак, авылга кайткан. Унике яшеннән заводларда эшләп үскән әтием мунча хәтле салам башлы өйгә кайтып кергән.

Ә әнием Маһруйның әтисе Хәлим бабайның таш өенә колхоз правлениесе кереп урнашкан. Аларга да кулак исеме тагылып, күп нужа күргән кешеләр.

Әтием Гариф Тахаутдинов үз гомерендә райисполком рәисе шоферы булып эшләде. Сугыш башлангач, ул колхоз машинасын алып фронтка китә һәм сугыш юлларын аркылыга-буйга йөреп чыга. Әмма колхоз машинасын башкаларга алыштырырга туры килә: кайсына снаряд тиеп яна, кайсы ватыла… Ә Брянск тирәсендә барган сугышларның берсендә әтинең грузовигы сазга бата башлый. Ул кабинасыннан сикереп төшеп, салкын суда фашистлардан кача-кача үзебезнекеләр янына чыкканда, салкын тидерә һәм ревматизм белән авырый. Аяклары шешеп, йөрәге авыртып гомере буе шул чирдән интекте, бахыр.

Алланың рәхмәте белән, бөтен кыенлыкларны үтеп, кырык үлемне алдап, әтиебез сугыштан нәкъ Җиңү көнне, 9 майда, кайтып кергән. Сәламәтлеге нык какшаган булса да, илле яшендә йөрәк ревматизмыннан вафат булганчы, ул машина йөртте. Мин менә нәкъ сугыштан соңгы, кырык алтынчы ел баласы булып туганмын. Үземне белә башлаганнан бирле әти янында, аның машинасы тирәсендә бөтерелеп үстем.

Мин чын татар мәктәбендә, бөтен фәннәрне дә туган телемдә укыган бәхетлеләрнең берсе. Шуңа күрә, армиядә хезмәт итеп кайткач, авылда рус телендә сөйләшә торган авылдашларыма сәерсенеп карый идем. Ничек инде татар була торып, татар авылында русча сөйләшергә була икән? Милләтең белән горурлану хисе булырга тиештер бит?

Беренче сыйныфка укырга кергәндә авылның бер очында дүртъеллык татар мәктәбе эшли иде әле. Башлангыч белемне шунда алдым. Аннары безнең өйдән өч километр ераклыктагы җидееллык татар мәктәбенә күчерделәр. Ерак булса да, шунда йөрдем, чөнки анда да бөтен предметлар татар телендә алып барылды. Ә урта белем алырга теләүчеләр үзәк мәктәптә укуларын русча дәвам итәләр иде. Дөрес, анда да татар балаларына ана телен укыттылар. Шулай итеп, рус телен дә яхшы ук өйрәнеп өлгердем һәм сельхозинститутның авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегенә кереп, укуымны дәвам иттем. Дөрес, аңа хәтле классташлар белән Богырысланның летчиклар әзерли торган училищесына да имтихан тотып карадык. Әмма егетләрнең күбесе керә алмагач, мин дә калмадым инде, авылдан беркая да чыгып йөрмәгән татар баласына руслар арасында кыенрак шул. Ә сельхозинститутта авылдашлар байтак иде.

Профессия сайлавым ваемсызрак булып күренсә дә, хәзер мин моны тәкъдир, дип саныйм. Чөнки машиналар, техника — ул минем дөньям, балачактан яраткан һөнәрем, әткәмнән калган мирасым. Ул төшке ашка кайтканда, беренче секретарьның яшь шоферы ялтыратып юып куйган машина янында минем авыру әтием йөрткән Камышлы районы башкарма комитеты рәисе машинасы ямьсез булып күренмәсен өчен, тәгәрмәч дискларын булса да юып җибәрә идем бит. Ә инде ватыла калса, мин дә әти янында кайнашам.

Ул йөк машинасына күчеп эшли башлаган вакытта мин радиотехника белән мавыга идем. Беркөн әти эштән шатланып кайтып керде, аңа яңа кабина биргәннәр икән. Ә электрикасын тоташтырырга кеше юк. Ул схемаларны өйгә алып кереп алай да, болай да әйләндереп карады. Чара юк. Мин әйдә, икәү тоташтырып карыйк, дигәч, башта булдыралмам дип курыкты. Ә эш тәмамланып машина кабынгач, әти исе китеп телен шартлаткан иде.

…Сельхозинститутны кызыл дилом белән тәмамлап, авылга кайттым. Мине сельхозтехника оешмасына баш инженер итеп эшкә алдылар. Яхшы гына эшләп киткән идем, ике ел да үтмәде, райком секретаре миңа районның комсомол оешмасын җитәкләргә тәкъдим итте. Ә ник алынмаска? Теләк бар, гайрәт җитәрлек. Партия кушты — комсомол үтәде, дигәндәй, тәвәккәлләп, Кләүлегә күчеп киттем.

Комсомолның район комитеты секретаре буларак, күп кызыклы эшләр башкарылды, халык белән эшләү тәҗрибәсе тупланды. Җитмешенче еллар башында комсомол оешмасы зур көч иде бит ул.

Шулай өч ел гомер гөрләп үтте. Аннары Камышлыдагы автохуҗалыкны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Кләүледән Камышлыга йөреп эшләргә бик авыр булды. Ел ярым интектем. Ә Кләүледәге район сельхозтехникасы җитәкчесе урынбасары булырга тәкъдим иткәч, шатланып риза булдым. Ул вакытта бит инде гаиләм дә, балалар да бар иде.

Тик анда да озак эшләргә насыйп булмады. Машиналар саны күбәю сәбәпле, оешманы икегә бүлделәр. Баланслар аерым, ә урын бер, арада хәтта койма да юк. Без, идарә башлыгы һәм мин, «Транссельхозтехника» транспорт предприятиесе нәчәлниге, бер казанда ике тәкә башы кебек кайныйбыз. Бу үзебезгә дә, партия бюросына да ошамый башлады.

Партиянең райком секретаре Виктор Кузьмич Тюрин бу хәлне үзенчә хәл итеп, мине төзелеп бетмәгән комбикорм заводы белән идарә итәргә куймакчы иде. Барып карасам, галәмәт! Җитештерү технологиясе дөрес кулланылмый, оборудование проект буенча эшләнмәгән, суд тикшерүе алып барыла… Риза булмадым мин моңа. Белгечлегем буенча да транспортчы бит. Бюрога минем бу башбаштаклык ошамады бугай, выговор бирделәр. Ә мин тоттым да, Башкортстанның Октябрьск шәһәренә барып эшкә урнаштым. Анда күтәреп алдылар. Туймазы янында яңа төзелә башлаган компрессор станциясе җитәкчесе урынбасары итеп куйдылар, бер ай дигәндә өч бүлмәле фатир бирделәр, ә выговорны алдылар… Тиз арада гаиләмне алып килеп урнаштырдым да, башым белән эшкә чумдым.

Төзелешне буш урыннан башларга туры килде. Кыр уртасында безгә бирелгән җирне койма белән уратып алдык, вагончиклар куйдык, котельный ясап җылыттык, эшчеләр өчен ашханә булдырдык. Техника кайта башлагач, төзелешкә керештек. Өч ел буе көн димәдек, төн димәдек, Трангаз өчен компрессор станциясен вакытында төзеп, хөкүмәткә тапшырдык. Шунысы кызык, аны тапшыру эше да миңа йөкләнде. Ә төзелешне уңышлы башкарып чыгып, тирә-якка әйләнеп карасак, эшсез калганбызны күрдек. Менә сиңа мә!

Янәшәдә автобаза бар иде, шунда баш инженер булып урнаштым. Тик олыгая башлаганмын ахыры, туган яклар, татарлар янына тарта башлады. Бөгелмәдәге автоколоннага баш инженер кирәк, дигән хәбәр булгач, бәхетемне шуннан эзләп карарга теләдем. Дөрес, анда да мине бик яхшы каршы алдылар, фатир бирделәр. Кечкенә шәһәрдәге бердәнбер автоколоннада нәчәлник булу бик престижлы эш иде. Сине барысы да беләләр, гел нәрсәдер сорап киләләр. Анда яшәргә бик җиңел булды. Тик мин һаман нәрсәдер көткән кебек идем.

Шулай ел ярым чамасы эшләгәнмендер, Куйбышевтагы Облколхозстрой берләшмәсенең транспорт бүлеге җитәкчесе Вячеслав Маркелов, күптәнге танышым хәбәр бирде — андагы зур автохуҗалыкка директор кирәк икән. Мин шуны гына көтеп торган кебек, бөтен эшемне ташладым да, туган якларыма кайтып киттем. Мин Куйбышевта та татарларны таптым, кирәкле элемтәләр булдырдым һәм тиз арада үз кеше булып киттем.

Дөрес, 525 кеше эшли торган «Куйбышевагропромстрой» автохуҗа-лыгы тәртип белән мактана алмый иде. Беренчедән, эчүчелек. Мин үзем дә эчәргә яратмыйм, кул астында эшләүчеләрнең дә эчүен түзмим. Бу бәлане тиз җиңдем. Ә менә хезмәт хакы фондының зыянлы булуы белән бераз көрәшергә туры килде. Шуннан соң барысы да җайга салына башлады. Чөнки мин төрле урыннарда эшләп, күпне күреп өйрәнгән кеше идем, хәтта Ленинградка барып, тәҗрибә өйрәнеп тә кайткан идем заманында.

Барысын да Минтранс таләп итүенчә ясап куйдык: эшчеләргә ашханә, душ, машиналарны юу урыны булдырылды, автохуҗалык тирәсендәге юллар төзекләндерелде, аларны кардан чистарту өчен бульдозер да сатып алдык.. Бөтен хезмәткәрләрем белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Шулай уңышлы гына эшләп ятканда үзгәртеп кору вакытлары килеп җитте…

Хәтерләсәгез, 90нчы елларда беренче чиратта бензин бәяләре күтәрелгән иде бит. Ә КамАЗ, иномарка белән чагыштырганда, дизель ягулыгы 30 процентка күбрәк китә. Шуның аркасында безнең системадагы җиде автохуҗалыкның алтысы таралды да инде, ә без менә әле дә яшибез. Тик йөк ташу белән шөгыльләнмибез инде хәзер. Заманасы башка.

Облколхозстрой таралгач, хөкүмәт үзе дә кайда һәм ничек барырга икәнлеген белми торган чакларда, дилбегәне нык тотарга туры килде миңа. Исемең идарә итүче булгач, көймәң кайсы якка ава башлавын алдан сизәргә кирәк бит. Кул астында йөз сиксән КамАЗ, йөздән артык грузовой һәм җиңел машина, Самарка елгасы буенда автобаза. Миңа биналарны периметр буенча төзетергә туры килгән иде, чөнки көймәчеләр бензинны урлап чыгарга җаен көтеп кенә торалар бит. Яңа системада бу, киресенчә, зыянга булды. Уртада калган зур җир кишәрлеге өчен саллы гына аренда бәясе түләп торырга кирәк булды. Аны бит башка оешмага биреп торып та, сатып та булмый. Ахыр чиктә водительләргә хезмәт хакы урынына машиналарын биреп, эштән чыгара башладым. Бу процесс 10 — 15 елларга сузылды. Чөнки мин аңлыйм: һәркемнең гаиләсе, балалары бар. Үзенә яңа эш урыны тапмыйча, беркем дә безнең автохуҗалыктан урамга чыгып китмәде. Беркем дә минем белән судлашып та йөрмәде, киресенчә, ике айлык пособиесен алганда рәхмәт әйтүчеләр дә булды.. Ул вакытларда бик азлар гына законлы рәвештә эшчеләре белән аерылалар иде бит.

Кыш уртасында машиналарны гараж-дан урамга чыгарып, иң зур бинаны «Самаратрансгаз» оешмасына арендага биргәч, тормыш бераз җиңеләеп китте. Аннары тагын берничә бина төзеп, аларны да арендага биреп тора башладык. Хәзер безнең оешма «Агроавто» ябык акционерлар җәмгыяте дип атала. Анда машиналар юк, тик күчемсез милек белән генә идарә итәбез. Ә техника белән эшләргә кулым бүген дә кычыта.

Арендаторларыбыз байтак, чөнки элеккеге ашханә хәзер кафе булып китте. Дөрес, аның хуҗасы башка, ә шулай да безгә файда. Чөнки маршруткалар безнең оешмага кадәр килеп йөри башладылар, водительләре биредә тамак ялгап чыгалар. Халыкка эшкә килүе уңайланды. Егерме җиде ел элек сатып алынган бульдозер әле дә юлларыбызны чистартып тора. Үсәбез әкренләп. Калган җирләрне, ниһаять, үзебезгә сатып алдык. Тиздән менә Киров күпере төзелеп бетә, димәк, яңа юллар салыначак, шәһәр безнең якка таба да атлап, тормыш җанланыбрак китәр, дип өметләнәбез.

Самарга килүемә 28 ел булды инде. Беренче елларымда биредә әле «Ялкынлы яшьлек» ансамбле генә эшли иде. Аннары «Туган тел» татар җәмгыяте барлыкка килде, газета чыга башлады, радио эшләп китте, Сабан туй, Нәүрүз бәйрәмнәре оештырыла, мәчетләр төзелә башлады. Өлкә үзәгендә, авылларда төзелә торган күпчелек мәчетләргә кирпеч китерергә, чүп түгәргә машина сорап, миңа киләләр иде. Мин беркайчан да аларны борып чыгармадым. Водительләремә дә рәхмәт, каршы  килмәделәр, кайда җибәрсәң дә, барып эшлиләр иде. Чиркәүләр төзүчеләр дә бездән күп ярдәм күрделәр. Ә туган авылым Камышлы мәчете манарасына материаллар, калайлар да кайтарып бирдем, бүген дә мин аны онытмыйм, һәрдаим садакаларымны кайтарып торам. Изге эшкә ничек ярдәм итмисең инде?

Гаилә тормышыма килгәндә, Ходай миңа өч хатын язган булган. Барысы да яхшы иде, тик шулай насыйп булгандыр инде, картлыгымны Мулла авылында туып-үскән бик холыклы һәм акыллы Кадриям Гайнуллина белән каршылыйм. Алдагы ике хатынымнан туган дүрт балам — өч кыз һәм бер малай бар, барысы да укып чыгып, үз тормышлары белән яшиләр, миңа оныклар да бүләк иттеләр инде. Барысы да янымда, Самарда яшиләр, еш күрешәбез, бөтен гаилә бәйрәмнәрен бергә уздырабыз. Олыгайган көнеңдә акыллы балаларың, яраткан хатының, күңелеңә якын эшең булуын бик зур бәхет, дип саныйм һәм барыгызга да шуны телим.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

«Самара татарлары»

 

Просмотров: 1409

Комментирование запрещено