Хезмәтенә күрә хөрмәте

19

Әңгәмәдәшем бик тә гади кеше. Ул үз гомерендә җитәкче булып та эшләде, тормышны да җигелеп тартты, күңеленә күпләрнең сере дә сыя. Аның hәр адымы, хезмәте якташларымның күз алдында булды. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Ләкин элеккегечә сылу сынлы, гел елмаеп торучан, кешеләр белән ихлас күңелдән аралаша, ярдәм итә. Ара- тирә коңгырт күзләре генә моңсуланып киткәли. Анысы инде хәтер төенен кузгатудандыр. Анда бит төрлесе саклана: күңелне эретә торганы да, куандыра, бәхетле итә торганы да… барысы да.

Венера Хәмит кызы Галимованы Камышлы районында белмәгән кеше бик сирәктер, чөнки халык мәхәббәтен, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең ихтирамын, яулаган кешеләрнең берсе ул. Тумышы белән дә шушы яктан, шушы туфрактан. Салкынлыгы тешне камаштырырлык чишмәләре, бөдрә каенлы, төз наратлы урманнары, уңган-булган кешеләре белән дан тоткан Камышлы авылында дөньяга килгән. Венера ханым сугыш кырыннан яраланып кайткан Хәмит ага белән Минафа апаның мәхәббәт җимеше.

Сугыштан соңгы авыр еллар булуга карамастан, кыз укуга да хирыс, эшкә дә өлгер булып үсеп, мәктәпне тәмамлый. Хыялы табиб булу. Ләкин уку йортында зур конкурс булу сәбәпле, кызга хыялларын җигәнләргә туры килә, hәм ул педагогия институтына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта хезмәт юлын Яңа Усман авылы урта белем бирү мәктәбендә пионервожатый вазифасында башлап җибәрә. Берничә айдан үткен кебек кызны Кләүле комсомол комитетына эшкә җибәрәләр.

Дөрес, комсомол дип аталган кадрлар әзерләү мәктәбе хәзер юк, ул тарихта гына калды. Заманында ул үзенә бер көчле мәктәп иде. Комсомолда башлаган эшне партия эләктереп ала килде. Венера Хәмит кызы башта мәктәпләр бүлеге җитәкчесе, комсомол комитетының икенче секретаре, Кләүле районы “Белем” оешмасының җаваплы секретаре, аннан инде партия райкомының пропаганда hәм агитация бүлеге инструкторы, бүлек мөдире hәм, ниhаять, секретаре. 27 ел дәвамында халык белән эшләү тәҗрибәсе шулай туплана.

Күбегез беләсездер, атның,кыйнасаң да, әлләни ерак китми торга-ны hәм, киресенчә, йөгәненнән тартсаң да, туктамый алга чаба торганы бар. Венера Хәмит кызы да үзенең хезмәтендә бертуктамый алга ыргылган ат сыманрак булды. Аның шунысы да бар бит, чапкычы атны кинәт туктатсалар, аның йөрәге шартлый. Венера ханым белән дә шундыйрак хәл килеп чыгарга мөмкин иде. Комсомол, коммунистлар комитетлары үзгәрешләр кичерде, илдә болганчык вакыйгалар булып алды.

Ләкин хезмәткә җигелеп, күңелен биреп эшләгән кеше, нинди вакыйгалар булса да, югалып калмый, үз урынын төрле эштә таба ала. Венера Галимова бер ел чамасы Кләүле районы мәгариф бүлегендә методист булып эшләп ала да, өр-яңадан, җиң сызганып, районда социаль хезмәт күрсәтү үзәге ачып җибәрә.

Ачып җибәрә дип әйтүе генә җиңел. Утырып эшләр өчен үз бинаң, кадрлар булмау сәбәпле, эш алга бара алмый шул. Барысын да булдыру өчен төрле оешмаларның юлын таптау, акча, төзү материаллары, эшчеләр яллау – барысы да хатын-кыз җилкәсенә төшә.20

Менә, ниhаять, Кләүле районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ишекләре ачыла. Венера Хәмит кызы янә эзләнә, олылар өчен яңадан-яңа уңайлыклар тудырырга омтыла. Ул өлкә күләмендә иң беренчеләрдән булып олылар, инвалидлар өчен көндезге ял итү бүлеге ачуга ирешә, семинарлар үткәрә. Зәвык белән эшләнгән бүлмәләр, дәвалану, ял итү өчен тудырылган уңайлыкларга куанып, олы яшьтәгеләр, инвалидлар шәфкатьлелек йортына бик теләп йөриләр, киңәшләшәләр, моң-зарларын түгәләр, исәнлекләрен яхшырталар. Биш ел гомер мәшәкатьләр белән, яңалыклар эзләп, бик күп хыялларны тормышка ашырып сизелми дә үтеп китә.

Һәм көтмәгәндә Венера ханым тормышында кискен борылыш ясый. Яңадан торгызылган Камышлы районы үсеш юлында, кадрлар җитми, төрле оешмалар ачыла. Район башлыгы Сазит Галимуллин Венера Хәмит кызына туган авылына кайтып, социаль үзәкне җитәкләргә тәкъдим ясый.

- Әй, тәвәккәл дә булгансыз икән, Венера Хәмитовна, – дим.

23

- Әйе, мине хис, тәвәккәллек, ташып торган энергиям алга әйдәде. Дөресен генә әйткәндә, бер мизгелдә генә уйладым һәм риза булдым. Аллаhының әмере булды микән? – дип җаваплады ул.

Ә очкынланып торган күзләренә тагы моңсулык иңде. Гөрләп эшләп торган җирдән китеп бару, җиңел булмаячагын белә торып, яңадан нәфис иңбашларыңа авыр йөк салу тәвәккәллек, сабырлык, көч таләп итә. Үз җаен алган гаилә тормышы нишләр, уллары Руслан, Рубен, туганнары ни әйтер? Төрле сораулар аның күңелен борчыса да, 51 яше тулган хатын-кыз җаваплы вазифага каршы атлый.

Тумыштан hәркем үз бәхете белән туа. Хәер, аягыңа уралса, аның бәхет икәнен тоймыйсыңдыр, бәлки. Җиңел килгән бәхет бәхетмени, эзләп тапкан бәхет кадерле, дип тикмәгә генә җырламыйлардыр! Моның асыл мәгънәсен адәм күп сулар аккач, потлап тоз ашагач кына аңлый торгандыр шул. Венера ханыма барысына да канәгать булып яшәргә мөмкин иде. Юк шул, күңел дигәне hаман эзләнә, очар коштай талпынып, яңа үрләргә ашкына. Мактаулы хезмәткә илтүче юл сикәлтәсез, шоп-шома буламыни? Уңышлыкларга юл ача торган сукмакларга гына үлән үстермиләр. Ниндидер югалтулар бәрабәренә булса да.

Камышлыда төпләнгәч, Венера ханым тормышын ак биттән башлады дисәм, hич ялгыш булмас. Яңа өй җиткерү, социаль үзәкне төзекләндерү, кадрлар белән эшләү күп көч hәм эшкә сизгерлек таләп итә.22

Берничә елдан аны район башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары итеп билгелиләр, яңа вазифалар йөклиләр. Янә тагы ике ел дәвамында ул Самар шәhәренә йөреп, социаль яклау министерствосында алып баручы белгеч вазифасын башкара. Олы яшьтәге ханымның юлда йөрүләре, җитәкчелек эшенең авырлыгы да исәнлегенә йогынты ясамый калмый, әлбәттә, ул йөрәгенә катлаулы операция ясата.

Менә бер генә мизгелгә тын алып, үз-үзеңне тәрбияләп, балаларыңның уңышларына куанып, оныкларыңны сөеп яшәр вакыт җитте. Тик Венера ханым кеше белән аралашмыйча, эшсез тора аламы соң?! Социаль яклау министерствосыннан бик соралгач, ул тагы социаль ярдәм күсәтү үзәгенә эшкә килде. Беразга гына дигәне өч елга сузылды.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Венера Хәмит кызы эшләү дәверендә Камышлыда hәм районыбызның hәр авыл үзидарәсе каршында көндезге ял итү  бүлекләре ачылды. Өлкә күләмендә беренчеләрдән булып социаль хезмәткәр Кадимә Гатауллина караучысыз калган олы яшьтәге өч авылдашын үз гаиләсенә алып тәрбияли башлады (бер сүз белән әйтсәк, асрамага алу). Россия Федерациясе буенча иң яхшы социаль хезмәткәр дә Камышлы районында. Гөлчирә ханым Мөнирова Мәскәүгә барып, президентыбыз кулыннан бүләкләр алып кайтты. Болар барысы да Венера Галимованың хаклы рәвештә мактаулы хезмәте.

21

Күп тапкыр Венера Хәмит кызы янына хезмәтем буенча кергәнем булды. Коллективта hәрвакыт игезлек, тыныч, яхшы мөгамәлә мине әсир итә иде. Ул беркайчан да чәчрәп чыкмас, төптән уйламыйча, фикерен белдерергә ашыкмас, үзе бик тә зыялы. Сүзен hәрчак дәлилләп, хаклыгына ышандырып сөйләр. Шуңа да Венера Галимова иңгә-иң терәлеп эшләгән хезмәттәшләренә акыллы киңәше, җылы сүзе белән таяныч булды, аларның чиксез хөрмәтен яулады. Ә олыларның рәхмәт сүзләрен бергә җыйсаң, бер зур тауны тәшкил итәр иде.

Тормыш юлы үткәндә адәм баласы төрле мизгелләр кичерә: югалтулар, кайгы-хәсрәт, шатлыклар. Венера Хәмит кызын да шундый мизгелләр читләп үтмәгәндер. Авырлыкларга сынмавы, сыгылмавы, бүген дә якыннарына кирәкле кеше булып калуы белән ул бик тә бәхетле кеше дияр идем. Хезмәтенә бар көчен биреп эшләп, якташлары күңелендә эз калдырган ханымны милләтебезнең күрке димичә, ни дисең.

Фәния КӘРИМОВА.

«Самара татарлары»

 

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено