В Самаре выбрали мисс «Duslar club гүзәле-2013» / Иң матуры һәм иң тыйнагы

Лилия Фатхетдинова24 ноября в НК «Оперетта» прошел финал конкурса «Duslar club гүзәле-2013». Звание «Мисс Duslar club гүзәле-2013» было присуждено Лилие Фатхутдиновой.

Конкурс был организован по инициативе  Самарского областного татарского молодежного творческого объединения “Duslar club”  при поддержке Молодежного центра «Идель». Его спонсорами были немецкая косметическая компания Zepter и компания Меха и Кожи от бренда CHAMPS ELYSEES.

В конкурсе приняли участие 9 девушек: Алия Валитова, Васима Фардеева, Наргиза Гусамова, Разиля Юнусова, Лилия Хакимова, Лилия Фатхутдинова, Лилия Мухаметзянова,  Кадрия Бикбаева, Дания Мамлеева.

Членами жюри стали:  вице-президент творческого объединения «Duslar club»  Рустам Сафин, член совета творческого объединения «Duslar club»  Азат Амиров, специалисты по делам молодежи Молодежного центра «Идель» Гульназ Гараева и Айгуль Насырова, управляющая меховым салоном CHAMPS ELYSEES Динара Лыскина, организатор татарских концертов в г.Самара Флорида Лукманова, член совета СОТО «Туган тел» Фархад Махмутов, представитель компании Zepter  Румия Мингалеева и победительница конкурса   «Duslar club гүзәле-2012» Гульназ Шайхутдинова.

Финал конкурса начался с дефиле. В этом году он проходил в шубах, предоставленных меховым салоном  CHAMPS ELYSEES.

Далее последовал кулинарный конкурс. На рассмотрение судей были предоставлены самые различные национальные блюда: чак-чак, бавырсак, пэрэмэч, жэймэ, бэлеш и другие.  Участницы не только приготовили все это своими руками, но и продемонстрировали знания национальной кухни, оригинально рассказав историю происхождения и способы приготовления  своих блюд.

Следующий этап – творческий. Зрители и члены жюри имели возможность насладиться исполнением национальных песен и танцев. Так, Васима Фардеева, решила показать свою любовь к татарским народным песням и спела «Каз канаты»,  Дания Мамлеева  подняла настроение  зрителям  и членам жюри  песней «Карлыгач», а Лилию Мухаметзянову зал поддержал при исполнении всем известной песни  «Туган як».  Кадрия Бикбаева поразила всех танцем «Ак кош», в белом воздушном  костюме она очень изящно передала  образ лебедя,   Лилия Хакимова, вместе с группой поддержки, исполнила парный татарский танец, Разиля Юнусова удивила пластикой и грацией при исполнении восточного танца, а выступление Наргизы Гусамовой позволило погрузиться в мир испанских танцев. Хочется отметить, что участницы не забыли и о татарской поэзии, так Алия Валитова  прочитала стихотворение  Ш. Галиева «Сөенечкә дисәм», а  Лилия Фатхутдинова  очень чувственно рассказала стихотворение Ф.Карима «Кыңгыраулы яшел гармун».

Для членов жюри было непросто принять решение и выбрать победительницу. Все девушки отличались талантом, оригинальностью и артистичностью.Но, все же, учитывая все параметры и критерии оценки: владение литературным татарским языком, выразительность выступления, внешние данные, эрудицию, импровизацию, коммуникабельность, наибольшее количество баллов набрала только одна из девушек. И звание «Мисс Duslar club гүзәле 2013» было присуждено Лилие Фатхутдиновой, вице-мисс стала Васима Фардеева.  Остальным девушкам были присуждены различные номинации.

Мы считаем, что для всех девушек участие в данном проекте – это уникальная возможность испытать себя, ярко проявить свою индивидуальность, показать не только внешнюю красоту и обаяние татарских девушек, но и их внутреннее содержание: скромность, преданность, сдержанность, любовь к древним традициям и самобытной национальной культуре.

Гузель АМИРОВА.

samtatnews.ru

 

* * *

Үткән атнада Самараның «Оперетта» төнге клубында “Duslar club гүзәле-2013” бәйгесе уздырылды.

Инде белүегезчә, “Duslar club” яшьләр иҗади оешмасы Самарада өченче ел эшли һәм яшьләр арасында күп кызыклы чаралар уздыруы белән танылып килә.

Татарстанның “Идел”  яшь­ләр үзәге ярдәмендә уздырылган бу чарага да яшьләр яхшы итеп әзерләнгәннәр. Хәзерге заман кешеләре буларак, алар Zepter немец косметикасы  һәм CHAMPS ELYSEES тире һәм күрек (мех)  компанияләрен дә бу чара белән кызыксындырып, спонсор  итеп ала белгәннәр.

Конкурста катнашучы тугыз кыз — Алия Вәлитова, Вәсимә Фәрдиева, Нәргизә Госамова, Рәзилә Юнысова, Лилия Хәкимова, Лилия Фәтхетдинова, Лилия Мөхәммәтҗанова,  Кад­рия Бикбаева, Дания Мамлеева беренче дефилега шушы CHAMPS ELYSEES тире һәм күрек компаниясе тәкъдим иткән бай туннарны киеп чыктылар. Матурланып киткән кызларыбызны танымадык та — ул нәзакәтлек, ул йөрешне кайдан эләктереп өлгергәннәр диген!

Соңрак бу матурлыкны салырга һәм алъяпкыч ки­яргә туры килде. Чөнки аш әзер­ләү­гә яулык бәйләп, җиң сызганып тотынмасаң, пешер­гән әйберләреңнең тәме булмас­ка да мөмкин. Дөрес, бу конкурска тәмле чәкчәкләрне, пәрәмәчләрне, җәймә һәм бә­лешләрне кызлар алдан ук пешереп алып килгәннәр иде. Ә биредә алар тамашачылар­га татар ашларын пешерү серләрен генә ачып бирделәр.

Иҗат мәсьәләсенә килгәндә дә безнең кызларыбыз сынат­мады. Вәсимә башкаруында “Каз канаты”, Даниянең “Кар­лыгач”ы, Лилиянең  “Туган як” җыр­лары һәрберсе үзенчә моңлы яңгырады. Ә Кадрия Бикбаева башкаруында “Аккош” биюе дә, аның костюмы да бигрәк матур иде. Кызлар татар халык биюенә дә мөрәҗәгать иткәннәр: Лилия Хәкимова һәм аңа ярдәмгә чыккан бер төркем кызлар безнең милләт халкының тыйнаклыгын да, шул ук вакытта, дәртлелеген дә ачып күрсәтә алдылар. Ә Рәзиләнең “Шәрыкъ биюе” тамашачыларга бигрәк тә ошады. Аның сыгылмалыгы искиткеч иде. Нәргизә дә “Испан биюе” белән гаҗәпләндерә алды.

Шигърияттә дә безнең кыз­лар сынатмадылар: Алия Вә­литова һәм Лилия Фәт­хет­динова укыган шигырь­ләр бик сәнгатьле яңгырады.

Әйе, жюри әгъзаларына — «Duslar club»ның вице-пре­зиденты Рөстам Сафинга, совет әгъзасы Азат Әмировка, «Идел» яшьләр үзәгенең яшь­­ләр эшләре белгечләре Гөл­наз Гәрәева һәм Айгөл Насыйровага, CHAMPS ELYSEES туннары сатучы салон белән идарә итүче Динара Лыскинага, Самараның Литвинов Мәдәният сарае хезмәткәре Флорида Локмановага, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте советы әгъзасы Фәрхәт Мәхмүтовка һәм «Duslar club гүзәле-2012» җиңүчесе Гөлназ Шәйхетдиновага, иң чибәр, уңган-булган, талантлы кызны сайлап алуы бик кыен булды. Шулай да, әдәби татар телен яхшы белү, импровизация таланты, аралашу сәләте кебек нечкәлекләрне дә исәпкә алганда, Лилия Фәтхетдинова (рәсемдә) башкалардан аерылып торды. Шулай итеп ул 2013 елгы «Мисс Duslar club гүзәле», ә Вәсимә Фәрдиева ”Вице-мисс” исеменә лаек булдылар.

Бу чара чибәрлектә ярышу гына түгел, ә үз-үзеңнең нәр­сәгә сәләтле булуыңны ачык­лау өчен дә уздырыла бит. Та­тар кызларына хас тыйнак­лык, гореф-гадәтләребезне һәм мил­ли мәдәниятебезне бе­­лү бе­лән беррәттән безнең оеш­­ма кызлары укымышлы да, уң­ган да, татар телебез һәм мил­ләтебез өчен җан атып яшәүче шәхесләр дә булып җи­тешеп киләләр. Димәк, гаилә бәхетләре дә тулы булачак аларның.

Гүзәл ӘМИРОВА,

“Duslar club” оешмасы

директоры.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2181

Комментирование запрещено