Казанда да, бәлки, сынатмаслар…

Камышлының 93 еллык тарихы булган халык театры сәхнәсендә берничә буын артистлар алмашынып, алар­ның барысы да спектакль куюдан иҗади ләззәт алып, озак еллар буе халыкны татар драматургларының яңа әсәр­ләре белән таныштырып киләләр.

Без күптән түгел генә шушы халык театрының яшьләр труппасын Гүзәл Исламованың җитәкләве, аның труппасының “Диләфрүзгә — дүрт кияү” спектакле белән Туфан Миңнуллин иҗатына багышлап уздырылучы театр коллективларының  “Идел-йорт” XIII регионара фестиваль-конкурсының сайлап алу турында катнашуы һәм финалга үтүләре турында язган идек. Хәзер инде алар, тагын 20 театр белән бергә, шушы фестиваль-конкурсның 19 но­ябрьдә Казанда үткәрелгән финал өлешендә катнаштылар.

Татарстан, Башкортос­тан, Ульян һәм Самара өлкә­сеннән килгән үзешчән те­атр­ларның эшен Россия Фе­дерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артис­ты, Тукай премиясе лауреаты Әсгар Шакир рәислегендәге жюри карап, бәя бирде. Әмма конкурс нәтиҗәләре һәм җиңү­челәрне бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Казанның Галиәсгар Камал театры бинасында уздырылачак. Үзе­без­некеләргә уңыш­лар теләп торыйк.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено