Капитализм капкасын ачкан Сания

санияӘгәр дә ки, яшәешебезне билгеләр өчен бизмән эзләсәк, без һәрвакыт аерым шәхесләргә тукталабыз. Тормыш үзе бер океанны хәтерләтә. Иксез-чиксез тереклек, шулар арасында милләте буенча, дине буенча бер-берсенә охшамаган, санап бетергесез адәми затлар. Ләкин дә аларны хезмәтләренә карап, тарих киштәләренә шул ук кешеләр куя. Менә шул җиде иләк аша узганнар санаулы гына кала. Шул сайлы башларның берсе – Ибраһим кызы Сания Каюмова.

Самар татарлары арасында дистәләгән еллар буена олуг хөрмәт һәм дәрәҗәгә ия булып чәчәк аткан исем — ул Сания апабыз. Ул бүген генә татар йөрәк җимешенә исемне Европа чүплегеннән эзләп таба. Ә бит әби-бабаларыбыз үз нарасыйларына исемне изге Китабыбыз Коръән — Кәримнән эзләгәннәр һәм ялгышмаганнар. Бөегебез, Бердәнберебез, очсыз-кырыйсыз кодрәткә ия Ходай Тәгалә сүзе кергән исемнәр һәм меңәр ел буена татарда сынамыш узган исемнәр илаһи көчкә ия. Исем үзе үк — адәмнең язмышына юнәлеш бирә торган олуг бер кодрәттер.

Сания борынгы телдә — «секунд» берәмлеген аңлаткан. 

Бу очракта язмабызның герое Сания апага бигрәк тә инде туры килә.  Секунд һәм океан сүзләреннән башка Сания Каюмова турында һич кенә дә язып булмастыр. Риза Фәхретдиннең мәшригы белән мәгърибы да бик урынлы. Бу көнчыгыштан көнбатышка, дигән сүзләр. Ә бит Сания апа гомеренә үзенең “Океан” сәүдә үзәгенә Тын һәм Атлантик океаннарда тотылган нигъмәтләрне ташыды.

СССР чорында иң зур “Океан” кибете Самарда булды дисәк, ялгышмабыз. 

Әлбәттә, бу очракта Мәскәү исәпкә алынмый. Шәхсән үзем Идел буе округының башкаласы Түбән Новгородка баргач аталап “Океан” кибетен күрергә кергән идем. Шунда кибетнең кечкенәлегенә исләрем киткән иде.

Сания апа — Ерак Көнчыгыштан башлап Көнбатышка кадәр гомерен очкычта уздырган эшбатыр, ә балыклары состав белән чуен юлыннан килделәр.
Ул хәзер генә Самарда чат саен супермаркетлар. Социализм чорында Сания апаның “Океан” кибете бердәнбер зур сәүдә үзәге булып хезмәт итте. Кунак җыйган җиргә, тантаналар уздырган вакытларда иң затлы ризыкларны халык “Океан”нан алды.
Сания апа турында күпләр язды, күп иттереп яздылар. Мин дә заманында зур гына әңгәмәне “Ак бәхет” радиосы дулкынында һәм “Азатлык” радиосы аша яңгыраттым.
Хәтеремдә, “Сания апа, сәүдә челтәрендә озак эшләгәннәр йә эчүчелеккә биреләләр, йә төрмәгә эләгәләр. Сез ничек бу бәлаләрдән котылдыгыз?” диюемә көтмәгән җавап ишеттем: “Гомеремә динебез Ислам кануннары буенча яшәргә тырыштым. Иремнең әти-әниләре бик тә дини кешеләр иде.

Сания Каюмова – иганәче.
Ибраһим кызы Сания апа Каюмова гомер-гомергә мәсҗидләребезгә, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә, “Туган тел” җәмгыятенә, “Ак бәхет” радиосына, “Як тылык” мәктәбенә, татар гәҗитәләренә ярдәмен күрсәтеп яшәде. Ике дистә ел буена гөрләп барган Сабан туйлар, Нәүрүзләрдә Сания Каюмованың өлеше бар.

Ходай Тәгалә Сания апага бик зур нигъмәтләр бүләк иткән. Алар – акыл, зиһен, киң күңеллелек, уңганлык, тырышлык, түземлелек, гаделлек, таләпчәнлек.

Сания Каюмова – кырыс җитәкче.
Әйе, чын җитәкче, һичшиксез, таләпчән булырга тиеш. Шулай булмаса - эш бармый. Сания апа кул астында төрле буын вәкилләре хезмәт итте. Ләкин дә ул өлкәннәргә аерым хөрмәт күрсәтеп яшәде, аларга игътибарлы булды. “Океан”нан пенсиягә киткән эшчеләрне онытмады һәм бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр белән котлап яшәде.
“Океан” кибетенең мөдире Сания Каюмова тауарны океаннардан ташыды. Океан киңлеге, аның иксез-чиксезлеге Сания ханымның рухына туры килә, офыгына туры килә. Күп очракта мохит шәхесне үзгәртә, ләкин дә бу нәрсә Сания Каюмовага кагылмый. Сания Каюмова — мохитне үзенчәгә үзгәртә торган сәләтле сирәк кешеләрнең берседер.

Сәүдә тармагында капитализм капкасын ачкан Сания.
Заман артыннан ияреп баручылар бар, заман белән бергә атлап баручылар бар. Әле заманнан узып яшәүчеләр дә бар. Шулар исемлегендә Ибраһим кызы Сания Каюмова булды.
Менә шул сыйфатлары Сания апага социализм чорында да капиталистларча эшләргә зиһен бирде. Самарда татар хатыннарыннан беренче булып сәүдә тармагында капитализм капкасын ачкан бөек шәхесебез ул.
Сания апаның эш бүлмәсенә кайчан гына барып керсәң дә, өстәлендә чәчәкләр булыр. Күңел түрендә аның нәзберек елмаюы, йомшак сөйләшүе һәм чәчкәләр истә тора.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Самар татарлары»

Просмотров: 1481

Комментирование запрещено