Музыкага багышланган гомер

14Рамил Батыршин — талантлы баянчы, музыкант, Самар филармониясенең рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе, Казахстанның Актүбә шәһәрендә уздырылган Халыкара оркестрлар һәм халык инструментлары ансамбльләре фестиваленең Гран при һәм Самар өлкәсе губернаторы премиясе иясе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре…

Самар татарлары арасында Россия Федерациясенең атказанган артисты исемен йөртүче башка берәү бармы икән? Юк, диләр. Димәк, без Рамил Батыршинның кем булуын, кайда үсеп, ничек шундый зур дәрәҗәгә ирешүен белергә хаклыбыз.

Аның әтисе, Шамил Батыршин, Оренбург татары. Әнисе Наҗия Насыйбулловна безнең яклардан. Өйләнешкәч, алар башта Оренбургта яшәп алалар. Әтисе Оренбургның музыка комедиясе театрында сәхнә хезмәткәре булып эшли. «Гомере буе ул Оренбург театрында  отып алган музыкаль комедияләрнең һәм оперетталарның җырларын җырлап йөрде. Тавышы да, моңы да булган, тик менә белеме генә җитеп бетмәгән, укыган булса, җырчы буласы кеше иде ул», — дип сөйли әтисе турында Рамил Шамил улы. Ә әнисе — гади сатучы. Юк гади түгел, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе.

Ул бит 1957 елда гаиләсе белән Куйбышевка, туганнары янынарак күчеп килгәч, Масленников һәм Мичурин урамнары чатындагы беренче гастрономда сатучы булып эшли башлый. Ә ул вакытларда шундый престижлы урында эшләү мактаулы һәм шул ук вакытта бик җаваплы да була. Күп намуссыз сатучыларны һәм директорларны төрмәгә утырткан чакларда, 30 ел буе бер урында эшләп, Наҗия Насыйбулловна орден алу бәхетенә ирешкән. Димәк, чынлап та, бик уңган һәм чиста куллы кеше булган ул.

Биш яшьлек уллары Рамил һәм кызлары Раилә белән Куйбышевка күчеп килгән гаилә хәзерге Приволжский микрорайоны урынындагы Яблонька бистәсеннән сатып алынган өйдә яши. Җырчы әтисенә карап, улы да бакчага тазлар, чиләкләр, ләгәннәр алып чыгып, шулардан музыкаль инструмент кебек нәрсә әмәлли һәм төпләренә бәрә-бәрә музыка чыгарырга азаплана. Урожайный урамы тәмам тынгы күрми башлагач, әтисе белән әнисе, бу балада өмет бар дип, аны музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Инструментны Наҗия ханым үзе сайлый: тик баян гына! Ә алты яшьлек малайны зур баян төймәләре дә куркытмый, ул шатлана-шатлана ноталар, көйләр өйрәнә башлый. Шул вакыттан башлап, күршеләре таз һәм чиләк шалтыравына түгел, ә ай нурында агылган баян көенә хозурланалар. Кунакка килеп чыккалаган туганнары да Рамилдән татар көйләре уйнатып, җырлашып утырырга яраталар.

Үзеннән дә зур баянын сөйрәп, яшүсмер малай сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы, Подпольщиклар чокырында урнашкан музыка мәктәбенә, аннары Куйбышев урамындагы музыка училищесының халык инструментлары бүлегенә йөреп укый. 1969 елда «Ялкынлы яшьлек» ансамблен оештырган Илгиз Колючев аны шуннан табып ала да инде.

«Бу вакытлар минем күңелдә яшьлегемнең алтын мизгелләре булып истә калган. Мин нәкъ шушы елларда үзебезнең татар халкы мәдәнияте белән якыннанрак танышу бәхетенә ирештем. Без беренчеләрдән булып Куйбышев татарларына тиңсез җырларын, моңнарын, биюләрен  кайтаручылар буларак, Металлурглар Мәдәният сараенда уздырыла торган репетицияләргә иҗат канатларында очып бара идек. Ансамбльнең беренче артистлары Илгиз Колючев, Рифкать Фәретдинов, Шамил Сатдаров, Әлфия Гыйниятуллина, Камил Шамкаев һәм башкалар — барысы да очкынлы талант ияләре иде. Бигрәк тә мәрхүм Рифкать Фәретдиновны еш искә төшерәм: ул булган җирдә гел уен-көлке, кызык-мәзәк, шаян сүз хөкем сөрә, ә сәхнәгә чыкканда ул җитди һәм талантлы була белә иде. Һичшиксез, сүз остасы иде ул егет», — дип исенә төшерә Рамил әфәнде.

Уналты яшьлек егеткә биредә барысы да ошый. Ни дисәң дә, яшьлек — яшьлек инде ул. Беренче җылы карашлар, алкышлар, иҗади уңышлар… Ул бит халкына андый-мондый такмаклар гына уйнамый, Салих Сәйдәшевның Советлар Армиясе маршы, Рөстәм Яхинның классикага әверелгән тиңсез көйләре белән үзенең иҗат юлын яра.

«Ялкынлы яшьлек» составында Самар, Оренбург өлкәләренең татар авылларына, Татарстанга гастрольләргә йөргәндә, егеткә сәхнә тормышы ошаган булса кирәк. Рамил профессиональ музыкант карьерасын сайларга ниятли. Училищены тәмамлаганнан соң, ул ансамбль белән саубуллаша да Ленинград консерваториясенә юл тота. Мәдәният каласы тормышы, югары культура, дәрәҗәле педагоглар — барысыннан да уңа Рамил Батыршин. Укытучылар да үзләрен яңа студенттан уңган, дип саныйлар. Ә барысыннан да бигрәк Ленинград консерваториясе каршындагы училищеның вокал курсында укучы украин кызы Вера уңа. Ирдән…

Рамил консерваторияне тәмамлаган 1976 елда өч шәһәрдә туй гөрли — Ленинградта, Куйбышевта һәм Вераның туган ягы Полтавада. Яшьләргә тормышларын Пермьда башларга туры килә. Юллама буенча килгән музыка белгечләре Пермьның мәдәният институтын булдыруда башлап йөриләр, ә ачылгач, аның беренче укытучылары да булалар. Әмма Рамил Шамилевич халык инструментлары ансамблен оештыру идеясе белән янып яши һәм күп тә үтмәстән аны оештыра да.

Шулай, музыкага уралып, ун ел гомерләре сизелмичә үтеп китә. Уллары Илдар да инде мәктәп баласы. Тик менә туган яклары аларны һаман җибәрми, һаман үзенә тартып тора. Монда бит аларны туганнары — төзүче Вазыйх Мөхәммәтшин, хирург Шамил Сатдаров, медицина фәннәре докторы Әлфия Хәмәдиева, бертуган сеңелесе, немец теле белгече, доцент Раилә Шакирова һәм, әлбәттә инде, әтисе һәм әнисе көтә… Батыршиннар Самарга кайткач, әнисе Наҗиянең авыру икәнлеге билгеле була. Рамил белән Вера да, Раилә дә аны бала карагандай тәрбияләп, 62 шендә гүргә иңдерәләр. «Ә әти картаеп, үлем чире белән авыргач, миңа күп эшләргә туры килә иде. Аны күбрәк Вера карады, хәтта күтәреп йөртә иде. Хастаханәдә аның килен булуын белгән табибларның исләре китте. Кайберәүләр үзләренең әти-әнисен дә алай карамыйлар, ә монда килен каенатасын шулай хөрмәт итә. Мин моның өчен хатыныма бүген дә бик рәхмәтле», — ди Рамил әфәнде.15

Самарга күчкәч, ул филармониягә эшкә урнаша. Директорга Пермьда оештырган ансамбленең чыгышлары язылган видео-тасмаларны күрсәткәннән соң, биредә дә шундый ук ансамбль оештыруга рөхсәт ала. Элек Куйбышев филармониясендә тик классик музыка гына башкарылган булса, Рамил Батыршин аны рус, татар, башка милләт халыклары көйләре, кинофильмнар өчен язылган матур музыка белән төрләндерә. «Безнең Идел буе регионында төрле милләт халыклары күптәннән бер казанда кайныйлар һәм аларның мәдәниятләре табигый рәвештә бер-берсенә үтеп керә,  башкаручылар музыканы кайсы милләтнеке дип аерып тормыйлар, сыйфатына карап репертуарга алалар. Менә, мәсәлән, Татарстанның халык нструментлары ансамбленең художество җитәкчесе — рус кешесе, инструментлар да русларныкы, ә репертуар — татарныкы. Татарстан хөкүмәте үзенең территориясендә яшәүче бөтен милләтләрнең дә мәдәниятен үстерергә тырыша. Без бер җирдә яшибез һәм, илдә тынычлык булсын өчен, дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга тиешбез. Минем өчен үзебезнең һәм чит милләтләрнең музыкасы дигән төшенчә юк. Бары тик яхшы, профессиональ дәрәҗәдә языл-ган музыка гына бар. Нинди генә телне, милли музыканы алма — Ходай биргән байлык, тиңсез көй», — ди музыкант. Ул әле дә Брамс, Дворжак, Прокофьев, Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин кебек бөек композиторларның музыкасын гына ансамбль репертуарына ала. Күптән түгел алар, 40нчы профессиональ-техник училище директоры Мидехәт Хисмәтов чакыруы буенча, Камышлыга  гастрольләргә барып кайтканнар. Халыкның исе китеп: «Без Самара филармониясендә татар һәм башка милләт халыклары көйләре башкарылуы турында белми идек әле. Гомумән, бик яхшы репертуар, бик зур рәхмәт», — дип соклануларын белдергәннәр.

Дөрес, күпчелек халык югары зәвыклы музыканы аңлап бетерми, дип саный профессиональ баянчы. Бу татарларга гына түгел, башка милләт халыкларына да хас. Чөнки радио һәм телевидение халыкны эстрада һәм популяр музыка мохитында тәрбияли. Ә безнең ансамбльнең максаты — тамашачының күзен зәвыклы музыкага ачу.

Ансамбльгә быел 27 яшь тулган инде. Соңгы 12 елда башкаручылар составы бер дә алышынмаган. Ансамбльнең җитәкчесе Рамил Батыршинга үткән елда 60 ел тулып узган булса, калган музыкантлар — барысы да яшьләр. Балалайка- контрабаста уйнаучы Алексей Турченок үзенең җитәкчесе турында болай сөйли: «Ул рухи яктан яшь. Шуңа күрә үзе тирәсенә яшь музыкантларны җыя да. Рамил Шамилевич хәрәкәтләнүчән, җитез һәм яңа ачышларга омтылучан».

16Хәләл җефете Вера да 27 ел буе шушы ансамбльнең төп солисты булып эшли. «37 ел буе эштә дә, өйдә дә гел бергә булсак та, без бер-беребездән туймадык, — ди Рамил әфәнде. — Гомерлек мәхәббәт шундый буладыр инде ул. Вера – ачык күңелле кеше, кайгыртучан хатын һәм бик яхшы ана. Минем татар туганнарым да аны бик яраттылар һәм үз иттеләр. Хатынымнан башка кунакка килсәм: «Башкача берүзең йөрмә, Вераны алып кил», — диләр».

Вера да чын күңеленнән татарларның гореф-гадәтләре белән соклана: «Әти белән әни вафат булганга күп еллар үтте инде, ә без ел саен укыткан Коръән мәҗлесенә бөтен туганнар җыелып килә, җылы сүзләр белән сагынып искә алалар», — дип сөйли ул.

Батыршиннарның уллары Илдар да — музыкант-пианист. Ул Мәскәү консерваториясен тәмамлаганнан соң, шунда яши һәм иҗат итә, сәнгать мәктәбе директоры урынбасары булып эшли. Илдар гастрольләргә еш чыгып йөри. Соңгы мәртәбә Самарга кайтканда, филармониянең симфоник  оркестрына кушылып уйнаган һәм безнең тамашачы аны хуплап каршы алган, иҗатына зур бәя биргән. Аның репертуары да бик җитди — Чайковский, Шопен, Бетховен…

17«Ялкынлы яшьлек» ансамблендә татар көйләре уйнап, музыкант карьерасын башлаган Рамил Батыршин яңадан татар мохитына кайту мөмкинлеген кире какмый. «Тик инде хәзер тагын да яхшырак, тагын да катлаулырак программа белән халык алдына чыгармын. Минем максатым — халкыбызда зәвык тәрбияләү,бөек иҗат җимешләренә җәлеп итү, татар композиторлары иҗат иткән иң яхшы музыканы ачып күрсәтү. Әмма җитди музыка гына иҗат үрнәге була ала, дип ялгышырга кирәкми. Безнең ансамбль башкаруында кинофильмнарга, спектакльләргә махсус язылган җырлар да бик матур яңгырый. Аларны өч аккордтан торган такмак дип атап булмый,тулы мәгънәсендә музыка әсәрләре алар. Тамашачылар безнең концертларны бик яратып каршы алалар», — ди музыкант.18

Ул яңа программалар, репертуар булдыру өстендә бертуктаусыз эшли. Рамил Шамилевич ансамбльнең художество җитәкчесе генә түгел, ул аранжировкалар язучы да, репетицияләр үткәрүче дә, солист та. Хәтта продюсер буларак, бөтен гастрольләрне һәм концертларны да ул үзе оештыра. Авыр, билгеле, әмма бүгенге дөньяда башкача яшәп булмый.

Хәер, Рамил әфәндегә карап, бер дә үзенең яшен биреп булмый. Шул ук янып торучы, елмаючан күзләре, чигәләренә чак кына бәс кунган кара чәчләре, сынын төз тотып, җиңел атлап йөрүләре бу кешенең тәртипле тормыш алып баруы, яраткан эше, гаиләсе белән канәгать булуы турында сөйли.

Менә бу елның 28 мартында Опера һәм балет театры бинасында Николай Меркушкин Рамил Батыршинны һәм башка мәдәният хезмәткәрләрен губернатор премиясе белән бүләкләгәндә дә ул сәхнәгә очып чыккан иде. Губернатор аның костюмына күкрәк билгесе беркеткән арада, Рамил әфәнденең башыннан шундый уйлар йөгереп үткән: «Кара син аны, озак еллар Мордовиядә эшләгән губернатор рус инструментлары ансамбле оештырып, 27 ел буе Россиягә хезмәт иткән өчен украин хатыны белән яшәүче татар кешесенә премия тапшыра. Әйе, төрле милләт культураларына ирекле үсәргә мөмкинлек биргән ил генә шулай бай була. Халкы белән бай».

Губернатор премиясен алган якташыбызны беренче булып Кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Бульхин котлаган булган. Без дә, Рамил ага Батыршинның иҗаты һәм тормыш юлы белән соклануыбызны белдереп, губернатор премиясен алуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

«Самара татарлары»

Просмотров: 1080

Комментирование запрещено