Ренат Әюпов: “Габдулла Тукай хәзер исән булса, аннан да бай кеше булмас иде”

renatГабдулла Тукай хәзер исән булса, аннан да бай кеше булмас иде. Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов әнә шулай дип белдерде. Видеоконференция бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган иде.
Фикер алышу әлеге сатирик поэманың әдәби яктан да, матди яктан да кыйммәте турында барды.

“Габдулла Тукай хәзер исән булса, аннан да бай кеше булмас иде. Ни өчен шулай дип әйтәм? Тукайның әлеге поэмасы, үзебезнең мохиттә түгел, әйтик, Европада укыла (бу бит инде бер фэнтэзи) яки бу сюжет буенча аның анимациясе эшләнә, Голливудмы яки башка ил нәфис фильм төшерә ала. Монда шулкадәр зур байлык, әдәби мирас ята. Монда бит бөтенесе бар. Әйтик, хәзерге заман яшьләренә, хәзерге вакытка туры килерлек яссылыклар күп. Мәхәббәт, сәясәт, маҗаралар – менә шундый сюжетлар бер-берсе белән янәшә бара. Мондый сюжет чит ил яисә бүгенге көн өчен иң кадерле әдәби мирас булыр иде. Тукайның бу поэмасын никадәр сумма белән бәяләп булыр иде икән, белмим”, — дип, үз фикерен белдерде Р.Әюпов.

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, аның белән килешмичә: “Мин сезнең белән килешә алмыйм. Беләсезме, нигә? Европаның һәм Американың менә бу әсәрне аңларлык мәдәни дәрәҗәсе юк. Чөнки бу әсәрне аңлар өчен, татар әдәбиятын, тарихын, татар тормышын шулкадәр яхшы белергә кирәк. Ә алар — безнең әдәбиятны, әдәбият тарихын аңлаудан мәхрүм халыклар. Шуңа күрә алар аны аңлый алыр һәм чын мәгънәсендә эчтәлегенә төшенер дип мин әйтә алмыйм”, — диде.

Ренат Әюпов, моңа җавап итеп: “Миңа калса, хәзер чикләр бетте. Милләт дигән төшенчәнең тирәнлеге югала бара. Монда безнең ментальностьны башка милләт аңламас дигән әйбер юк. Чөнки ул шулкадәр шәп сюжет, аны, тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм, фильм яки анимация рәвешендә эшләгән вакытта, ул зур бер сәнгать әсәре булыр иде. Аны аңларга була. Аның мотивлары буенча нәфис фильммы, анимацияме куелса, ул башка җирдә дә орлык алыр иде. Ул бик шәп мирас булыр иде”, — диде.

Фәрит Яхин, алай да үз фикерендә калып: “Мин ни өчен әйтәм? Хәзер интернет мөмкинлекләр бар. Әйтик, фән кешесе, галим буларак, үземнең фәнни эзләнүләремне чит илләрдә тәкъдим итәм. Алар аны кабул итеп алалар. Әлбәттә, ул аларга ошый. Ләкин алар миңа турыдан-туры: “Эчтәлекне аңламыйбыз”, — диләр. Өстән-өстән генә язганда, алар татарны аңлый ала. Тирәнрәк кереп киткәндә, алар бөтенләй адашып калалар. Шуңа күрә башта Европаның үсү мөмкинлеген дә карарга кирәктер”, — диде.

“Татар-информ”

Просмотров: 1278

Комментирование запрещено