“Әти рәхәтен түгел, әти сүзен дә ишетми үстем”

1373916872-389smАдәм баласының яшәешен күзәтеп барсаң, гаҗәеп нәрсәләргә тарасың. Һәр язмыш – үзенә бер роман. Дүрт ягы төзек, ата-ана канаты астында муллыкта үскәннәр дә бәхетле тормыш кора алмыйлар. Кайгы- хәсрәт дәрьясына чумганнар да тормышның бер дәверендә  бәхет ярына терәләләр.  Гомер буена иза чиккәннәр дә буа буарлык. “Сәлам” гәҗитәсе редакциясенә кемнәр генә килмәс! Араларында төшенкелеккә бирелгәннәр дә җитәрлек. Кайгыга батып, кыйбласын югалтмаганнар хөрмәт уята.  Хәсрәтле язмышын бизәгәннәр соклану хисләре уята. Андыйлар  халык арасында кайный. Саимә ханым Морзаханова, бәхетенә, Галидә туган. Бу авыл күпләргә сихәтлек мохиты тудыра.

Канатландыра. Рухландыра. Милли хис тәрбияли. Ә бу инде, бигрәк тә хатын-кызны, иҗат чишмәсеннән хозурланырга этәрә.

Саимә ханым без күрмәгәнне күрә белә, без ишетмәгәнне ишетә ала. Вакыт-вакыт уйланасың, әллә Саимә ханымның нурлы йөзе иҗатка этәргеч бирә, әллә иҗаты йөзенә нур өстәп тора?

Һәр иҗатка көч кирәк. Көчнең чыганагы Бөек Затыбыз Аллаһы Тәгаләгә тирән ышану һәм Ул кушканча яшәргә тырышу.

Саимә ханым Морзахановага сораулар да бирдем.

Әти итәгендә утырырга туры килдеме, әни назын татып үстегезме?

Узган гомергә борылып карасаң шау хәсрәт. Әби-бабайларның кичергәннәрен сөйли башласаң гомерең кыскара. Ул кыенлыклар шулкадәр ярдан ташып торган ки, хәтта минем язмышыма да җиткән.

Әтиебез үлгәндә миңа ике яшь булган.

Сеңелем әти үлгән көнне  туган.

Без әти рәхәте түгел, әти дигән сүзне дә ишетми үстек.

Инәкәй кочагында дүрт кыз бала авыр тормышта кайнадык.

Тамак туйдырыр өчен кешегә бала карадык.

Кечкенәдән колхоз эшендә эшләдек.

Әнкәй көндез атлар караган, төнлә сакчы булып эшләгән.

Әле ярый Гайныхәят әбиебез бар иде. Ул безне сәкегә тезеп яткызыр иде дә, башыннан үткәнне елый-елый сөйләр иде.

Хәзер үзегез дә әби вазыйфаларын үтисез. Гайныхәят әби сөйләгәннәрдән ниләр истә калды?

Бабайлар иртәнге намазга барганда өйләреннән бер-ике пулян утын,керәчин алып барганнар мәчеткә. Пыскы утта намазларын укыганнар.

Без үскәндә дә авылыбызда Шәрифулла бабай бар иде. Иртәнге намазга халык килгәнче мичен ягар, мәчетне елытыр иде. Муллабыз Сәләхетдин Нуриев бер тиенсез бушка эшләде. Барлык ирләр буран, яңгыр, кар, пычрак, караңгы дип тормадылар, мәчеткә намазга йөрделәр. Без балачакта кар көртләре астында моңаеп-бөрешеп  утырган өйләргә моңлы азан тавышлары җан кертә иде. Азан яңгыраган вакытларда йөзләребез нурлана иде.

Алайса Сез динебез Исламга балачактан аяк баскан кеше?

Бәләкәйдән ураза тотып үстек. Сәхәргә уятмасалар, елый идек. Тәрәвих тыңларга көндә бардык. Иң кызыгы манарага менү булды. Манарага менгәч үзебезне Һималай тауларына менгәндәй хис итә идек.

Сәхәргә бит әбиләр тәмле ризыклар әзерлиләр. Бәлки, Сез шул тәмлеләргә кызыгып сәхәргә торгансыздыр?

Анысы да булгандыр. Төн уртасында майлы коймак, туйганчы шикәрле чәй эчүләр балалар өчен бәйрәм иде ул заманда.

Заманалар үзгәрде. Хәзер балалар һәр көнне сәхәрдә ашый торган ризыклар белән тукланалар. Шәһәр балаларының алдында санак (кампитр), колагында шнур. Авылга бу чир барып җиттеме әле?

Бу күренеш авылда да күзәтелә. Гади намазларга баручылар кыш көне җылы якка китәлми колган кошларны хәтерләтәләр.

Әлһәмдүлилләһи, мәчетләребез сакланып калды. Җомга намазларына  яше-карты агылып бара.

Галидә өч мәчет эшли. Сезнең мәхәлләдәге мәчетнең исеме бармы?

Бар. Исеме — “Нур”.

Мәчет тоту зур мәшәкатьләр таләп итә. Иганәчеләр (спонсор) табылдымы?

Аллаһыга шөкер. Дания Тулова безнең бәхетебез. Бик зур чыгымнар тотып гыйбадәтханәне матурайтты. Авылыбызга ярдәм иткән өчен Ходай Тәгалә үзенә ике дөнйаның рәхәтен бирсен. Мәңгелеккә күчкән якыннарының рухына кылган догаларыбыз оҗмах ишекләрен ачып керергә ярдәм итсен. Ходай Тәгалә үзенә көткән һәм көтмәгән җирләрдән бәрәкәтле маллар бирсен иде. Тынычлыкта яшәсен. Мәчетебезгә сокланып туя алмыйбыз. Динебез Ислам нык булса, Иманнарыбыз да куәтле һәм нурлы булыр, Аллаһы теләсә.

Шәһәрдәге татар хатыннары башларына яулык бөркенергә чирканалар. Галигә бу вирус  таралмадымы әле?

Аллага шөкер. Күпләрнең башында яулык. Яулык  тирән мәгънәгә ия. Ул тәндәге җылыны саклый. Ул күз тидерми. Аш-су тирәсендә яулыксыз йөргәннәрнең шулпаларында чәч йөзүе дә бар.

Яулык – ул борынгы әбиләребездән калган мирас!  Динебез Ислам куйган таләп. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салл Аллаһү галәйһи сәләмнан килеп җиткән мирасыбызны саклау – ул безнең изге бурычыбыз. Пәйгамбәребез хатын-кызларга зур көч итеп караган: “Динебез сүрелгән чакта аны хатын-кызларыбыз күтәреп алырлар”, дигән бит ул. Пәйгамбәребезнең хатын-кызларга шундый зур ышаныч белдерүенә куанып бетә алмыйбыз.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам»

Просмотров: 1392

Комментирование запрещено