Бердәм тарих дәреслегендә чын дөреслек булырмы?

33d04d996c23674d7b9156b027d68a15_MТанылган рус галиме Борис Соколов Россиядә бердәм тарих дәреслеге бастыру илебез тормышына бернинди дә яхшылык алып килмәячәк, ә киресенчә, күп проблемалар тудырачак дип белдерә. Читать полностью

Сәхнә — сихерле, тылсымлы дөнья ул

Алия КаримоваЭлек-электән татар халкы театр яраткан, спектакльләргә йөргән, тамаша караган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да «Театр яктылыкка, нурга илтә», дип юкка гына әйтмәгәндер.

Камышлының үз театры бар — үзешчән халык театры. Бу исем аңа күптән бирелсә дә, бүгенге көнгә кадәр ул шушы статусын югалтмый, ел саен аны яклап килә. Менә 15 ел инде театрның режиссеры булып Гүзәлия Шакирова эшли. Ул гел эзләнә, яшь артистлар таба, шул ук вакытта ветераннар белән дә араны өзми.

Соңгы елларда театрга килгән бик күп яшьләр тамашачы күңелендә урын алып өлгерделәр инде. Шундыйларның берсе – сөйкемле һәм чибәр кызыбыз Алия КӘРИМОВА. Читать полностью

Милли кием тегү – күңелем ихтыяҗы / С душой и сердцем

x_c5e9d8731-246x300

Милли кием һәр халыкның аермасы булып тора. Татар халкы да, башка милләтләр кебек үк, элек-электән үзенең киемнәре белән аерыла. Аларда халыкның рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре чагыла.  

Билгеле, гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көн модасы күбесенчә Көнбатыштан килә. Әмма кайберәүләр үзләренең тамырларын истә тотып, дини таләпләргә туры китереп, милли мәдәниятебезнең үсүен дәвам итәләр һәм, традицион костюм элементларын кулланып, киемнәр дә тегәләр икән. “Туган тел»  оешмасы активисты Алсу БАЯҖИТОВА нәкъ шундый осталардан санала. Аның үз һөнәрханәсе бар, биредә ул кием ремонтлау белән шөгыльләнә. Төп эше бик күп булуга карамастан, оста кыз үзенең яраткан мавыгуына да вакыт таба – татар милли һәм дини киемнәр тегә. 

Читать полностью

Күрмәгәнгә – Ходай күрсәтмәсен

Иртәнге сихри тынлыкны бозып “Пожа-а-ар! Янаб-ы-ыз!” дип кычкырган тавышка сискәнеп уянып киттек. Тәрәзәгә күз ташласак, күршеләрнең сарай башларыннан чыккан ялкын телләре һавага ыргылып, бөтен тирә-якны яктырткан иде инде. Без өстебезгә нәрсә эләкте шуны киеп урамга чыкканчы, ут инде безнең абзарга да күчкән. Ике кура күз ачып йомганчы кара күмер булды да бетте… Читать полностью

Тормыш юлына җитәкләп чыгардылар безне

Без, авыл халкы, “Бер­дәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз. Чөнки анда үзебезнең авылдашлар турында да, өлкә татарлары турында да, милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеге турында да күп языла. Татар тормышының шундый күпкырлы булуына шатланып яшибез. Редакция хезмәткәрләренә татар милләтен күтәрү эшендә уңышлар насыйп итсен. Читать полностью

Автономиядә — яңа рәис

Халиуллов-ГорлановСамара өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә татар автономиясенең исәп-хисап җыелышы уздырылды

29 октябрьдә Самара өл­кәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оештырылып эшли башлавына дүрт ел тулган икән инде. Һәр ел ахырында аның рәисе Минәхмәт Хәлиуллов автономия әгъзаларының гомум җыелышын җыеп, хисап тота.  Читать полностью

Укытучы дигән бөек исемең бар

Нурзида ФайзуллинаСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда өлкәбезнең ана теле укытучыларын хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Чараны өлкә хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде. Читать полностью

“Туган тел” һәрвакыт берләштерүчебез булсын иде

getImage-8Киләсе елда Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең оештырылуына егерме биш ел тула. Ул Россия күләмендә иң өлкән милли-мәдәни бер­ләшмәләрнең берсе булып санала. Соңгы сайлауларда аның җитәкчелегенә яңа кешеләр килде һәм менә икенче ел инде оешма белән Самараның “Ипозембанк”ы директорлар советы рәисе, икътисади фәннәр докторы, профессор Ильяс Шәкүров җитәкчелек итә, башкарма директоры вазифаларын Данияр Сәйфиев башкара. Бу егетләр җитәкчелегендә иҗтимагый эшләрнең җан­лануы күзәтелә. Күптән түгел генә оешманың өлкә Халыклар дуслыгы йортында узган хисап җыелышында да бу аермачык күренде. Читать полностью