Укытучы дигән бөек исемең бар

Нурзида ФайзуллинаСамараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда өлкәбезнең ана теле укытучыларын хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Чараны өлкә хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде.

“Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы” шигаре астында узган кичәне ”Дуслык” оешмасы пре­зиденты, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы Фәх­ретдин Канюкаев ачып җи­бәрде.

Канюкаев- Туган телебезне саклап, аны киләчәк буыннарга тапшыру безнең оешманың иң мөһим эшләренең берсе булып тора. Һәр милләт кешесе беренче чиратта үзенең туган телен белергә тиеш. Ә бу ана телендә уку һәм укыту аша бирелә.

“Дуслык” оешмасы ана телендә уку-укыту проблемаларын 2011 елда уздырылган Регионара туган тел укытучылары конференциясендә дә күтәреп чыккан иде. Ә бүген без сезне өлкәнең иң лаеклы ана теле укытучыларын зурлау өчен чакырдык.

Инициативабызны өлкә гу­бернаторы Николай Меркушкин да хуплады. Бүген бездә кунакта татар теле укытучылары гына түгел, ә регионыбызда яшәүче башкорт, чуваш, мордва, рус халыкларының ана теле укытучылары да, — дип белдерде Фәхретдин Канюкаев һәм сүзне өлкә администрациясендә җә­мәгать фикерен өйрәнү депар­таментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осиповага бирде. Ә ул, үз чиратында, залны тутырып утырган укытучыларны һәм татар җәмәгатьчелеген яңа туып килүче шушы бәйрәм белән губернатор Николай Меркушкин исеменнән котлады. “Кызганычка, аның зур бүләкләре әлегә әзер түгел, әмма карар инде чыгарылган һәм лаеклы укытучыларны бүген үк тәбрикли алабыз”, — дип, Надежда Пет­ровна сәхнәгә өлкәбезнең төрле районнарында эшләүче ана теле укытучыларын — Валентина Емельянова, Вера Байзарова, Наталья Шелкаева, Зөбәйдә Хәмидуллинна һәм Бибинур Газизованы чакырды. Аларга, зурлап, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

учителяСамара өлкәсенең Мәгариф министрлыгы, губерна һәм шәһәр Думалары тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында да татар теле укытучылары бар иде. Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән Фәния Гыйләҗева,  Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан Әлфия Баһаутдинова, Фәния Гатина һәм Венера Әхмәдуллина, Яңа Ярмәктән Сания Нуретдинова,  Иске Усманнан Гөлия Нуретдинова, Камышлыдан Тамара Хисмәтова, Балыклыдан Әлфия Усманова һәм башкалар — балаларга татар һәм рус телләре­нең байлыгын, матурлыгын, чисталыгын ачып күрсәтүгә зур өлеш керткән укытучылар.

Чарага, ерак юлны якын итеп, Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та килгән иде. Ул да ана теле укытучыларына изге теләкләрен җиткереп, туган телебезне саклаган, балаларга аның нечкәлекләрен өйрәткән укытучыларга рәхмәтләрен белдерде һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе ачылганнан бирле анда ана телен укыткан, балаларны Казанда уздырылучы төрле олимпиадаларга әзерләп алып барган һәм җиңүләр белән кайткан Нурзидә Әхмәт кызы Фәйзуллинага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелүе турында хәбәр итте. Бу көнне Литвинов исемендәге Мәдәният сараена җыелган халык, Нурзидә ханымның  40 еллык хезмәтен зурлап, дәррәү һәм озак итеп кул чапты.

“Яктылык” мәктәбе укытучысы Рәсимә Алюшевага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми­нистр­лыгының Мактау гра­мотасы, Румия Ис­мә­гыйлева һәм Гөлҗиһан Мәх­мүто­вага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шушындый милли рухта үткәрелгән бу матур кичә бер үк вакытта бик моңсу уйлар да тудырды. Аны уздыру өчен Татарстаннан “Казан” бию ансамблен һәм бер төркем танылган артисларны чакырып зур концерт оештыру, һәр укытучыны зурлап, һәрберсенең исемен атап, аның мәгариф өлкәсендә башкарган эшләрен билгеләп үтү, әлбәттә, бик хуп эш. Моның өчен “Дуслык” җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка һәм аның хезмәттәшләренә мең рәхмәт. Бәлки, бу чара, ниһаять, туган телләрне укытуга өлкә Мәгариф министрлыгының, мәк­­тәп директорларының, ата-аналарның  игътибарын җәлеп итәр, дигән өмет юк түгел. Әнә, өлкә губернаторы Николай Мер­кушкин аны “ту­ып килүче яңа бәйрәм” дип атаган бит. Димәк ул да өлкәбездә яшәүче төрле милләт ха­лыкларының үз тел­­ләрендә сөй­лә­шергә, укырга һәм язарга хокуклары булуын яхшы аңлый.

Ә проблема бар һәм ул һаман да тирәнәя бара. Ни­чәмә дистә еллар Рос­сиядә туган телләрне кысрыклау сәясәте алып барылды! Үт­кән гасырның 60 — 70нче елларында, татар авыллары мәктәпләрендә бөтен предметлар да татар телендә укытылганда, шул буын кешеләре арасыннан милләтебезнең та­нылган язучылары һәм ша­гыйрьләре, драматурглары һәм журналистлары  үсеп чыкты. Тик алар инде хәзер картаеп баралар һәм безгә тиздән тел­сез калу куркынычы яный. Чөнки милләт зыялылары әлегә Татарстанда гына үсеп җитешә ала. Ә Самара өлкәсенең татар мәктәпләрендә атнасына ике сәгать кенә укытылучы ана теле дәресләре, әлбәттә, милләтебезгә татар теле белгечләрен бирә алмый.

Бу җәһәттән Ульян өлкәсен үрнәк итеп китерергә була. Tatarlar.info сайты хәбәренә караганда,  андагы 160 мәктәптә 5000 бала татар телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә икән. Ә икесендә музыка,  рәсем ясау һәм технология дәресләре дә татар телендә алып барыла, 12 мәктәптә татар һәм чуваш телләре аерым предмет буларак укытыла. Ульянның 12 санлы мәктәбендә 1 – 11 сыйныфларда ана теле һәм әдәбияты керә, мәктәптән тыш түгәрәкләрдә татар теленә, мәдәниятенә һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.

Бездән ерак та булмаган Чувашия дә татар телен өйрәнү буенча алдынгылар санында.

Ә менә Самара укы­ту­чы­ларының квали­фика­ция­ләрен үстерү институты (СИПКРО) хәбәренә караганда, 2010 — 2011 уку елларында Самара өлкәсендәге 17 мәк­тәптә 2040 бала татар телен өйрәнгән булса, бүген өлкәнең 12 мәктәбендә генә 1917 бала үз телен өйрәнә. Өч ел дигәндә меңгә якын бала туган телне өйрәнүдән мәхрүм калган. Моның сәбәбен мәктәпләрне оптимальләштерүдән дә, го­му­мән, туучы балалар саны аз булудан да күрәләр. Ә Надежда Осипова фикеренчә, бу татар халкының шәһәрләргә күчеп яшәвеннән килә. Димәк, татар оешмаларының Самарада икенче татар мәктәбен булдыру идеясе буш урында тумаган. Тик бу эшне киңрәк җәелдереп, Тольятти, Отрадный, Кинель кебек кечерәк шәһәрләрдә дә татар телен укытуны булдырырга кирәк. Һәм бу эшне кузгатып җибәрүне тик татар оешмалары гына булдыра ала.

Шуңа күрә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы үткәргән бу зур бәйрәм зур өметләр тудырды да инде. Ул ана теле укытучыларын зурлап лаек­лы ялга озату булып түгел, ә бәлки, милли мәгарифнең озак йокыдан уянып, язның беренче чәчәге — умырзая кебек калкып чыгуы, сабагын суза башлавы буларак кабул ителсен иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2589

3 комментариев

  1. Нурзида апа это действительно заслужила

  2. Барлык укытучыларны да бүләкләре белән тәбриклим. Алар, чыннан да, моңа лаеклылар.
    Авыл мәктәбендәге татар балаларына рус телен укытучы әниемне һәм сыйныф җитәкчемне — Сания Нуретдинованы бүләкләүләре өчен дә оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм.

  3. Нурзидә Әхмәт кызы Фәйзуллина этого заслужила! Молодец!