Автономиядә — яңа рәис

Халиуллов-ГорлановСамара өлкә Халыклар дуслыгы йортында өлкә татар автономиясенең исәп-хисап җыелышы уздырылды

29 октябрьдә Самара өл­кәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оештырылып эшли башлавына дүрт ел тулган икән инде. Һәр ел ахырында аның рәисе Минәхмәт Хәлиуллов автономия әгъзаларының гомум җыелышын җыеп, хисап тота. 

Президиумга “Ялкынлы яшь­лек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевны, Похвистнево районының “Туган тел” оеш­масы рәисе Расих Латыйповны, өлкә автономиясенең башкарма комитеты рәисе Мин­әхмәт Хәлиулловны, оеш­маның директоры Равил Галимовны һәм “Сәлам” газетасында җаваплы сәркатип вазифаларын башкаручы Шамил Баһаутдиновны сайлаганнан соң, сүз Минәхмәт Хәлиулловка бирелде. Ул шушы дүрт елда оешманың Бөтендөнья татар конгрессы һәм Федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты белән даими хезмәттәшлек булдыруы турында сөйләде, быелгы күләмле чараларга — 25нче өлкә һәм Камышлыда узган I өлкә авыллары Сабан туе бәйрәмнәренә тукталып үтте, шулай ук Самараның  “Яктылык” татар мәктәбендә эшләп килүче татар көрәше секциясе эшенә һәм өлкә автономиясе командасының “Дуслык” кубогына уздырылган мини-футбол ярышларында ике ел рәттән беренчелекне бирмәүләренә игъ­тибарыбызны җәлеп итте.  Чыгышында башкарма комитет рәисе Хәлиуллов өлкә татар матбугаты проблемаларына да тукталып, “Азан” газетасының ябылуы уңаеннан көр­сенде, ә “Бер­дәм­лек”кә өлкә хө­күмәтеннән киләсе елга күбрәк акча алырга булышырга вәгъдә итте. Шулай ук ул, региональ Диния нәзарәтенең “Сәлам” га­зе­та­сына өлкә ав­то­номиясе дә оеш­тыручы булып тер­кәлгәч, аңа яңа сулыш керүе, бу газетаның килә­чәккә перспективалары зур булуы турында сөйләде.

Минәхмәт Ми­д­хәт улы чы­гышының ахырында үзен башкарма комитет рәисе вазифаларыннан азат итүне соралды һәм бу адымын шәһәр Думасында депутат вазифаларын башкару күп вакытын алу белән аңлатты.

Залдагы халык аның хисап докладын кабул итеп, өлкә автономия рәисе вазифасына тәкъдим ителгән Әнвәр Гыймран улы Горлановның кандидатурасын раслады.  Әнвәр Гыймран улы әлегә кадәр иҗтимагый татар оешмаларында эшләмәсә дә, мәчет эшләрендә бик актив катнаша һәм иҗтимагый оешмада эшләргә дә теләге зур, диделәр аны тәкъдим итүчеләр. Яңа җитәкчегә бу вәзгыятькә ияләшү җиңелрәк булсын өчен, аңа ярдәмгә оешманың башкарма директоры итеп  25 ел буе татар мохитында эшләгән Шамил Галимовны билгеләделәр.

Төп доклад буенча чыгыш ясаучылар өлкә милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты эшчәнлеге буенча төрле фикерләр әйттеләр. Мәсәлән, Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов киләчәк тормышыбызны күзаллап, өлкә автономиясенә үз исемен ак­лар өчен, өлкәбездәге 28 татар авылын берләштерүче, аларның милли, мәдәни һәм мә­гариф системаларындагы мән­фәгатьләрен кайгыртучы бу­ла башларга киңәш итте.

Гомумән, берләшү, бердәм булу кирәклеге идеясе күптән инде һавада очып йөрсә дә, әлегә Самара татарларының берләшүе күренми. Бәлки бу мәсьәләне автономиянең яңа рәисе хәл итә алыр?!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1640

Комментирование запрещено