Сәхнә — сихерле, тылсымлы дөнья ул

Алия КаримоваЭлек-электән татар халкы театр яраткан, спектакльләргә йөргән, тамаша караган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да «Театр яктылыкка, нурга илтә», дип юкка гына әйтмәгәндер.

Камышлының үз театры бар — үзешчән халык театры. Бу исем аңа күптән бирелсә дә, бүгенге көнгә кадәр ул шушы статусын югалтмый, ел саен аны яклап килә. Менә 15 ел инде театрның режиссеры булып Гүзәлия Шакирова эшли. Ул гел эзләнә, яшь артистлар таба, шул ук вакытта ветераннар белән дә араны өзми.

Соңгы елларда театрга килгән бик күп яшьләр тамашачы күңелендә урын алып өлгерделәр инде. Шундыйларның берсе – сөйкемле һәм чибәр кызыбыз Алия КӘРИМОВА.

Алия 1973 елда Рәмзия һәм Фәрит Сафиуллиннарның иң татлы мәхәббәт җимеше — беренче балалары булып дөньяга килә. Моңа кадәр Похвистневода яшәгән Сафиуллиннар кызлары беренче сыйныфка укырга барган елда Камышлыга, гаилә башлыгының туган авылына кайталар. Алия мәктәптә бик тәртипле, алдынгы укучылардан була, спортны да, сәнгатьне дә үз итә. Өйдә берүзе генә калганда, матур киемнәрен киеп, көзге каршында җырларга, биергә, “артистка” булып уйнарга ярата. “Мин артист була алыр идем”, - дип хыялланган кыз педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Менә, ниһаять, аның кулында диплом. Ул укытучы.

Сөйкемле, чибәр, акыллы һәм белемле Алиягә күз атучылар күп булса да, аның йөрәге үзенә тиң итеп Чулпан авылы егете Илдарны сайлый.

Бу матур пар 1993 елның ямьле язында кушыла. Кәри­мовлар гаиләсендә бер-бер артлы малайлары — Илназ белән Альмир, бераз көттеребрәк кызлары Диана туа. Илдар ул чакта — колхоз рәисе, Алия Чулпан мәктәбендә укытучы булып эшли. Дөньялары түгәрәк, тормышлары мул, акыллы, матур балалары үсеп килә. Аларга карап сокланучылар да күп булгандыр.  Әти-әниләре: ”Күз генә тидерә күрмәсеннәр инде”, - дип теләп торсалар да, начар күзле берәү табылган, күрәсең.

Җиде ел элек Алия белән Илдар аерылалар. Әйе, язмышлар тудырмый ялгышны, ялгышлар ясыйлар язмышны, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Өч бала белән ялгыз ка­луның ни икәнен үз башын­нан кичергәннәр генә аң­лыйдыр. Дөрес, Алиянең әти-әнисе аның һәм онык­ларының зур терәге була бел­деләр. Чулпанда яшәүче әби-бабайлар да киленнәрен дә, оныкларын да үз итеп, якын итеп йөрешәләр, балаларны бик яраталар, бик теләп аралашалар.

Илназ инде армиядән хез­мәт итеп, сержант дәрәҗәсендә кайтты. Хәзер укуын дәвам итә. Дөрес тәрбия алган, спорт белән мавыгып үскән Илназга армия хезмәте кыен булып тоелмагандыр. Альмир — унберенче, ә кечкенә Диана икенче сыйныфта белем алалар.

Ә Алия Фәрит кызы Кә­ри­мова бүген Камышлы рай­онының социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Бу үзәк аның икенче өенә әверелде инде, дисәк тә, ялгышмабыз. Ул үз эшен һәм хезмәттәшләрен бик ярата.

Ә кичләрен Алия тылсымлы театр дөньясына чума. Уйнап карыйм әле, дип беренче репетициягә килгән Алия быел инде өченче спектакльдә төп рольләрне башкара. “Сәхнә — сихерле, тылсымлы дөнья икән ул, сәхнәгә бер менсәң, төшүе кыен”, - дип сөйли ул үзенең яраткан мавыгуы турында.

Күңелеңә хуш килгән икән, төшмә син аннан,  Алия! “Әни буласым килә” драмасында ана ролен уйнап, камышлыларның күңелен тәмам яуладың бит инде. Артист тамашачыны елата яки көлдерә белә икән, димәк, бу — зур уңыш.

Авылдашыбызның тор­мыш­ның ачы җилләренә бирешмичә эштә, гаиләдә, иҗади тормышта да үз юлыннан атлавына сок­ланырлык. Яңа рольләреңне, яңа образларыңны көтеп калабыз, Алия!

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1738

Комментирование запрещено