Милли кием тегү – күңелем ихтыяҗы / С душой и сердцем

x_c5e9d8731-246x300

Милли кием һәр халыкның аермасы булып тора. Татар халкы да, башка милләтләр кебек үк, элек-электән үзенең киемнәре белән аерыла. Аларда халыкның рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре чагыла.  

Билгеле, гасырлар үтү белән, татар халкының киенү рәвеше зур үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көн модасы күбесенчә Көнбатыштан килә. Әмма кайберәүләр үзләренең тамырларын истә тотып, дини таләпләргә туры китереп, милли мәдәниятебезнең үсүен дәвам итәләр һәм, традицион костюм элементларын кулланып, киемнәр дә тегәләр икән. “Туган тел»  оешмасы активисты Алсу БАЯҖИТОВА нәкъ шундый осталардан санала. Аның үз һөнәрханәсе бар, биредә ул кием ремонтлау белән шөгыльләнә. Төп эше бик күп булуга карамастан, оста кыз үзенең яраткан мавыгуына да вакыт таба – татар милли һәм дини киемнәр тегә. 

- Алсу, ничек тегүче булып киттең? Бәлки, бу балачак хыялың булгандыр? Яисә әлеге һөнәрне сайлауга әти-әниең йогынты ясадымы?

- Мин үземне тегүчеләр династиясеннән, дисәм дә була. Әбием, әнием, апаларым әлеге шөгыль белән мавыкканнар. Кечкенәдән үк курчакларыма күлмәкләр тегә идем. Буйга җиткәч, үзем өчен киемнәр тегә башладым, хәтта махсус гардеробым барлыкка килде. Тора-бара минем бу эшемне иптәш кызларым да күреп алдылар һәм заказлар бирә башладылар. Мин шунда ук үзенчәлекле, матур модельләр уйлап чыгара идем.

Ата-анам йогынты ясады, димәс идем. Әлеге шөгыль – күңелем ихтыяҗы. Гомумән, алар миңа һәрьяклап үсәргә мөмкинлек бирделәр. Мин гыйлем алырга яратам, шуңа күрә берничә белгечлегем бар: югары икътисади, тегү-технологик көллияте. Үз һөнәрханәмне ачкач, икесе дә кирәгеп куйды.

Ислам динен дә үзләштердем, аның барлык таләпләрен дә үтәп яшәргә тырышам.

- Киемнәргә килгәндә, сиңа аеруча «этника» юнәлеше якын, ахрысы?

- Әйе, мин балачактан милли татар киемнәренә, аларның бизәлешенә соклана идем. Халкыбызның осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл киемнәр иҗат итеп калдырганнар. Алар чын мәгънәсендә халыкыбызның күңел көзгесе булып торалар.

Шуңа да үзем теккән киемнәрдә нинди дә булса милли элементлар кулланырга яратам. Әйтик, әбиемнең тунын яңартып, аңа милли бизәлешләр керттем дә яратып киеп йөрим. Аңа барысының да исе китә.

Киемнәрне дини таләпләргә туры китереп тегәргә тырышам, чөнки чын татар кызы дини, тыйнак булырга тиеш, дип уйлыйм.

Дөньякүләм модасының үсешенә дә күз салам, бу төскә дә, бизәлешкә дә кагыла, болар-ның барысын да кулланырга була, ләкин шул ук вакытта киемнәрдә үз “фикеремне” калдырырга тырышам.

- Нинди эшләрең белән аеруча горурланасың?

- Самара татар милли хәрәкәтенең яшьләр оешмасы активистларына берничә татар костюмы тегеп бирдем. Алар миңа бик рәхмәтле. Ә, гомумән, үзем өчен иҗат итәм.

Алсу теккән киемнәр.

Алсу теккән киемнәр.

Тегүдән тыш, шәл дә бәйлим, татар милли бизәкле тартмачыклар да ясыйм. Әлеге эшләремнән ләззәт алып яшим.

- Афәрин, Алсу! Безне үзеңнең иҗади уңышларың белән куандырып торырга язсын.

 Әңгәмәдәш – Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

 

* * *

 

АлсуМногообразен мир традиционной культуры. Каждый ее элемент может многое рассказать о прошлом и настоящем этноса. Яркими компонентами традиционной татарской культуры являются одежда и украшения. Национальные татарские костюмы пользуются большим успехом во время проведения праздников и фестивалей.

Сегодня в Самаре есть мастерицы, создающие одежду в национальном стиле. Их творения можно увидеть на праздничных мероприятиях, которые часто проводятся в городе и области. Необходимо отметить, что среди мастериц есть и молодые умелицы. Одна из таких умелиц – Алсу Гайсаевна Бабаджанова (девичья фамилия — Баязитова). Она родилась в 1982 году в областном центре, с детства живет в селе Алексеевка Кинельского района, но работает в Самаре – занимается ремонтом одежды.

Алсу4

Алсу – потомственная мастерица: шили ее мама, тетя, бабушка. Сама она с детства восхищается национальной одеждой татарского народа, представительницей которого является. Необходимо, как отмечает Алсу, сохранять элементы национальной одежды, несмотря на то, что в повседневном быту приходится пользоваться современными нарядами. Так, например, она сделала нашивки к шубе, доставшейся мастерице от бабушки, благодаря чему эта шуба
приобрела национальный колорит. Яркие платья, нарядные фартуки,  расшитые жилеты – все эти элементы костюма делаются в традициях татарского народа.

алсу2

В своей работе Алсу часто пользуется швейной машиной, но некоторые вещи она изготавливает вручную: вяжет узоры, вышивает платки, полотенца, создает шкатулки. Ее произведения пользуются большим успехом. Костюмы, созданные мастерицей, используют во время своих выступлений активисты татарского национально-культурного движения, в том числе, Альбина и Фархад Махмутовы – постоянные участники и ведущие различных молодежных мероприятий.

Кроме того, Алсу шьет и религиозную мусульманскую одежду, которая демонстрировалась во время проведения тематических мероприятий, посвященных исламу.
Хочется пожелать успехов и Алсу, и другим мастерицам, создающим национальную одежду –
ведь они подходят к своей работе с душой и сердцем.

 

алсу3Кржижевский Михаил Владиславович,  кандидат исторических наук, доцент кафедры туризма и гостеприимства и кафедры «Гуманитарные дисциплины» филиала ФГБОУ ВПО «Российский государственный университет туризма и сервиса» в г. Самаре.

«Самар татарлары».

Просмотров: 2704

Комментирование запрещено