Алсу хәйрия эшләре белән шөгыльләнә

Җырчы үзенең концерт һәм кичке күлмәкләрен аукцион аша сата башлаган. Моның турында ул Интернет блогында хәбәр иткән.

“Дуслар, бүгенге көннән башлап хәйрия акциясе старт ала! Бер атна эчендә минем өчен Юлия Сафина һәм “Icon” исемле модалар йорты тарафыннан ясалган күлмәкләр сатуда булачаклар. Бөтен җыелган акча балаларга китәчәк”, — дип язган Алсу үзенең шәхси битендә.

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено