Татар яшьләрен инновацияләрдән файдаланырга өйрәтәчәкләр

4a602267f24077c39b99597c4debcd82_MЧит төбәкләрдә гомер итүче татар яшьләрне тагын да активлаштыру, аларга ачылган мөмкинлекләрнең барысыннан да дөрес итеп файдаланырга өйрәтү мөһим. Шулай иткәндә, Россия төбәкләрендәге татар милли оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге тагын да артачак.

Шушы максатны күздә тотып, 4 декабрь көнне башкалабыз Казанда Яшь татар лидеры мәктәбе үз эшен башлап җибәрәчәк. Анда Россиянең 15 төбәгеннән килгән 40ка якын кеше катнашыр, дип уйланыла.

Әйтергә кирәк, бу чараны уздыру республикада күптән инде матур гадәткә әверелде. Быел Яшь татар лидеры мәктәбе бишенче ел рәттән үткәреләчәк. Төп тема исә — яшьләрне инновацион технологияләрдән файдаланып эшләргә өйрәтү.

- Бу чараны без инде берничә ел дәвамында уздырып киләбез. Шулай булуга да карамастан, әлеге җыеннар беркайчан да берсен-берсе кабатламый. Аларның барысы да төрле темаларга багышланган, катнашучылар арасында да ел саен төрле кешеләр, — дип сөйләде «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Аның сүзләренә караганда, бу чарада һәр елны төрле яшьләрнең катнашуы юкка түгел. Гадәттә, төрле төбәкләрдәге татар милли үзәкләрендә төп эш бары тик бер генә кешегә йөкләнгән була. Ә башкалар ул кушканны үти. Әгәр дә бу лидер-шәхескә үз эшен калдырырга туры килсә, оешманың эшчәнлеге акрынаеп, пассивланып ала. Шуңа күрә, проблеманы хәл итү мөһим. Әлеге максатка исә яшь буын вәкилләреннән чын мәгънәсендә лидерлар тәрбияләү юлы белән генә ирешеп булачак.

Бу фикер белән Татар федераль милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та килешә. Аның сүзләренә караганда, татар яшьләрендә лидерлык сыйфатларын кече яшьтән үк тәрбияли башлау бик зур уңышларга китерәчәк. Тик аларны ниндидер күнекмәләргә өйрәтү генә җитми, алар җыйган белемнәрен гамәли яктан да куллана белергә тиешләр. «Үссеннәр, камилләшсеннәр, төрле грантлар отсыннар, үз төбәкләрендәге хакимият вәкилләре, башка милли оешмалар белән элемтәдә торсыннар — моның өчен аларга барлык шартлар да тудырылган», — дип саный җитәкче.

Чараның программасына килгәндә, ул төрле лекция, семинарлар, түгәрәк өстәл, диспутлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар рәвешендә уздырылачак. Җыен 9 декабрьгә кадәр дәвам итәр, дип уйланыла.

intertat.ru

Просмотров: 776

Комментирование запрещено