Самара яшьләре Казанның татар лидерлары мәктәбенә укырга киттеләр

Бүген Казанда яшь татар лидерлары мәктәбе ачылды.  Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 50 активистлар җыелды. Самарадан мәктәптә укырга дүрт кыз китте: өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзалары Лилия Мөхәммәтҗанова һәм Разилә Юнусова, “Duslar club” яшьләр иҗади оешмасы вәкилләре Эльвира Насыйрова һәм Лилия Хәкимова.

Алар дүрт көн дәвамында лекцияләрдә, гамәли дәресләрдә, фикер алышу, бәхәсләрдә катнашачак, татар интеллегенциясе вәкилләре белән очрашачак. Моннан тыш, яшь лидерлар өчен мәдәни программа да әзерләнгән.

Чараны Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Республиканың яшьләр, инновацияләр һәм профилактика программалары үзәге, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

samtatnews.ru

Просмотров: 1264

Комментирование запрещено