“Татмедиа” ААҖ Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә уздырачак

OLYMPUS DIGITAL CAMERAБүген, 5 декабрь көнне, Казанда “Татмедиа” ААҖ РФ төбәкләрендәге татар басма массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә уздырылачак. Чарада Самара өлкә «Бердәмлек» татар газетасы мөхәррире Рәфкать әфәнде Әһлиуллин да катнашачак.

“Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовның “Татар-информ” МАна җибәргән рәсми хатында әйтелгәнчә, әлеге чара “Атна вакыйгалары” газетасының 2013 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга һәм 2014 елга аны бастыру буенча килешүләр төзүгә багышлана.

“Татмедиа” канаты астындагы Татарстан матбугатының төп бинасында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов семинар-киңәшмәне рәсми ачкач, башта ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов һәм аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мөнбәр тотачак. Аннары газетачыларга сүз биреләчәк.

Юбилейлары билгеләп үтелгән газеталарның редакцияләрен тәрбикләп, “Татмедиа” җәмгыяте һәм агентлыгы җитәкчеләре бүләкләр тапшыргач, 2014 елга “Атна вакыйгалары” газетасын РФ субъектларының татар басмаларында чыгару буенча килешүләр имзаланачак.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 959

Комментирование запрещено