Алинә Шәрипҗанова «TürkVizyon»да катнашачак (ВИДЕО)

news_170121-23 декабрьдә Төркиянең Искешәһәр каласында төрки дөньяның TürkVızyon җыр бәйгесе оештырылачак. 20 ил катнашында узачак бәйгедә Татарстанны Алинә Шәрипҗанова вәкиллек итәчәк.
Шушы көннәрдә «Мәйдан» телеканалы оештырган бәйгенең Татарстандагы сайлап алу өлеше узды, анда 19 җырчы катнашты. Чара Казанның филармония концертлар залында үтте. Казанда булган очкыч һәлакәте сәбәпле сайлап алу бәйгесе тамашачылар өчен ябык рәвештә узды. Бары катнашучыларның туганнары гына чыгыш ясаучыларны карый алды.
Бер сәгатьтән артык барган ярыштан соң, Азәрбайҗан, Казакъстан, Татарстан сәнгать белгечләреннән торган биш кешелек жюри әгъзалары Алинә Шәрипҗанованы TürkVizyon бәйгесендә Татарстанны вәкиллек итәчәк җырчы дип игълан итте.

Просмотров: 1276

Комментирование запрещено