Үзебез эшләмәсәк, безнең өчен кем эшләр?

Корбан ае инде узып китсә дә, әле күпләребез һаман чалган корбаннарыбыз, үткәргән мәҗлесләребез тәэсирендә яши. Миңа да шундый байтак мәҗлесләрдә катнашырга насыйп булды. Шәһәребездә һәм төбәгебездә корбан чалучыларның саны башка еллар белән чагыштырганда күпкә артуы — шатлыклы күренеш, әлбәттә. Бу халкыбызның дингә тартылуын дәлилли.

Самараның Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән зур Корбан мәҗлесе турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Аны танылган эшкуар Хәмит Әюпов, аның апасы Разия Гыйззәтуллина, уллары Дамир, Ринат һәм башка туганнары уздырдылар. Бик тә матур, күркәм мәҗлес булды бу.

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин күп догалар, Коръән сүрәләре уку белән беррәттән бик тә гыйбрәтле вәгазьләр сөйләде, өлкә Диния нәзарәтенең милли-мәдәни берләшмәләр белән бергәләшеп уздырылган чараларында активрак катнашырга чакырды.

- Әнә күптән түгел генә Самараның бүгенге Боз Сарае урынында үткән гасырның утызынчы елларына кадәр эшләп килгән һәм аннан соң ябылган өченче мәхәллә Җәмигъ мәчетебезнең 100 еллыгын билгеләп үттек, элеккеге мәчет булган урынга истәлек тактасы да элдек, Казан, Уфа, Самара галимнәре катнашында фәнни-гамәли конференция дә үткәрдек. Тик бу чарага милләттәшләребез күпләп килмәгәннәр иде. Без моның белән үзебезнең таркаулыгыбызны күрсәтмибезме икән? — дип үзенең борчылуын да белдерде.

Ә мөфтиебез Талип хәзрәтнең сүзләре — хак сүзләр бит. Әгәр без үзебез активлык күрсәтеп, үзебезгә ярдәм итмәсәк, безгә кем булышыр икән? Бу турыда уйлансак иде, туганнар!

Разия ӘЮПОВА,

Самараның “Розалина” татар ашлары кафесы хуҗабикәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1333

Комментирование запрещено