Гөлдания Хәйруллина эквилибристик тамаша күрсәтте (ФОТО)

4(77)Гөлдания Хайруллина Чаллыда узган концертында үзенчәлекле номер белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итә tuylar.ru. Ул тере тавышка җырлап, боҗра белән һавада төрле хәрәкәтләр ясап әйләнгән. Әлегә татар эстрадасында берәүнең дә мондый трюк күрсәткәне булмаган.

«Башта куркыныч кебек иде, аннан ияләштем. Үземнән бигрәк, кызым Лилия курыкты. Әлеге номерны беркемгә дә әйтмичә әзерләдем. Шул рәвешле барысына да сюрприз ясыйсым килде», — дигән Гөлдания ханым «Туйлар.ру» хәбәрчесенә.

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено