Елдан-ел ныграк ияләшәбез

e125d08066eb0e39eac2eb3c2bd50fba_500_0_0Быел Яңа ел яллары сигез көнгә сузылачак. 1-8 гыйнвар – ял көннәре. Социо­лог­лар Россия халкының тоташ ялга мөнәсәбәтен тикшергән. Күпчелек, әл­бәттә, бу күренешне хуп­лый. Әмма илдә “мондый тәртипсезлеккә чик куярга кирәк”, дип санаучылар да юк түгел. 1-2 Бу хактагы тикшерүне “Su­perjob” порталы уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, ил халкының 70 проценты озак ялларны хуплый. 14 проценты моңа күптән чик куярга һәм гыйнварның беренче атнасында ук эшкә чыгарга кирәк дип саный. Хуплаучылар фикеренчә, ”Мондый каникул бик кирәк нәрсә, ел тәмамланганда оешмаларда эш аеруча күп була. Бу психологик яктан да авыр. Шуңа күрә ялсыз булмый”. Ә каршы булучылар үз фикерләрен, тоташ ялларда халыкның эчү­гә сабышуы гайрәтне чигерә, дип аңлаткан. “Әгәр мондый хәл күзәтелмәсә, халык әдәп­ле ял итсә, 8 көн менә дигән итеп узар иде”, – дигән алар. Шулай ук каршылар арасында: “8 көн ялны һәр өлкәдә дә эше уңышлы барган ил генә рөхсәт итә ала”, – дип әйтүче дә булган. Россиялеләрнең 12 процентына ничек булса да барыбер икән. Андыйларның күпчелеген ялларда да эшкә чыгучылар тәшкил итә. Ә халыкның 4 проценты бу сорауга җавап бирергә авырсынган. Озак ялларның бигрәк тә хатын-кызлар күңеленә хуш килүе ачыкланган. Ир-атлар­ның 63 проценты бәйрәм ялларына шатлану белдерсә, хатын-кызлар арасында мондыйлар – 77 процент. Ялларны шатланып каршылаучылар арасында бигрәк тә яшь­ләр күп. 24 яше тулмаганнар­ның 81 проценты бәйрәм ялларын күтәренке кәеф белән көтә. Ә менә олы яшьтәгеләр арасында тоташ ялларны хуп­лаучылар 58 процент кына. 45 яшьтән өлкәнрәк россия­леләрнең һәр бишенчесе исә бу хәлне тәртипсезлек дип саный һәм моны туктатырга чакыра. Шулай да, башка еллардагы тикшерүләр белән чагыштырып караганнан соң, россиялеләрнең Яңа ел ялларына елдан-ел ныграк иялә­шә баруы расланган. Мәсәлән, 2008 елда ялларга каршылар быелгыдан ике тапкыр күб­рәк, ә хуплаучылар исә 20 процентка кимрәк булган.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 212, 11.12.2013/)

Просмотров: 602

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>