Дәва да, җан азыгы да бирәләр

Общество инвалидовБезнең Подбельск авылында олы яшьтәге һәм инвалидлар өчен көндезге стационар бар.  Биредә эшләүчеләр ял итүчеләргә тән сихәте генә түгел, җан азыгы да бирергә тырышалар. Менә ноябрьдә Мәчәләй, Большая Ега, Нижнеягодное, Иске Похвистнево, Сукай, Подбельскида яшәүче төрле милләт кешеләре биредә дәва алдылар. Шуңа күрә дә ял вакытында уздырылган бәйрәмебез милләтара бәйрәмгә әверелде.

Концерт башында хәзерге заман технологияләре белән мавыгып китеп, районыбызда борынгы мәдәниятләребезне, милләтләр үзенчәлеген югалтмау турында Похвистнево районының “Масторава” оешмасы рәисе Мария Богачева сөйләде. Ә Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Похвистнево районы бүлеге рәисе Фәридә Ваһаҗева инвалидларның спорт ярышларында да, мәдәни чараларда да бик теләп катнашулары турында әйтеп үтте, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Фәридә ханымның чыгышы бик тә эчтәлекле булып, ул күңелләребезне күтәреп җибәрде, авыруларыбыз турында онытып, иҗат белән шөгыльләнә башлыйсы килеп китте.

“Ялгат” эрзя фольклор ансамбленең чыгышы да, һәрвакыттагыча, тел-теш тидерерлек түгел иде. Дәррәү кул чабулар, күтәренке күңел белән киң елмаюлар моның дәлиле түгелмени? Ә үзешчәннәрнең күз явын алырлык костюмнары ни тора?

Пример бистәсендә яшәүче якташыбыз Ильяс ага Курмаев та, үзе баянда уйнап, үзе җырлап, күңелләребезне бөтенләй йомшартып җибәрде. Ә инде татар бию көйләренә күчкәч, олы яшьтәгеләр дә, инвалидлар да түзмәделәр, уртага чыгып бии башладылар. Хәтта Мәчәләйдә яшәүче сиксән бер яшьлек әби да түгәрәккә чыкты.

Кунаклар туган ягыбыз Пох-вистнево турында яңгыраган шигырьләрне һәм җырларны да бик җылы каршы алдылар. Туган як бит ул, кая гына барсаң да, гел күңелдә яши.

Мондый матур кичәләр реабилитация үтүчеләрнең сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.

 

Фәһимә Гыйльмиева.

Похвистнево шәһәре.

«Бердэмлек».

Просмотров: 1388

Комментирование запрещено