Камышлының урамнары

Мин үзем Самарада туып-үсеп, биредә рус мәктәбендә укыдым. Шулай да балачагымда әнием Гөлсинә туган Балыклы авылына, әтием Тәлгатьнең кече Ватаны Камышлыга әбиләрем-бабаларым янына кунакка еш кына кайта идем. Хәзер әбиләрем-бабаларым да, әтием дә мәрхүмнәр инде (урыннары оҗмахта булсын).

Руслар арасында яшәсәм дә, рус мәктәбендә укысам да, туган татар телемне онытмадым. Хәзер дә әнием, туганнарым, авылдашларым белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Соңгы вакытларда күңелем татарча шигырьләр язуга тартыла башлады.

Менә быел Камышлы Сабан туена кайткач, балачак дусларыма багышлап берникадәр юмор белән такмак сыман итеп “Балачагыма сәяхәт” дигән шигырь яздым. Шуны менә “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәм. Бәлки, бу шигъри юллар башкаларның да балачакларын исләренә төшерер.

Мин үзем бүгенге көндә Самараның “Прогресс” заводында газ белән эретеп-ябыштыручы булып эшлим.

Камышлыга барып керсәм,

Урамны баскан тузан,

Равил Шакиров узынып

Мотоциклында узган.

Һиндстанны яратучы

Усал Азат Нуриев

Йөгереп бара кинога,

Билет калмасын сизеп.

Сок буеның Зариплары

Бер-берсеннән биегрәк,

Елгага басма салганда

Шундый кешеләр кирәк.

Күрше Нуретдин Булаты

Изгелек өчен туган,

Камышлыда яшәмичә

Себер ягына шуган.

Җумади Җәүдәтне без

Бөтен җирдә танырбыз,

Аның бик мәзәк сүзләрен

һәрчак искә алырбыз.

Родничная урамындагы

“Чайка” исемле егет,

Төне буе гармун уйнап,

Җырлап йөри, тилмереп.

Сабан туе мәйданында

Егетләр көч сынаша,

Батыр булып калганына

Кызлар үзе елыша.

Эх, малай, кара әле син,

Көлеп кенә тыңла әле,

Камышлы егетләреннән

Шүрли хәтта Шүрәле.

Оста итеп Эдик Сафин

Гитара кылларын чиртә,

Клуб тәрәзәсе аша

Билетсыз кызлар кертә.

Әллә күкерт суы исе

Безнең урамга тулган,

Сок буе егетләребез

Иң уңган да, иң булган.

Камышлының урамнары

Хәзер инде үзгәргән,

Урамында тузан тузмый,

Асфальт юллар түшәлгән.

Балачакка кайтыр идем,

Андый мөмкинлек булса,

Теттереп бер биер идем,

Абый гармунын сузса.

Камышлымның урамнарын

Кабат-кабат урадым,

Утлар яна,кошлар сайрый,

Авылдашлар, туганнарым,

Сезгә бәхет юрадым.

 

Олег Шәкүров.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2055

Комментирование запрещено