Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядәге татарлар белән очрашып фикерләшкән

Төркиянең Искешәһәр каласы — төрки дөньяның 2013 елгы мәдәни башкаласы, 2014 елда төрки дөнья башкаласы Казан булыр дип көтелә

 Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә милләттәшләр белән очрашкан. Шушы нәзарәт сайты хәбәр иткәнчә, очрашу вакытында сүз Төркиядә яшәүче татарларның динебезне, мирасыбызны саклавы, шулай ук аларның Татарстан мөселманнары белән элемтәләре хакында барган.

Хәзерге вакытта Төркиядәге татарларның күп өлеше Искешәһәрдә яши. Искешәһәр провинциясендә XIX гасырда күбесенчә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе җирләреннән күчеп килгән татарлар нигез салган Османия исемле татар авылы бар. Бүгенге көндә авылдан күчеп китүчеләр Искешәһәр, Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә торалар.

Искешәһәр — төрки дөньяның 2013 елгы мәдәни башкаласы. Бу карар Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) тарафыннан кабул ителде. 2014 елда төрки дөнья башкаласы Казан булыр дип көтелә, диелә әлеге хәбәрдә.

“Татар-информ”

Просмотров: 1665

Комментирование запрещено