Сабан туе декабрьдә дә шәп уза

c53d3ba2366425cf9d6bbb18bcf43e53_M15 декабрь көнне Австралиянең Аделаида каласында яшәүче милләттәшләребез татарның горурлыгы булган, милләтне берләштерә торган бәйрәмгә җыелган. Нәкъ шушы вакытта җир шарының икенче ягында чәчәкле җәй патшалык итә, һава температурасы 40 градус җылыдан да артып киткән.

Әле шушы көннәрдә генә Австралиядәге татарлар Милләт йортын да булдырдылар. Барлыгы 350 кв.м мәйданны биләгән бинада даими эшләүче мәчет, эш, кабул итү бүлмәләре бар. Шулай ук, биредәге татарлар тарихына багышланган музей һәм читтән килгән кунакларга аерым бүлмә булыр дип көтелә. Киләчәктә Аделаида яшәүче татарлар биредә төрле милли кичәләр, очрашулар, Тукай укулары оештырыга җыена.

Австралиядә татар диаспорасы Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң оеша. Аның нигезен Кытай провинциясе Маньчжуриядән эмиграцияләнгән татарлар тәшкил иткән. Австралиянең Сидней, Мельбурн, Аделаида калаларында 500ләп татар яши.

«Интертат».

Просмотров: 1013

Комментирование запрещено