Гүзәл Уразова сәхнә киемнәре белән килеп чыккан форс-мажор хәлләр турында сөйләде

Җырчыларның матур, үзенчәлекле итеп күренүендә сәхнә киемнәренең өлеше аеруча зур. Аларның шушы кием белән бәйле кызык һәм кызганыч вакыйгалары да бик күп. Гүзәл Уразованың да сәхнә күлмәкләре белән килеп чыккан көтелмәгән хәлләре бихисап икән.

«Шулай бервакыт, Чаллыда, сәхнәгә чыгарга дип торганда гына, арттан күлмәкнең молниясе ватылып, арка ачылып китмәсенме?! Нишлисең бит, ике-өч минут эчендә, тиз генә, кемдә нәрсә бар -булавкалар, энәләр белән эләктереп куйдык. Халыкка артым белән борылмыйча гына җырлап кереп китәргә туры килде.

Җырлап торган вакытта итәгемнең төшеп киткәне дә бар әле. Ярый, аста чалбар да бар иде, итәкне җырлый-җырлый гына кабат эләктердем дә куйдым.

«Татарча солянка» концертында, ике кат итәкле, чигүле, кашлар белән эшләнгән озын күлмәктән чыгыш ясыйм… Биючеләр мине өскә күтәреп, әйләндерергә тиешләр. Шулвакыт, берсе күлмәккә басты да, озын ефәк итәкнең хәйран гына өлеше ертылып, шлейф сыман, аерылып төште. Мин дә югалып калмадым, шул аерылган зур гына ефәк тукыманы кулым белән тотып, кулны билгә куйдым да (янәсе, шулай уйланган!), өч җырны башкарып чыктым.

Киемнәр белән бәйле көтелмәгән хәлләрнең иң күңелсезе Уфада булды. Трасформер костюм иде ул. Корсет өлеше тимерчыбыклар белән эшләнгән. Ә ул тимер чыбыкларның тукыманы тишеп чыга торган начар гадәтләре дә була бит әле. Җырларга чыгар алдыннан гына шул корсетка тотындым да, чыбыклары чыккан булган икән, ике чыбык кулымны үтәли тишеп чыкты. Бер кулда микрофон, икенчесеннән кан ага…. Нишләргә белгән юк. Егетләр канны сөртеп, кулны тиз-тиз генә бәйләштереп, чыгарып җибәрделәр сәхнәгә. Ярый әле Илдар белән уртак җырыбыз иде, мин бер куплет җырлагач, Илдар чыкты, ә мин тиз генә сәхнә артына, кулдагы канны сөртергә ашыктым. Ә анда, гөнаһ шомлыгы, икенче учыма да чыбык кадалып, инде анысы да каный башлады.

Шулай, канга буяла-буяла, әмма берни булмагандай, елмаеп җырларга туры килгән чаклар да була. Хәзер көлке кебек тоелса да, ул вакытта хәлләрем көләрлек түгел иде шул», — дип белдергән Гүзәл Уразова үзенең официаль сайтына.

Просмотров: 1337

Комментирование запрещено