Җәмигъ мәсҗиденә мөселман яшьләре җыелды

форум тхАгымдагы елны Самар мөфтияте бик күп чаралар уздырды. Алар өлкәбезнең төрле җирләрендә үтте. Күбесе тәрбия темасына багышланган иде. Соңгысы декабрь аенда Самар Җәмигъ мәсҗидендә үткәрелде.

Самар өлкәсенең мөселман яшьләре форумына төрле милләт вәкилләренең 200гә якын егетләре һәм кызлары килделәр.

Яшьләр бар җирдә проблемнар җитәрлек. Теманы тулысынча яктырту ниятеннән төрле тармактагы белгечләр чакырылды. Форумны ачып җибәргәндә мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин бүгенге җәмгыятьтә яшьләребезнең тоткан урынына басым ясап, сөйләшүнең ниятләрен санап узды.

Эчке эшләр идарәсе вәкиленең төпле чыгышыннан соң, залдагылар сорауларын койдырдылар.Туры сорауларга тулы җаваплар яңгырады.

Уфадан килгән имам-хатыб, “Ишан Зәйнулла Рәсүли” исемендәге мәхәллә рәисе, Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт хәзрәт Әхмәров озын-озак нотык тотса да, залдагыларны ялыктырмады.Төпле тәрбияви вәгазен яшьләрчә дәртле һәм мавыктыргыч итеп сөйли белде. Ораторның сөйкемле сөяге булу да халык тарафыннан бик яхшы кабул ителүгә төп сәбәпләрнең берсе булды дип әйтергә була.

Делегатлар 200гә якын булса, залда утыручылар саны 254 кеше иде. Конференциядә олыларның булуы да күзгә ташланды. Араларында халык арасында дини агарту эшләре алып барган остазлар күренде. Әгәрдә аларның да чыгышлары оештырылган булса, тәрбия проблемнарының чишү юлларын баетып җибәрәчәк иде. Бу — киләчәккә теләк.

Җәмгыять аерым гаиләләрдән тора. Ә гаилә – үзе бер дәүләт. Дәүләтнең президенты була. Гаиләдә ир кеше теоретик яктан, президент булырга тиеш. Тик менә бүгенге көндә гаилә башлыгы вазыйфаларын үз өсләренә алганнар бу йөкне күтәреп барырлык биеклектә түгел икән.

Гаилә кору, гаилә тормышындагы проблемнар турында тирән анализны психология фәннәре кандидаты, Идел буе дәүләт соцаль-гуманитар академиясенең психологик белем бирү кафедрасы доценты Александр кызы Любовь Забродина ясады.

037форум

Александр кызы Любовь Забродина чыгышы

 

Яшьләр аудиториясендә гаилә кору төп бурыч булып тора. Элек башкодалар булган. Алар, көчле психолог буларак, чамалаганнар кемнең кем белән тора алуын. Бүген исә егетләр вә кызларны урам һәм дискотека очраштыра. Анда да танышулар күбрәк исерткеч шаукымы астында уза.

Югары уку йорты укытучысы чыгышыннан фикерләр:

“Бүгенге Россия җәмгыяте икътисади кризис белән берлектә рухи кризис корбаны булып та кала бирә. Шуңа да соңгы ун елда гаиләнең мәгънәсе бик түбәнгә тәгәрәде.

Кризис тирәнгә керде. Ул ир вә хатын арасында гына түгел, ата-ана һәм балалар арасын да суытты.

Ир вә хатын арасындагы проблемнар түбәндәгеләр.

Чамадан тыш күп аерылучылар.

2011-2012 елларда Россиядә ике никахның берсе таркалды.

2011 елда 1316109 гаилә теркәлсә, шуларның 669421 аерылган.

2012 елда 1213616 гаилә төркәлсә, шуларның 641981 аерылган.

Аерылышуның сәбәпләре:

Ир вә хатынның эчүчелеккә бирелүе. Шуның аркасында гаиләләрнең 31 проценты таркала. Шуның кадәр үк гаиләләр рүхи уртаклык булмаудан яши алмыйлар.

Торак шартлары начар булу сәбәпле яшь гаиләләрнең 21 проценты аерылырга мәҗбүрләр.

Ир вә хатынның азгынлыгы, тупаслыгы шулай ук аерылучыларның санын арттырып тора.

Җәмгыятьтә кыз балаларның иртә җенси тормыш алып барулары да,

кияүгә чыккач ирдән аерылуга сәбәп булып тора. Зөфәф кичәләренең романтикасын югалта.

Яңа өйләнешкәннәр гаиләдә лидерлыкны бүлешә башлау да яхшылыкка китерми. Лидерлыкны хәл итү – ул вакыт күрсәткече.

Сөйләшә белмәү, уртак фикергә килә белмәү – барчасы да араларны гомергә бозуга китерә.

Соңгы елларда яшьләр арасында язылышмыйча, никахсыз гына яшәү таралды. Яңа сүз дә уйлап таптылар — “гражданский брак”.

Бу тамырдан дөрес түгел, чөнки үзеннән-үзе икътисади һәм әхлаки җавапсызлыкка китерә торган нәрсә бу. Безнең тикшерүләр шуны күрсәтә ки, мондый төр “яшәүләргә” күбрәк ирләр хирыс. Ирләрнең 30 проценты язылышмый торуны өстен күрә. Бу сан да куандырмый, чөнки бу ирләрнең өчтән бер өлеше дигән сүз. Бу катлам ирләр үзләрен иркен хис итәләр, чөнки алар теләсә кайчан ташлап китә алалар.

Гаиләдә акчаны күбрәк эшләгән хатыннар да үзләренең хатын-кыз икәннәрен онытып җибәрәләр һәм балаларына һәм иренә тиешле җылылыкны бирмәүдән гаилә таркала.

Ирне хөрмәтләмәгән хатын балаларында үзе дә сизмәстән балалар тарафыннан ата кешегә ихтирамны тәрбяләми. Бу киләчәктә балалар өчен фаҗигага әйләнә, бигрәк тә малайлар өчен”.

Мөгаллимә Любовь Забродина үзенең чыгышын тигез йомшак тавыш белән алып барды. Һәм бу бик тәэсирле булды. Әйтерсең лә күп халык алдында түгел, ә гаилә кысаларында остабикә сөйләшеп утырганны хәтерләтте һәм аның сүзләренә ышанып, йөрәк түрләренә сеңдереп утырдылар.

Әлбәттә теләкләр дә бар. Киләсе очрашуларда галимә төрле милләт кешеләренең, катнаш никахларның ничә проценты аерылышуы да, аерылышу сәбәпләре дә күрсәтелсә, залдагы яшьләргә сабак булган булыр иде.

Динсезләр арасында, мөселманнар арасында, христианнар арасында аерылышуларның аермасын күрсәтерләр әле, бәлки, безнең гаилә белгечләре.

063форум

“Мөфтияттә яшьләр белән эшләүче Радик әфәнде Газизов берсеннән-берсе тирән эчтәлекле форумнар оештыра. Шул ук вакытта үз тирәсенә асыл егетләребезне туплап, аларны намазлыкка бастыруны тәртипкә кертте. Мөселманлык һәр ир-егеткә сеңдерелгән хәлдә, җәмгыятебездә тотрыклы гаилә саннары артачак. Бу инде үзеннән-үзе милләтебезне көчәйтүгә китерәчәк,” – ди мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин.

Шамил Баһаутдин.

«Сәлам».

Просмотров: 1441

Комментирование запрещено