Без аны онытмабыз!

617932907-Marat-abyi-300x225Без аның белән күптәнге танышлар идек. Марат абый (документлары буенча исеме Мурат дип язылса да, барсы да аны шулай атыйлар иде) өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оешмасы эшли башлаган беренче көннәрдән үк аның иң актив әгъзаларының берсенә әйләнде һәм бөтен җаны-тәне белән җәмәгать эшләрен башкарырга алынды. “Бердәмлек” өлкә татар газетасының беренче саныннан аның иң актив хәбәрчесе булды. Нәрсәләр турында гына язмады икән ул? Безгә, татарларга, бергә оешу, бердәмлек кирәклеге турында да, үткән гасырларда милләттәшләребезнең ничек яшәүләре, татарларның кайдан килеп чыгулары, безнең якларда кайчан, нинди татар басмалары нәшер ителүләре турында да язды ул. Аның тарихи язмалары “Бердәмлек”тә генә түгел, рус телендә нәшер ителүче “Азан” газетасында да, Татарстанның “Мирас” журналында да, башка популяр массакүләм мәгълүмат чараларында да даими басылып килделәр. Самарада Җәмигъ мәчете төзелә башлагач, ул аның елъязмачысына әйләнде һәм төзелештә нинди эшләр башкарылуы турында тәфсилләп язып, бөтен мәгълүматларны теркәп бара иде.

Хәзерге Елховка районының Тупли авылында 1931 елның 20 октябрендә туган Марат Исмәгыйль улы Сафин баштан авыл мәктәбе китапханәсендә, аннан читтән торып Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, авыл китапханәсе мөдире булып эшли, колхозда хисапчы да була. Самарага күчеп килгәч тә, китаплар белән эшләвен туктатмый – картайган көнендә озак еллар Самара Җәмигъ мәчетенең китапханәчесе була ул. Марат абый үзенең гомер буе туплаган белемен, тормыш тәҗрибәсен берничә шигъри җыентыклары, тарихка багышланган китаплары аша халыкка бүләк итеп калдырды.

 Хатыны Рушания апаның вафатыннан соң, Марат абый ялгызы гына яшәде. Тик ул үзен беркайчан да ялгыз итеп тоймый иде – һәрвакыт халык арасында, мәчет картлары, өлкә “Туган тел” оешмасы, милли хәрәкәт әгъзалары арасында булды.

Ул 15 декабрьдә 82 яшендә, авырмыйча гына, аяк өстендә йөргән килеш бакыйлыкка күчеп китте. Туганнары, танышлары, мәчет картлары, милли оешмалар вәкилләре аны соңгы юлга озаттылар. Аның җәсәде туган Тупли авылы зиратына күмелде.

Без сине онытмабыз, Марат абый! Синең якты истәлегең күңелләребездә сакланып, яңа буыннарга да тапшырылыр. Хуш, урының оҗмахта булсын.

“Бердәмлек”нең күпсанлы укучылары исеменнән аның баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено