“Бердәмлек”нең гомер офыгы тагын да киңәйсен иде!

Раил Шакуров

Шатлыкка, өлкәбездә озак еллар нәшер ителүче “Бердәмлек” газетасын яратып укучылар бик күп. Аларның һәркайсының бу басмага үз карашы, үз фикере, әйтер сүзләре бар. Шундыйларның берсе — Камышлы муниципаль районы башлыгының Аппарат җитәкчесе Раил Мөхәммәт улы ШӘКҮРОВ. Ул бик теләп бу турыда үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Шул әңгәмәбезне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.

 - Раил әфәнде, сез “Бер­дәмлек” газетасын укый­сыз­мы?

 - Әйе. Мин аны, башка күп авылдашларым кебек, өемә яздырып алып, бик яратып укып барам.

 - Газетада ниләр ошый, ниләр ошамый? Ул бүгенге көндә әле кайсы ягы белән ачы­лып бетмәгән, дип уй­лыйсыз?

 - Минемчә, анда күбрәк өл­кәннәр турында языла. Әгәр яшьләр, балалар, аларның проблемалары турында язылса, тагын да әйбәтрәк булыр иде кебек. Газетаның форматын заманчарак итеп, бераз үзгәртү дә комачауламас иде.

 - Тагын нинди үзгәрешләр кертергә теләр идегез?

 - Без үзебезнең “Камыш­лы хәбәрләре” район газета­сының сайтын ачып җибәрдек. Анда газетада басылган язмаларга өстәп, күпсанлы төсле фоторәсемнәрне дә те­лә­гән вакытта урнаштырып була, яшьләребез дә рәхәт­лә­неп, электрон газетабызны укый алалар. Алар өчен бу бик кулай, дип саныйм, “Бер­дәмлек”кә дә үзенең электрон вариант-версиясен булдырыр­га тәкъдим итәсем килә.

Сентябрьдә безгә Халыкара Аксаков фестивалендә катнашырга туры килде. Беренче көнне ул Уфа шәһәрендә, икенче көнне Бәләбәйдә, өченче көнне Кырмыскалы районында уздырылды. Катнашучылар арасында шагыйрь, 500дән артык җыр авторы Рамил Чурангулов та бар иде. Сөйләшкәндә ул: “Мин Самара өлкәсен бик яхшы беләм. Биредә төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, озак еллардан бирле “Бердәмлек” газетасы дөнья күрә. Аны почта аша алып, мин бик яратып укып барам. Анда бөек татар халкының үткән тарихы да, бүгенге яшәеше дә яхшы чагыла. Ул телебезгә югалу куркынычы янаганда да, заман тискәрелекләренә каршы барып, нәшер ителеп, телебезне, динебезне, милләтебезне саклап калуда зур роль уйный. Татар милләтен саклап калуда зур өлеш кертүегез өчен, зур рәхмәт сезгә”, — дигән иде.

Билгеле, шундый күренекле кешенең безнең “Бердәмлек” газетасына югары бәя бирүе шатлыклы, зур вакыйга, сөенеч булды.

- Раил әфәнде, газетабызда сезгә нинди язмалар ошый, кайсылары юк?

 - “Бердәмлек”тә күбрәк уңай язмаларга өстенлек бирелә кебек. Биредә авыллар проблемасы, аларның әкрен генә таркалып барулары, берүк вакытта милләтебезгә куркыныч янавы турында да язмалар күренгәли. Алдагы көннәрдә дә газета битләрендә яшьләребезнең шәһәргә ашкынмыйча, туып-үскән авылларында калып, җир­дә хезмәт кылып, үз бәхет­ләрен бары биредә генә таба алачаклары турында күбрәк язылсын, тамырларын җиргә беркетеп, тормышта үз урыннарын табучылар үрнәк итеп күрсәтелсен иде.

 - “Бердәмлек” газетасын укучыларга, андагы хезмәт­кәрләргә, газетага тагын нинди теләкләрегезне әйтер идегез?

 - Мин газета укучыларына аңа язылырга онытмагыз, аның тиражын тагын да арттырыйк, милли газетабызны саклап калуга зур өлешебезне кертик, ә аны дөньяга чыгаручы хезмәткәрләргә зур уңышлар, түземлек телим, дип әйтер идем.

 “Бердәмлег”ебезнең гомер офыгы тагын да киңәеп, аның тарихы ерак гасырларга барып җитсен, ул татар халкының горурлыгы булып, бик озак яшәсен иде!

 

Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1276

Комментирование запрещено