Татар теле буенча өлкә олимпиадасы һәм “Ел укытучысы” бәйгесе үтте / Прошла областная олимпиада по татарскому языку и конкурс на звание «Учитель года»

DSC_0004Кичә, 20 декабрьдә, Похвистнево районы Гали авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9 – 11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылды.

Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Гали авылы мәктәбе администрациясе оештырды.

Бәйгеләрдә Камышлы, Шен­талы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы 41 бала катнашты. Олимпиадада беренче урынны Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Нураев яулады (укытучысы — Зөлфия Нәзәхетдин кызы Асылгәрәева). Икенче – өченче урыннарны Камышлы авылы мәктәбе балалары -  10нчы сыйныф укучысы Юлия Мәхмүтова  (укытучысы — Тамара Фанзыл кызы Хисмәтова)  һәм Диләрә Мингалеева ( укытучысы Гөлчәчәк Сагидулла кызы Гарипова) алдылар.

DSC_0004

Олимпиада вакытында

DSC_0005-1

Габдулла Тукай, Муса Җә­лил, Рөс­тәм Мингалим, Гакыйль Сә­гыйров кебек күренекле ша­гыйрь­ләрнең, Фәния Кәримова, Гөлсинур  Гафурова кебек җирле авторларның шигырьләрен сән­гать­ле уку конкурсында Камыш­лы авылы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы  Альберт Фәтхетдинов Ренат Харисның «Кеше кайчан матур була?» шигыре белән иң яхшысы дип табылды. Ә үзе язган «Җиңү көне» дип аталган шигырьне Денис мәк­тәбенең 11 сыйныф укучысы Лилия Галиуллина гына укыды. Аңа “автор-башкаручы” номинациясендә призлы урын бирелде.

DSC_0008

Беренчелекле алган Альберт Фәтхетдинов шигырь сөйләгәндә

DSC_0012-DSC_0017-1

“Ел укытучысы” конкурсында биш татар теле укытучысы – Камышлы урта белем бирү мәктәбенең Балыклы филиалыннан – Әлфия Әхәт кызы Усманова, Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалыннан Нурания Нариман кызы Сәгыйрова, Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән – Айгөл Әсфир кызы Хәкимова, Яңа Усманнан – Гөлнара Әнәс кызы Кәбирова, Галидән – Раилә Дәрҗеман кызы Маннанова үзләренең педагогик концепцияләрен тәкъдим иттеләр. Гран-при бүләге һәм “Ел укытучысы” исеменә  Камышлы урта белем бирү мәктәбенең Балыклы филиалы укытучысы Әлфия Әхәт кызы Усманова лаек булды.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев барлык бәйгеләрдә җиңүчеләргә «ИПОЗЕМбанк» тәкъдим иткән бүләкләрне – планшет компьютеры, фотоаппаратлар, смартфоннар, медиаплеерлар, электрон китаплар, диктофоннар тапшырды.

DSC_0049-1

Әлфия Әхәт кызы Усманова бүләкләнә

DSC_0062-1

“Ел укытучысы” бәйгесендә катнашучылар

Олимпиадада беренче урынны Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Нураев яулады.

Олимпиадада беренче урынны Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Нураев яулады.

DSC_0082-1

DSC_0087-1

DSC_0025-1

Гали авылы мәктәбе укучылары чыгыш ясый

DSC_0028-1

DSC_0090-1

DSC_0036-1

«Туган тел» оешмасы аксакалы Азат Надиров укучылар алдында чыгыш ясый.

DSC_0038-1

Жюри әгъзасы, «Яктылык» мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗеваның чыгышы.

Чарада катнашучылар бергәләп "Туган тел" җырын башкаралар

Чарада катнашучылар бергәләп «Туган тел» җырын башкаралар

* * *

Вчера, 20 декабря, в средней образовательной школе села Алькино Похвистневского района  прошла олимпиада по татарскому языку и конкурс чтецов среди учащихся 9-11 классов школ Самарской области. Также состоялся конкурс  среди преподавателей татарского языка на звание «Учитель года».

Организаторами явились Самарский государственный институт повышения квалификации работников образования (СИПКРО),  СОТО «Туган тел» и администрация ГБОУ СОШ с.Алькино.

В олимпиаде и конкурсе чтецов приняли участие 41 учащихся из Камышлинского, Шенталинского, Похвистневского районов и Самарской школы «Яктылык».

В олимпиаде 1 место занял 9-классник  Расул Нураев из алькинской школы (педагог — Зульфия Назахутдинова Аслгареева), учащиеся камышлинской средней школы — 10-классница Юлия Махмутова (педагог — Тамара Фанзеловна Хисматова)  и 9-классница Диляра Мингалеева  (педагог — Гульчачак Сагидулловна Гарипова) заняли 2 и 3 места соответственно.

В конкурсе чтецов в исполнении детей звучали произведения Мусы Джалиля, Гакиля Сагирова, Габдуллы Тукая, Рустама Мингалима, Фании Каримовой, Гульсинур  Гафуровой и других поэтов.  1 место занял ученик 11 класса СОШ села Камышла Альберт Фатхутдинов. К сожалению, со стихами собственного сочинения выступила только одиннадцатиклассница  средней образовательной школы села Денискино Лилия Галиуллина, которая заслуженно заняла призовое место в номинации «авторские стихи».

На звание «Учитель года» среди преподавателей татарского языка претендовали 5 педагогов. Это учитель Балыклинского филиала ГБОУ СОШ с.Камышла Альфия Ахатовна Усманова, учитель Новоермаковского филиала средней образовательной школы села Старое Ермаково Камышлинского района Нурания Наримановна Сагирова, учитель школы «Яктылык» г.Самара Айгуль Асфировна Хакимова, учитель средней образовательной школы села Новое Усманово Камышлинского района  Гульнара Анясовна Кабирова,  учитель школы села Алькино Похвистневского района Раиля Дарзимановна Маннанова. Все они провели открытые уроки для учащихся алькинской средней школы и представили жюри свою педагогическую концепцию.

В итоге гран-при и звание «Учитель года» было присуждено учителю татарского языка и литературы Балыклинского филиала ГБОУ СОШ с.Камышла Альфии Ахатовне Усмановой. Последующие места были распределены по категориям «начальные классы» и «старшие классы».

Директор СОТО «Туган тел» Данияр Сайфиев вручил победителям олимпиады и конкурсов ценные подарки, среди которых были планшеты, смартфоны, медиаплееры, фотоаппараты, диктофоны. Средства на приобретение  призов выделил ООО «ИПОЗЕМбанк».

 

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2960

4 комментариев

  1. Афәрин, зур эшләр майтарып ятасыз! Әйтәм сезнең як егетләре патриотлар, шулай тәрбияли аласыз, димәк. Камышлыдан Солтан исемле гаҗәеп бай күңелле егетне беләм, укымышлы булуы белән таң калдырды. Тагын бер кат АФӘРИН! Так держать, хөрмәтле милләттәшләрем!

  2. Бу чараны уткэручелэргэ — эфэриннэр.
    Хэм, эйтик, бу чаранын бер кызык ягы да бар: мэктэбе юк, чарасы бар. Хэм, бэлки эле 2-3 ел да утеп китэргэ олгермэс, без-татарларга чынлап торып татар радиосы, телевидениесе курсэтэ башларлар, элегэ тиклем экономить иткэн акчаларны суыра башларлар…

  3. Балалар шигырьлярне яхшы сэйляделяр,телебезне яратып.Алар гомер буе татар булып калырлар-шунын белян бяхетле булырлар.Гульнара Аняс кызы сейляде — класстагы чуваш хям урыс балаларыда кызыксынып татар телне узляштеряляр,я меня кайсыбер татар ата-яниляр каршы ик е эч сягять татар телен я.-яле булган бер сягятькядя каршы.Альфия Багаутдинова хям башка укытучылар зур проблеманы кутярделяр- -7-11сыйныфларда атнасына телебезгя хям ядябияткя нибары бер сягять биреля, эч сягять сырыйбыз,лякин министерство гэл кися безнен тякдимнярне,урыс телле фяннярне кубяйтяляр,ин кимендя эч сягять киряк татар телебезгя хям ядябияткя,ничектя моны булдырырга— шулай диделяр укытучылар. Римма Нуретдинова Камышлыда 9-11сыйныфта укыганда— сейляде Римма олимпиададан кайтканда—байтак яниляре гаризасы аркасында байтак балалар татар теле дяресляреня йеремягянняр.Ахмак надан яниляр мяхрум иткянняр балаларын зур рухи байлыктан.Сонрак еларлар шул яниляр- балалары тик урысча гына тормыш кырсалар —лякин бяхет елмаймас . Минтимер Шаймиев татар мяктябендя укыган,Илгиз Колючев -татар ансамбле житякчесе геня тугел, ул зур дяряжяле космос техникасында белгеч- я ул 7 нче сыйныфка чикле тик тулы татар мяктябендя укыган хям урыс телен белмягян,минем икетуганым Рашит Каюмов шулай ук 7нче сыйныфка чикле татарча фяннярне укыган— тезелеш инженеры -кандидат технических наук булды, ялля ничя телне бэлу —кешенен акылын сялятен геня арттыра—галимняр шулай язалар.

  4. Бу чара бик әйбәт үтте. Балалар да быел күп итеп килгәннәр. Гали мәктәбенең диреторона да, «Туган тел» милли оешмасына да бик зур рәхмәтләр әйтәсе килеп тора