«Ел җырчысы» — Салават Фәтхетдинов / Певцом года на фестивале «Татар жыры-2013» признан Салават Фатхетдинов

Salavat_Fatkhetdinov“Пирамида” комплексында “Татар җыры-2013” фестивалена нәтиҗә чыгарылып, халыкара булган шушы милли музыкаль вакыйга сыгынтысы тәкъдим ителде.

“Татар җыры-2013” фестиваленың йомгаклау тамашасында өч алып баручы — Айваз Садыйров, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин — сайланган. Бүләкләр тапшыру вазифасына исә республикада танылган шәхесләр, дәүләт структуралары, банк, төзелеш һәм туристик компанияләр вәкилләре, ММЧ җитәкчеләре чакырылган иде.

Фестивальның “Алтын барс” сынына быел 69 җырчы дәгъвалаган булып, алар 23 номинациядә сынауга куелды.

Татар җыр сәнгате йолдызлыгын барлап, Айдар Галимов башкаруындагы “Кадерле җан” җыры белән башланган «Татар җыры-2013»нең йомгаклау тамашасында игълан ителгәнчә, фестиваль номинацияләре һәм җиңүчеләре түбәндәгечә билгеләнгән булып, аларны бүләкләү тантанасы, гадәттәгечә, репертуарларындагы иҗат җимешләре үрнәкләре белән үрелеп барды.

«Ел ачышы» номинациясендә җиңүче Рамил Галимҗанов «Сөйгәнең кем» җырын башкарса, «2013 елның музыкаль ташкыны» номинациясендә Алина Даутова «Ак күлмәкләрем» белән чыкты, ә Мәликә «Ярату» дигән җыйнак кына шоусы белән «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясе буенча “Алтын барс”ка ия булды. “2013 елның романтик җыры” номинациясендә Илдар Әхмәтов башкаруындагы «Чын күңелдән килә сөясем» өстенлеккә чыкты,«Ин яхшы альбом» номинациясендә җиңгән Ландыш Нигъмәтҗанованың «Мәхәббәт күзләреңдә» альбомындагы «Оныта алмадым» җыры тәкъдим ителде.

Илдар Әхмәтовны котлаган “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина: “Шагыйрьләр, композиторларның йөрәк түреннән төшкән иң шәп җырларын сиңа башлап башкару насыйп булсын, моң чишмәң саекмасын. Яшәсен татар җыры!” – дип теләде.

“Яшьләр проекты” номинациясендә Илназ Гарипов танылуга ирешеп, «Син бит ул» дигән җыры, «Хит-парадлар лидеры» дигәнендә Эльмира Сөләйманова «Кирәк түгел»е белән сәхнә тотты. И.Гариповны татар яшьләре хәрәкәте исеменнән сәламләп чыккан ТФАның Гамәли семиотика институты директоры, “Сәләт” фонды башлыгы Җәүдәт Сөләйманов, бирегә килгәнче Интернетта,социаль челтәрләрдә сине кызыксынып өйрәндем, хәтта уртак 44 дустыбыз булуын да белдем, дуслар булыйк әйдә, диде ярым шаярып, ярым җитди.

«Кабатланмас тавыш» дип Илшат Хәмәдиев табылган булып, ул «Сине эзлим» җыры белән чыкты, «Татар радиосының махсус бүләге» номинациясе бүләге Илназ Баһка насыйп булды һәм ул иҗатын яратучыларына “Үкенмичә яшик узганга” җыры белән куандырды.

Ә алдагы өч номинациядә ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым сайланган иде: «Тамашачы мәхәббәте»ндә Рәсим Низамов “Яратып кавышканнар” һәм Зәйнәп Фәрхетдинова «Соңладың»; «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңүче Нәфкат Нигъмәтуллин “Өн белән төш арасында”, Хәния Фәрхи «Син дөньяда яши дисәләр» җырлары белән чыкты,«2013 елның иң популяр җыры» дип Ришат Фазлыйәхмәтов башкаруындагы «Син кирәк» һәм Алина Сафиуллинаның репертуарындагы «Бәхет гөлем» табылды. Х.Фәрхи сүзләренчә, бу юлыгы «Алтын барс» сыны аның инде 14 нчесе һәм хатын-кыз җыр башкаручылар арасында иң күбе санала.

«Халык мәхәббәте» номинациясендә Нәфкат Нигъмәтуллинга фестиваль бүләген тапшырырга чыккан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский җәмәгатьне татарча сәламләп, фестивальның 14 нчесе уздырыла — бу сәхнәдә мин картайдым инде, ә җыр, Утесов җырлаганча, безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә,.. шәп җырлар бик кирәк, ел чигендә тулы зал белән шундый тамаша бара икән, димәк, чыннан да, җыр безгә яшәргә ярдәм итә, һәм без беркайда да югалып калмабыз, дигән фикер әйтте. “Сәхнәдә яңа, яшь башкаручыларны күрү куанычлы, шулай ук эстрадабызның олпатлары белән очрашу шатлыклы. Ә аларга югары бүләк тапшыру тагы да ямьлерәк! Бәйрәм белән сезне!” — диде Л.Толчинский.

Залны шаулатканнардан «Татар җыры легендасы» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева «Галигә барам әле»се белән һәм «Иң яхшы дуэт» номинациясендә Хәмдүнә Тимергалиева — Мөнир Рахмаев «Бер картлыкта — бер яшьлектә» җыры белән янә сәхнәне ду китерде. Чыннан да, легендар җырчыбыз, бөтен гомерен татар җырына багышлаган кеше ул, без бергә эшлибез аның белән, дип, Салават Фәтхетдинов Хәмдүнә ханымны якын итеп тәбрикләде.

«Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңгән Ринат Рәхмәтуллин «Синең күзләр нигә моңсу» җырын тәкъдим итте. Аңа “Алтын барс” сынын тапшырганда “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, без балачакта өйрәнгән комбайн табышмагындагы ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә кебек син – барысын да үзең эшлисең, дип шаяртты.

«Иң яхшы видеоклип» Раяз Фасиховныкы булды һәм ул шушы «Минем белән кал әле» җырын башкарды.

Гүзәл Уразова коллективы «Иң яхшы эстрада-җыр театры» номинациясендә, Фирдүс Тямаевның «Эх, гомер итәбез»е «2013 елның иң яхшы хиты» номинациясендә – беренче. Г.Уразова сүзләренчә, 11 нче концерт сезоны һәм бу аның 11 нче “Алтын барс” сыны.

«TMTV каналының махсус бүләге» номинациясенә Айдар Галимов бүләкләнде. Җиңүчене игълан итәргә чыккан ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, без Айдар белән бер-беребезгә охшаш: мин дә депутат, ул да, тик беребез — Татарстанда, икенчебез — Башкортстанда, әйтергә кирәк, ул бердәнбер татар җырчысы булган депутат, дип А.Галимовка багышланган шигырен яттан укып котлап, “Алтын барс” тапшырасын да онытып кереп китте, дөрес, абайлап янә чыкты, ләкин Айдар, ялындырып тормастан, аны үзе үрелеп алган иде. Ә инде «Ел җырчысы» - Салават Фәтхетдинов. Салават “Мин яратам, сине Татарстан!” җыры белән рухландыргач, бу җырны “мин таратам сине, Татарстан” дип җырларга язмасын, дип тирән мәгънә салып сагайтты. Тамашачылар исә, олы хөрмәтен күрсәтеп, Салаватка аягүрә алкышлады.

Тамашада җиңүчеләрне котлап, сүз алучылар арасында “KZN” ТК генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, “Берс-медиа” җитәкчелеге вәкиле Камил Гәрәев, «Татар радиосы» ҖЧҖ директоры Алмаз Миргаязов, «Дорожное радио» директоры Алсу Рәхмәтуллина, кинорежиссер Илдар Ягъфәров, Казанның «Зенит» волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекно һ.б. бар иде. Мәртәбәле кунаклардан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Салават Фәтхетдинов сүзләре белән әйткәндә, татар эстрадасының иң тәрбияле, иң тәртипле башкаручысы Флера Сөләйманова да килгән иде.

12 млн. чамасы сумга төшкән “Татар җыры-2013” фестивале йомгаклау концертына билет бәясе 4 мең сумнан 9 меңгә кадәр булуын, чыгымнар билет сатканнан кергән керемнәр, химаячылар, партнерлар һәм “Барс Медиа” компаниясе хисабына каплануын да искәртик. Җәмгысе 475 гр авырлыктагы “Алтын барс” сыны исә алтын, көмештән һәм хрусталь, бриллиант (күзләре) файдаланып кулдан эшләнгән. Һәр сынның үз номеры һәм паспорты бар.

“Пирамида” комплексында бүген барган тамашаны TMTV-каналы аша туры эфирда күзәтү мөмкинлеге булып, оештыручылар белдерүенчә, аны экраннан 1 млн. чамасы кеше карады.

***

в Казани состоялся XIV международный фестиваль исполнителей популярной музыки татарской эстрады «Татар жыры». Желающих посмотреть ежегодный концерт оказалось так много, что зал КРК «Пирамида» был переполнен. Те, кто не смог попасть на церемонию, могли увидеть ее в прямом эфире на татарском музыкальном телеканале «TMTV».

На право обладать премией «Татар жыры-2013» в различных номинациях традиционно претендовали как самые популярные татарские исполнители, так и недавно появившиеся на эстраде таланты.

В этом году насчитывалось более 60 номинантов, 23 из которых в этот вечер предстояло стать лауреатами фестиваля и получить статуэтки «Алтын Барс». Вели церемонию Гульназ Сафарова, Ильдар Хайруллин и Айваз Садыров.

Первым перед зрителями выступил Айдар Галимов с песней «Кадерле жан». Позднее певец был награжден в номинации «Приз телеканала TMTV». Статуэтку вручил депутат Госсовета РТ Разиль Валиев.

Открытием года был признан Рамиль Галимзянов с песней «Сойгэнен кем?», который получил приз из рук кинорежиссера Ильдара Ягафарова.

В номинации «Прорыв года» победила Алина Даутова с песней «Ак кулмэклэрем». Во время исполнения песни на сцене двигались живые скульптуры из меди, роль которых играли люди.

Ярким и энергичным получилось выступление Малики с песней «Ярату». Певица в красном платье с короной на голове ритмично двигалась и пела, а сделать номер эффектным ей помогали 6 танцоров, которые исполнили элементы брейк-данса. Малика стала победительницей в номинации «Лучший танцевальный проект».

В номинации «Романтическая песня 2013 года» лучшим был признан Ильдар Ахметов. Статуэтку певцу вручила первый заместитель руководителя Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям Нурия Беломоина.

Лучшим альбомом был признан альбом Ландыш Нигматзяновой «Мэхэббэт кузлэрендэ». Он оказался самым прибыльным. Певица исполнила песню «Оныта алмадым».

В номинации «Молодежный проект» победил Ильназ Гарипов с песней «Син бит ул». Награду вручал руководитель проектов республиканского общественного фонда «Сэлэт» Джаудат Сулейманов.

В номинации «Лидер хит-парадов» лучшей была признана Эльмира Сулейманова с грустной песней «Кирэк тугэл». Приз ей вручил главный тренер казанского «Зенита» Владимир Алекно.

Ильшат Хамадиев победил в номинации «Неповторимый голос» с песней «Сине эзлим».

В номинации «Приз «Татар радиосы» статуэтку «Алтын Барс» получил Ильназ Бах, которую ему вручил председатель оргкомитета фестиваля «Татар жыры» Алмаз Миргаязов.

Имя победителя в номинации «Любовь народа» назвал генеральный директор информационного агентства «Татар-информ» Леонид Толчинский. Им стал Нафкат Нигматуллин, который исполни песню «Он белэн тош арасында».

«Год был сложным: где-то ярким, где-то грустным. Но, как пел Леонид Утесов, «Нам песня строить и жить помогает,/ Она, как друг, и зовет, и ведет,/ И тот, кто с песней по жизни шагает,/ Тот никогда и нигде не пропадет». Тот факт, что фестиваль песни проходит на границе года с полным залом, означает, что песня нам помогает и мы никогда нигде не пропадем», — приветствовал зрителей Л.Толчинский.

Лучшим дуэтом были признаны Хамдуна Тимергалиева и Мунир Рахмаев.

Лучшей популярной песней 2013 года в исполнении певиц стала песня «Бэхет голем», которую представила Алина Сафиуллина.

Лучшей песней в исполнении певцов была признана песня «Син кирэк» в исполнении Ришата Фазлиахметова.

Лучшим хитом 2013 года была признана песня «Эх, гомер итэбез!» в исполнении Фирдуса Тямаева.

Любимцы публики Хания Фархи и Салават Фатхетдинов вышли на сцену ближе к завершению фестиваля. Хания Фархи исполнила песню «Син доньяда яши дисэлэр». Зал громко хлопал и подпевал певице. Хания Фархи стала победительницей в номинации «Любовь народа». Ей была присуждена 14-я по счету в ее жизни статуэтка «Алтын Барс».

Салават Фатхетдинов победил в номинации «Певец года». Зал приветствовал его стоя.

Все лауреаты получили в подарок официальную награду фестиваля – статуэтку «Алтын Барс» и подарки от спонсоров.

«Татар-информ»

Просмотров: 1206

Комментирование запрещено