Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан Республикасыннан кайтты

Fazrax13-19 декабрь көннәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан Республикасында концертлар куйды. Ансамбль ерак сәфәргә Судан Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгының махсус чакыруы буенча барды.

Артистлар Судан Республикасы башкаласы Хартумда II Бөтендөнья рус теле фестивале кысаларында рус телен өйрәнүче студентлар өчен уздырылган Рус теле бәйрәмендә чыгыш ясады. “Студентлар алдында без бер сәгатьлек тамаша күрсәттек. Яшьләр безнең чыгышны бик җылы кабул итте. Популярлыгыбызның сере зур кызыксыну белән дә бәйле – соңгы кырык елда Суданга Россиядән килгән беренче коллектив идек без. Ана телебездә – татар телендә чыгыш ясасак та, гарәпләр безне ифрат шатланып, сокланып карады”, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Ансамбльнең ике министр — Россиянең Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской һәм Суданның Минераль ресурслар министры Камал Габделлатыйф сөйләшүе вакытында чыгыш ясавы исә рәсми очрашуны җанландырып, бизәп җибәрүче матур тере бизәк булды.

Шул көннәрдә куелган биш концерт арасында ансамбль үзенә иң ошаганнары итеп Суданның Оборона министрлыгы һәм музыка көллияте студентлары алдында күрсәтелгән чыгышларын саный.

Һәр концерт ахырында татар артистлары Судан халкының туган җирләренә мәдхия булып яңгыраган гимнын гарәп телендә җырлап, җирле халыкның кайнар мәхәббәтен яулады. Аны башкарганда залга җыелган кайнар канлы гарәпләр хисләре тәэсирендә сәхнәгә сикереп менеп, ансамбльгә кушылды. Алар ансамбльнең бу чыгышын үзләренә карата күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе итеп кабул итте.

Россия, Татарстан данын чит илләрдә һәрдаим таратучы, татар милләтен Африка континенты халкына да таныткан мәшһүр ансамбль концертлары, һәрвакыттагыча, зур сәнгати югарылыкта узды. Кунакларны колач җәеп каршы алган, аларның чыгышларын ләззәтләнеп караган суданлылар күңелендә татар мәдәнияте белән якыннан танышу якты бер хатирә, онытылмас минутлар булып уелып калыр, дип хәбәр итә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

Просмотров: 1183

Комментирование запрещено