Татар эстрадасының популяр артисты Салават Фәтхетдинов «Вечерняя Казань» газетасына биргән әңгәмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов каршында җырларга куркуын белдергән. Сәбәбен ул болай аңлаткан:
«Рөстәм Нургалиевич минем иң якын дустым. Әмма мин аның алдында җырларга куркам. Чөнки ул беркайчан да җырның сүзләрен, куплетны куплет белән бутамый. Ул хәтта туктатып: «Син дөрес җырламыйсың» дип әйтергә мөмкин», ди Салават.
Просмотров: 1141