Яшел күлмәк байлык китерә

e3013a7020a5687db653af4975ccfbef_500_0_0“Яңа елны ничек һәм нинди киемнән каршылыйсың, шулай үткәреп тә җибәрә­сең!” Һәр ел саен бәйрәм алдыннан туташ-ханым­нарның котын ала, тынычлыгын качыра торган сүзләр бу.

Берәребез тормышында кайчандыр шулай булып чык­канмы-юкмы – анысын уйлаган юк. Үлә-бетә Яңа ел төнен бөтен шартына туры китереп каршыларга тырышыпмы-ты­рышабыз! Өебезне матур итеп бизәп, табынга иң тәмле ризыклар куярга омтылудан тыш, үзебезнең “ел киеме”н дә бик тәфсилләп әзер­либез. Иң элек ул, әлбәт­тә, өр-яңа, бәйрәмчә купшы, матур булсын. Ә нечкәлекләре – һәр ел саен төрлечә.

Кытай календаре буенча нинди ел җитүгә карап, күл­мәкне әнә шул хайванның “кү­ңеле”нә хуш килерлек итеп сайлыйлар. Юкса елның уңышлы килеп чыгуы икеле! Якынлашып килүче 2014 ел – Зәңгәр агач ат елы. Бу хайван акыл көчен, ихтыяр көчен, гомумән, бик зур көч-куәтне гәүдәләндерә. Ат – изге “кү­ңелле”, затлы хайван. Шуңа күрә, астрологларның инандырып әйтүенчә, чын тукымалардан: ефәк, бәрхет, атлас яки йон күлмәк кию әйбәт. Ә менә без Яңа ел кичәсендә күрергә күнеккән ялтыравык­лы синтетик кием – начар!
Төсенә килгәндә, иң элек, әлбәттә, зәңгәр. Шулай булмый, Зәңгәр ат елы бит! Тынычлык, тотрыклылык китерә торган төс ул. Англия герцогинясы Кейт Миддлтонның да зәңгәр якут (сапфир) төсен­дәге күлмәкләр яратуы тикмә­гә генә түгел. Төснең икенчесе – яшел. Чөнки нәкъ менә шушы төс агачны гәүдәлән­дерә. Яшел төс акча һәм күп төрле уңышларны үзенә тартып китерә, дип исәпләнелә. Яңа ел киеменең шушы ике төстә булуы, яки аларның төс­мерләре – ачык зәңгәр, шәмә­хә, фирүзә (бирюза), диңгез дулкыны төсе, миләүшә төс­ләренең (кемгә ниндие ошый – шул) өстенлек итүе кирәк.
Ә инде ни зәңгәр, ни яшел төсне, ни аларның төсмерлә­рен яратмаган кешеләргә нишләргә? Күңелне төшер­мәскә, куркуга бирешмәскә! Чөнки ат – әйбәт, сабыр хайван, шуңа күрә Яңа елны үзенең төсендәге кием киеп каршыласагыз да үпкәләмәя­чәк. Димәк, соры, кызгылт кө­рән, ак, кара, аксыл төсләр дә ярап куячак. Акча җитмәү аркасындамы, башка сәбәптән­ме бәйрәмгә күлмәк хәстәрен күрә алмаган икәнсез, кыска итәкле кара күлмәгегезне киегез (туташ-ханымнарның шкафында эленеп торырга тиешле дип саналган бу күлмәк теләсә нинди очрак өчен дә бара бит). Ат үзе­гезне аңламый калмас. Тик менә сары, кызгылт сары (әфлисун төсе), кызыл төс­ләргә бах­бай­ның ачуы чыгар. Тибеп тә очырырга мөмкин. Саграк!
Күлмәкнең тегелеше турында берничә сүз. Ат иркенлек яратучан, җитез хайван. Шуңа күрә җил-җил йөрергә комачауламасын өчен кием кысынкы булмаска тиеш. Аска таба киңәеп, җилфердәп торган озын итәкле күлмәк – иң яхшысы әнә шул. Киемне җи­ңел шифон шарф яки үзен­чәлекле матур билбау бе­лән дә бизәп җибәрсәгезме!..

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 220, 24.12.2013/)

Просмотров: 1192

Комментирование запрещено