Сценариенә акча бар, киносына җитми шул

ab8dd79bff32460e5cde31d6a3cd2138_MТатар фильмнарын, шулай ук татарчага тәрҗемә ителгән киноларны телевизор караучылар йотлыгып көтеп ала. Авыл җирлегендә яшәүчеләр бигрәк тә.
Үз телебездә эшләнгән телевизион фильмнарның чыннан да тамашачыда абруе зур. Ләкин андый әсәрләргә акча сирәк, бик сирәк тәти шул. Мәсәлән, татар  телендә иң яхшы кыскаметражлы телевизион фильмнар сценариен сайлап алу конкурсында җиңгән хезмәтләр дә экраннарга чыгачак дип ышандыручы булмады.
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм агентлыгы белән “Яңа гасыр”  ТРК”  ААҖ оештырган республика күләм конкурска нәтиҗәләр ясалды. Алдагы еллардан аермалы буларак, оештыручылар быел проектка күбрәк кешене җәлеп итәргә уйлаган. Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, милләттәшләребез яшәгән башка өлкәләргә дә конкурс хакында хәбәр ителгән. Бу турыда конкурс җиңүчеләрен котлау тантанасында комиссия рәисе, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина хәбәр итте. “Конкурс дүртенче тапкыр уздырыла.Әлеге эш хәзер безнең республика агентлыгына да йөкләнде. Быел жюри әгъзалары беренче урынны бирмәскә дигән карарга килде. Үткән елларга караганда, бәяләү комиссиясенә хезмәтләр азрак килде. Яхшы нәрсә күп булмаган кебек, мөкәммәл кино сценарийлары да еш тумый торгандыр. Хәер, безне сан түгел, ә сыйфат мәсьәләсе кызыксындыра. Телевизион кино сценарие үзенчәлекле жанр. Аны фәкать эчке кухняны белгәннәр генә башкарып чыга ала торгандыр. Киләчәктә татар фильмнарына cценарийлар бәйгесе зур популярлык казаныр”, — дип үз фикерен җиткерде Нурия ханым.
Чыннан да, быелгы конкурска 12 автордан 23 иҗади хезмәт кабул ителгән. Татар халкының рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен чагылдыра торган татар телле фильмнар иҗат итүгә кузгату максатыннан гамәлгә куелган әлеге проектка заманында 90лап хезмәт кабул ителә торган булган. Яшьләрне тәрбияләүдә рухи-әхлакый проблемаларга кагылган һәм экранлаштыру ягыннан ярашлы булган, мавыктыргыч һәм нечкәлекләре эшкәртелгән сюжетлы әсәрләр эзләү әлеге конкурсның өстенлеге булып тора.
Комиссия әгъзалары Индус Сирматов, Рөстәм Нәбиуллин, Нурания Җамалиева җиңүчеләрне котлар алдыннан, аларга үз киңәшләрен, хәер-фатихаларын, киләчәктә дә каләм тибрәтүләрен туктатмаска дигән киңәшләрен җиткерделәр. Шулай ук, киләчәктә “мүкләнгән темалар”дан читләшеп, игътибарларын бүгенге көн темаларын яктыртуга юнәлдерергә кирәк дигән фикерләрен дә әйттеләр.
Конкурста  II икенче урынны (бүләккә — 45 мең сум) яулаган танылган драматург Илгиз Зәйниев (“Абый” әсәре) исә: “Чын әдәбиятта вакыйгаларның бару вакыты һәм урыны мөһим түгел. Чын кеше хисләре, аның кичерешләре турында икән, ул беркайчан да искерми. Тукай, Толстой, Достоевскийлар һаман да яратып укыла. Чын кино да шулай”, — диде.
Шулай ук икенче урын  “Зәңгәр күлмәк” сценариесе өчен Айгөл Муллагалиевага да тапшырылды.
Өченче урында 3 кеше билгеләнгән: Рөстәм Галиуллин (“Очрашырбыз күкләрдә” — 25 мең сум), Мансур Гыйләҗев ( “Кукуруз басуы”), Лира Ибраһимова (“Зимагур”). Бәйгенең махсус призларына Чирмешән егете Фәйзелхак Вильдановның  (“Риза” — 10 мең сум) һәм Чаллы кызы Сәмига Бәдретдинованың (“Гайре табигый хәл”)  сценарийлары лаек дип табылды.
Проект җитәкчеләре җиңүче әсәрләр буенча кино төшереләчәген вәгъдә итми итүен, әмма бу әсәрләрне  телеканал җилкәсенә түгел, республика вузларында режиссерлыкка укучы студентларга тәкъдим итәргә һәм әдәби журналларда бастырыга кирәктер, дип белдерде алар.

Мөршидә КЫЯМОВА.

«Интертат».

Просмотров: 989

Комментирование запрещено