Артка карамыйча, алга барып булмый

ак каенГубернабызда «Россия йөрәгендә туганнар» үзешчән сәнгать коллективлары фестивале үткән елның 28 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Бу күләмле чарада өлкәнең 37 районы да катнашып, үзешчән коллективлар берсеннән-берсе матуррак программалар күрсәттеләр. Декабрь ахырында график буенча куелган отчет концертлары тәмамланды, ә иң яхшы номерлар 14 февральдә үтәчәк гала-концертка сайлап алынды. Россия йөрәгендә яшәүче күпмилләтле халкыбызның иҗат җимешләре рус, мордва, чуваш, татар телләрендә яңгырады, һәм аларның барысын да патриотизм хисе берләштерде.

Самараның Филармония за­лында ачылган фестивальне өлкә Мәдәният министры Ольга Рыбакова котлап, тамашачыларга һәм үзешчәннәргә өлкә губернаторы Николай Меркушкинның сәлам хатын җиткерде. Фестивальне уздыру идеясен дә губернатор нәкъ үзе тәкъдим иткән иде бит.

 Ике ай чамасы дәвам иткән бу чарага Самараның иң яхшы сәхнәләре  -  Опера һәм балет театры, Филармония һәм Академия драма театры заллары бирелүе бу күләмле чараның әһәмиятлелеген күрсәтеп тора иде. Без, ниһаять, өлкәбезнең күпмилләтле халкы талантларын барлау вакыты җиткәнгә куанып, руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар күпләп яшәгән Похвистнево, Камышлы, Кошки, Елховка, Шенталы, Кләүле, Большая Глушица, Большая Черниговка районнары үзешчәннәренең чыгышларын көттек.

Әйе, «үзешчән халык иҗа­ты» төшенчәсе күпкырлы. Ул Мәдәният йортларында чәчәк атучы үзешчән сәнгатьне дә, традицион халык авыз иҗатын да үз эченә ала. Һәр авылның үз талант ияләре бар, һәм аларның җырлары сәхнәдә генә түгел, эштә дә, кич утырулар вакытында да яңгырап, халык иҗаты статусына ия була бара.

Советлар заманында Самара өлкәсендә «Композитор һәм фольклор», «Фольклор һәм яшьләр» бөтенсоюз фестивальләре уздырылып, илебездәге бөтен фольклорны өйрәнүче галимнәрне бирегә җыя иде. Безнең ансамбльләр Мәскәүдә дә, көтеп алынган кунак буларак, Үзәк те­левидениедә дә, Музыка йортында да еш кына чыгыш ясап торалар иде.

ак каен

«Ак каен» татар фольклор ансамбле.

Хәзер «фольклор» сүзе үткән заман культурасына ишарә буларак яңгырый. Без аңа сыйфатлы,  тик үсештән туктаган материалга караган кебек карыйбыз. Кыскасы, борынгы, онытылып баручы культура, дибез. Ә ул бит әле дә исән! Ул безнең үткәнебез генә түгел, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә! Заман яшьләре иҗатында берәм-сәрәм генә күренгәли башлаган фольклор элементлары борынгылыкның яңа әйләнешкә чыгып килүе турында сөйли.

"Натукай" керәшен фольклор ансамбле.

«Натукай» керәшен фольклор ансамбле.

Әйе, милли гореф-гадәт­ләребез гасырлар дәвамында формалашкан. Иҗат җимеш­ләренең иң матурлары, иң халыкчаннары гына сакланып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Күп вакыт: «Фольклор модадан чыгып бара», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Модадан, бәлки, чыгар да, әмма тамырларыбызга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы халыкта гел бар һәм булачак та. Артка карамыйча, алга барып булмый бит.

Без биредә 37 районның да үзешчәннәре чыгышлары турында, бик теләсәк тә, язып бетерә алмыйбыз. Безнең “Бердәмлег”ебез, татар газетасы буларак, күбрәк татар коллективлары чыгышына һәм чагыштыру өчен генә татарлар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәгән районнарда эшләүче башка милләт коллективлары иҗатына туктап үтүне кулай күрә.

График буенча Большая Черниговка һәм Большая Глушица районнары башкортлары алдарак чыгыш ясады. Алардан башлыйбыз да. Анда татарлар бик аз яши, ә менә башкортлар күбрәк, һәм алар бик дус һәм иҗат җанлы халык булып танылдылар. Таллы (Кочкиновка) авылында күп еллар Фатыйма Шагаева җитәкчелегендәге «Туган моңнар» коллективы эшләп килә, һәм аны еш кына татарларның Сабан туе бәйрәмнәрендә дә күрергә була. Алар бу фестивальгә үзләренең «Шәл бәйләдем» җырын алып килгәннәр иде.

Елховка районының балалар коллективлары блогы да бик уңышлы күренде. Тупли һәм Мулла авылларының «Чишмә» татар балалары ансамбле (җитәкчесе М.Хасимова) һәм «Дети солнца» рус төркеменең (җитәкчесе Т.Кравченко) ур­так биюләре жюрига да, тамашачыларга да бик ошады. “Чишмә”леләр татар фольклорына да мөрәҗәгать итсәләр, бик яхшы булган булыр иде.

Ә Кошки районының Ис­ке Фәйзулла авылын, һәр­вакыт­тагыча, оста гармунчылары Мидхәт Әминов һәм Равил Минебаев башкаруында татар милли көйләре тәкъдим ителде.

Похвистнево үзешчәннәре фестивальдә «Чәчәк ат һәм җырлап яшә, туган ягым» девизы астында чыгыш ясадылар. Аларның концерт программасы дүрт милли бүлеккә бүленеп, һәркайсының үзенчә бай һәм матур итеп әзерләнгәне күренеп торды.

Рус бүлеген Стюхино авы­лының «Лагвица» балалар хореографик ансамбле (җи­тәкчесе Д. Гусарова) чыгышы ачып җибәрде. «Раздолье» халык җыры ансамбле (җитәкчесе Г.Гусарова) бөтен рус халкы яратып җырлаган «Во субботу день ненастный» җырының Иске Әмәнәк авылы варианты белән таныштырды. Бу инде, җирле фольклор җимеше буларак, игътибарга лаек чыгыш иде. Артистларның костюмнары милли традицияләрдә эшләнгән булып, фольклорчыларның, халык авыз иҗатын үстерү белән бергә, кием традицияләрен дә саклаулары шатландырды. Программаның беренче өлеше Малый Толкай авылы кызы Саша Тупяносованың «Как у наших у ворот» җыры белән тәмамланды. Нәни кызчыкның үзе агач кашыкларда уйнап, баянга кушылып җырлаган җыры бик дәртле, бик күңелле яңгырады. Аның артыннан чыккан «Денница» балалар халык ансамбленең «Ой, вера, вер, вер, вера» җыры да тамашачы күңеленә хуш килде.

Чувашларның ике коллективы — Рысайкино авылының «Терегель» җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе  В. Имангулов) һәм «Лагвица» вокаль коллективы бергәләшеп хор белән «Любимая Родина» җырын башкардылар, ә ахырда чуваш милли традицияләрендәге  «Кызлар биюе»н күрсәттеләр. Чын аккошлар диярсең инде менә!

Ә Мәчәләй авылы үзешчәне Шакир Абдрахмановның кубызда уйнавы ни тора! Димәк, губернабызда халык инструментларында уйнау традицияләре да әле югалмаган икән! Бу фестивальнең максаты да шул бит — яшьләребезгә матур милли көйләребезне сеңдереп калдыру, милли уен коралларының яңгырашын ишеттерү. Шулай милләттәшебез ата-ба­ба­ла­рыбыз мирасын буыннан-бу­ынга күчереп баруга үзенең өлешен кертә.

Сәхнәгә балалар чыкканда тамашачы беркайчан да битараф калмый. Бигрәк тә малайлар җырлаганда булачак ир-егетнең йөрәгендә моң яшәвенә шатланып, аның беркайчан да каты бәгырьле кешегә әверелмәячәгенә ина­насың. Похвистнево районы Гали авылының яшүсмер егете Ислам Кәлимуллинның моң тулы тавышы залны тутырып, күңелләргә үтеп керде сыман. Ә шул ук авылның «Чишмә» бию төркеме (җитәкчесе Г. Карипова) башкарган «Балачак» биюе Ислам җырлаган җырның  дәвамы булды дисәң дә, дөрес булыр.

Подбельск балалары кон­цертның мордва бүлеген ачып җибәрделәр. «Сяткине» бию төркемен (хореограф Т. Долматова) мордва халык җыры ансамбле алыштырды. Алар башкаруындагы «Ялгат» җырын  шушы коллективның җитәкчесе А. Яковлев язган. Ансамбль аны үз стилендә җырлаганда ул бик матур яңгырады. Әмма музыка белгечләре бу җырга халыкчанлык җитми, мордва халкының традицион күптавышлы җыр­лавы күпкә отышлырак, диеш­теләр. Ә Похвистнево районында андый җырларны башкаручылар байтак.

Менә тагын шул ук темага кайтырга туры килә:  «Калинушка» рус халык җырлары ансамбле дә биредә Белгород өлкәсендә туган җырны башкардылар. Похвистнево рай­онында үзләренең борынгы җырлары да югалып бетмәгән бит әле, тырышыбрак эзләсәң, аларны табып та, чын халыкчан итеп башкарып та булыр иде.

Камышлы районының «Сабантуй дусларын җыя» программасы «Безнең халык дуслыгы белән бердәм һәм бөек» шигаре  астында үтте. Режиссер фикерләвенчә, программа ике өлештән — милли бәйрәмебезгә сөлге җыю һәм Сабан туе бәйгеләреннән, җыр һәм биюләреннән тора иде.

Театрлаштырылган рус, татар, чуваш җырлары һәм биюләре арасыннан «Аккорд» вокаль студиясе солисткасы Әзилә Заһретдинованың үзе язган «Туган як» һәм татар җыры студиясе җырчысы Наилә Хә­кимованың акапелла башкарган Габдулла Тукайның «Туган тел» җырларын билгеләп үтәсем килә. Искиткеч нечкә хис, профессиональ тавыш, моң белән җырладылар кызлар.

«Журавушка» рус фольклор ансамбле (җитәкчесе Ф. Шәфигуллина) башкаруындагы Степановка  авылында язып алынган «Гусли-мысли» борынгы рус җыры да  барыбызга да бик ошады. Менә шундый эзләнүчеләр булганда халык җырларына яңа сулыш керә дә бит инде.  Никиткино авылының «Шевле» чуваш халык фольклоры ансамбленең чыгышы да истә калырлык матур иде.

Татар районы акцентны, әлбәттә, татар коллективларына ясаган иде. Камышлы, Иске Ярмәк, Яңа Усман коллективлары бу бурычны бик оста итеп үтәделәр. Бигрәк тә Иске Ярмәкнең «Ак каен» фольклор ансамбленең костюмнарына да, татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен сәхнәгә кайтаруларына да сокланмый мөмкин түгел.

Ә Кләүле районы үзеш­чәннәренең чыгышларын ре­жис­сернең уңышлы табылдыгы бизәде. Һәр номер алдыннан әнисе кызына өй тынычлыгын, гаилә сәламәтлеген сак­лый торган курчаклар турында сөйләп торды. Бу районда яшәүче төрле милләт халыклары — руслар, мордвалар, чувашлар һәм керәшен татарлары ниндидер самимилык белән дә алдырдылар.

Рус бүлеге патриотизм темасына багышланган иде. Бу темага мөрәҗәгать итү бик отыш­лы булды. Ләкин җырчылар Владимир Высоцкийның «Купола» җырын бик үк уңышлы башкара алмадылар. Моның өстендә аларга тагын бераз эшләргә кирәк әле.

Назаровка керәшеннәренең «Натукай» ансамбле (җитәк­чесе Д. Савельева) чыгышы «Буран авылы әбиләре»нең популяр җырына шарж итеп кабул ителде. Алар Виктор Дробыш һәм Тимофей Леонтьев музыкасына татар телендә сүзләр язганнар. Ә җырның соңгы куплеты инглиз телендә яңгырады. Кызык, әлбәттә, әмма керәшен татарларының борынгы җырларын да ишетәсе килгән иде. Керәшеннәр — борынгылыкны саклаучылар буларак танылган халык бит.

Иске Маклаушның «Оймине» мордва ансамбле дә, юморга бай икәнлеген күрсәтергә теләптер инде, борынгы мордва туен көлкегә чыгарды. Го­реф-гадәтләргә карата саг­рак булырга кирәктер, мөгаен. Бәлки, милли туйларның нәр­­сә­сеннәндер көләргә дә ярыйдыр. Тик шулай да ата-бабаларыбызның гореф-гадәт­ләренә хөрмәт белән кагылырга кирәк.

Ә менә Иске Рязапкинода эшләп килүче  «Чекес» чуваш балалар ансамбле һәм «Шурампус» чуваш халык ансамбле (җитәкчесе В. Мельников») «Уңыш зурлау» композициясе белән шаккатырдылар. Ахырда Кләүле районының Җирлекара мәдәният үзәге, яшьләр сәясәте һәм спорт ансамбле «Туган Кләүле» җыры белән чыгышларын югары нотада тәмамладылар.

Самара өлкәсенең утыз җиде районы да төрледән-төрле программалары белән чыгыш ясады. Фестивальнең максаты борынгы җырларны, гореф-гадәтләрне эзләү булса да, күп эстрада җырлары да яңгырады, заманча биюләр дә куелды. Нишләтәсең, күп, бик күп вакыт борынгы милли мәдәният сәхнә күләгәсендә калып килде. Бу фестиваль, беренче карлыгач буларак, авыл үзешчәннәрен эзләнергә, әби-бабаларыбызның җырларын, күмәк уеннарын, биюләрен кайтарырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Әнә бит, Татарстанда туган “Түгәрәк уен” фестивале нинди катламнарны күтәреп, нинди матур йолаларыбызны кайтара алды. Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында 40 елдан артык эшләп килүче “Ак каен” ансамбле дә шул фестивальдә якты йолдыз булып ялтырады.

Ә “Россия үзәгендә туганнар” фестивале нәтиҗәләренә килгәндә, февральне көтәргә кала. Фольклор белгечләре үзешчән коллективларның татар халык иҗатын башкаруын ничек бәяләр икән?

Инна КАСЫЙМОВА.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

 

 

Просмотров: 1486

Комментирование запрещено