Барыбыз да – чаңгыга!

АЛЬКИНО 2013 Г 386Яңа ел – әкиятләр һәм могҗизалар вакыты, иң кыю хыяллар тормышка аша торган чак.  Тик менә хыялланып утырып кына тормыш бармый икән шул. Аны тормышка ашыру өчен тәвәккәллек тә, ихтыяр көче дә, үҗәтлек тә кирәк.

Җәй башында Похвистнево районының Гали авылында эшкуар Расих Латыйпов агротуризм үзәге төзи башлаганда, кышын биредә чаңгы шуу комплексы да булыр, дигән иде. Аның вәгъдәләре дә, хыяллары да, Аллага шөкер, тормышка ашып тора.

- Бу елның июлендә ачылган агротуризм үзәгендә әллә күпме кеше ял итте инде. Егерме кеше сыешлы кунакханә бер дә буш булмый диярлек.  Бигрәк тә ял көннәрендә икешәр йөз кеше ял итә, — дип сөйли пешекче Айсылу Саярова.

Биредә туйлар да, юбилейлар да, корпоратив кичәләр дә, башка төрле чаралар да уздырылып тора. Ә тиздән анда йорт хайваннары да булдырылачак икән. Ите, сөте үзеңнеке, дигәндәй… Шулай ук җәйгә табарак арбалеттан һәм җәядән атарга теләүчеләргә дә бөтен уңайлыклар тудырылырга тора.

Шушы көннәрдә биредә таудан чаңгы шуу комплексы да ачылды.Тантанага Кыш бабай һәм Кар кызы, мөхтәрәм кунак­лар, кышкы спорт төрләрен яратучылар килгән иде. Район башлыгы Юрий Рябов бәйрәмне ачып:

- Бер ел элек биредә ял итү комплексы булыр дип кем уйлаган? Ә  чаңгы шуу өчен уңайлыклар булдыру турында хыялланмый да идек. Бүген,  карагыз инде, нинди мөмкинлекләр ачылып килә!  Гали авылының эшкуары Расих Мөҗәһит улы Латыйпов беркайчан да үзен генә кайгырт­мый, кече ватаны, халкы өчен күп көч куя. Башка авылларда да шундый кешеләр булса, без бик шат булыр идек. Менә бит балаларга да, аларның ата-аналарына да нинди шатлык ясап куйды. Хәзер инде Галигә башка авыл һәм шәһәрләрдән дә туристлар тагын да күбрәк килә башлар.

Похвистнево районының элеккеге башлыгы, ә хәзер өлкәбезнең урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов та чарага битараф калмаган:

- Яңа ел алдыннан Пох­вистнево районы халкы һәм галилеләр нинди күчтәнәч алдылар бит, ә! Хыялларын тормышка ашыра белүче якташым белән горурланмый мөм­кин түгел. Бүген алган кәеф күтәренкелеге сезне ел буе ташламасын иде. Уңыш­лар сезгә!

Спорт һәм саф һава яра­тучыларны өлкә адми­нистра­циясенең туризм департаменты җитәкчесе Михаил Мальцев, Исаклы районы җитәкчесе Ва­лерий Ятманкин, Самара шә­һәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин да сәламләделәр. Алар шушы комплексны төзегән Расих Латыйповка  рәхмәтләрен җиткереп, Гали авылының киләчәктә дә шулай үсүен, чәчәк атуын теләделәр.

Мөхтәрәм кунаклар ал тасманы кисеп, комплексны ачып җибәргәннән соң, халык башта шикләнебрәк карап торды. Барысы да: “Кем беренче?” дигәндәй, кемнең дә булса тау башыннан “ватрушка”га утырып төшүләрен карарга теләделәр. Бераздан кыюраклары үзлә­ренең тюбингларын (“ватрушка” була инде) күтәрткеч механизмга эләктереп (Галигә “Любишь кататься, люби и саночки возить» мәкале туры килми инде хәзер, моның өчен канат юлы бар),  тауның иң югары ноктасына менеп киттеләр. Мөхтәрәм кунаклар да алардан калышмадылар. Һәм менә инде чыр-чу килеп беренче шуучылар таудан килеп төшә башлады. Аларның күтәренке күңеле башкаларны да тауга менүгә этәрде.

Таудан төшкәннәрне баш­ка­лардан кып-кызыл бит­лә­реннән, ерык авызларыннан аерып була иде. Ә текә таудан төшәргә ярамаган кечкенә балалар өчен пони атларына атланып та, матур итеп бизәлгән чаналарда да йөрергә мөмкинлек булдырылган. Кем өшесә, рәхим итегез, кафе эшләп тора. Анда бик тәмле ашаталар, кайнар чәй белән җылыталар. Тау ягыннан ишетелгән музыка күңелләрне тагын да күтәреп, йөрәкләрне җилкендереп җибәрә…

Матур табигать, саф һава, төрледән-төрле күңел ачу чаралары онытылмас тәэсирләр калдыргандыр. Без чарада катнашучылардан кечкенә генә сорау алу оештырдык.

Евгений: “Без хатыным һәм оныгым белән комплекс ачылу турында ишетеп, махсус килдек. Бик ошады, ешрак килербез, исән булсак”.

Сания: “Шундый күңелле! Расих Мөҗәһит улына мең рәхмәт!»

Рәис: “Мин үзем Галидә туып-үстем. Хәзер Самарада яшибез. Комплекс ачылу турында ишеткәч, кызым белән чаңгыларыбызны алып ук кайттык. Бик шәп, олыларга да, балаларга да бөтен уңайлыклар булдырылган”.

Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары алдыннан  Гали авылында кышкы спорт чаралары өчен мөмкинлекләр булдырылу — бик хуп гамәл. Димәк, без дә тормыштан калышмыйбыз.

Наталья ПЕГОВА,

Хәмзә МОРТАЗИН.

«Бердәмлек»,

№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.

 

Просмотров: 980

Комментирование запрещено