Минем әбием Рауза Зыятдин кызы Таҗетдинова Ульян өлкәсенең Зирекле Куак авылында колхозчы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Ә аларның гаиләсендә барлыгы сигез бала булган. Әти-әниләре эштә вакытта өлкәннәре кечеләрен караганнар, йорт эшләрен башкарганнар.
Әбиемнең туган авылы бик матур урында урнашкан. Авылга бара торган юлның ике ягында да каенлык үсә, ә авылның урамнары яр буйларына сузылып киткән. Аста челтерәп елга агып ята, җәен анда су коенып та,балык тотып та була .
Әбиемнең олы абыйсы Похвистнево районының Гали авылыннан бер кыз белән таныша. Озак та үтми, алар өйләнешәләр. Кодаларына кунакка килгән әбиемне минем Ядкарь бабам күреп ала. Тиздән алар да гаилә корып җибәрәләр.
Яшьләр кайнана-кайната белән бергә яшәгәннәр. Әбиемнең каенсеңелләре дә күп булган,чөнки бабам да күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Алар бер-берсе белән бик тату яшәгәннәр һәм яшиләр. Әле дә кунакка йөрешәләр.
Карт бабам белән карт әбиемне дә балалары соңгы көннәренә кадәр олылап, хөрмәт итеп соңгы юлга озатканнар. Бүгенге көндә дә, намаз укыганда, аларга багышлап дога кылалар, җылы хисләр белән искә алалар.
Әбием белән бабам үзләре дә өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике кыз һәм бер малай.
Минем әбием бик уңган. Ул яшь чагында колхоз кырларында чөгендер утаган, урак өстендә ындыр табагында эшләгән. Балалары бераз үсә төшкәч (1983 елдан 1987 елга кадәр), ул элемтә бүлегендә хат ташучы да булган. Ә инде бер мең тугыз йөз сиксән җиденче елда ул колхозга сыер савучы булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли, гел иң алдынгылардан санала, тырыш хезмәте өчен алган бик күп истәлекле бүләкләре һәм Мактау кәгазьләре бар.
Әбием белән бабамның җиде оныгы бар. Аларның җылысы безнең олыбызга да, кечебезгә дә җитә.
Рауза әбием аш-суга бик оста. Ул безне һәрвакыт тәмле, төрледән-төрле ризык белән сыйлап куандыра. Аның бигрәк тә камыр ризыклары уңа. Әбиемнең куллары пешергән барлык ризык та тәмле, телләрне йотарлык була. Кыш көннәрендә өшемәсеннәр дип, ул безгә җылы оекбашлар бәйләп кидерә.
Әбием белән бабам, инде күптән лаеклы ялда булсалар да, тик ятмыйлар, бакча чәчәләр, мал-туар асрыйлар. Эш белән генә дә мавыкмыйлар, ахирәт көннәренә дә әзерләнәләр: беркайчан да биш вакыт намазларын калдырмыйлар.
Әбиемнең намаз укыган вакытында кунакка килгән чагым булса, мин аның укып бетергәнен тын да алмыйча көтеп утырам. Безгә дә ул белгәннәрен өйрәтә. Оныклары аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Әбиебез белән бабабызга Ходайдан озын гомер, хәерле картлык, исән-иминлек сорыйбыз.
Миләүшә ТАҖЕТДИНОВА,
Похвистнево районы Гали авылы мәктәбенең
7нче сыйныф укучысы.
№ 1-2 (1232-33), 1 январь 2014 ел.
Просмотров: 923