Чыршы, чыршы, без сине… Сагынып көттек ел буе!

(mne-skuchno.ru)454-15Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 7 январендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте А.С.Пушкин исемен йөртүче Тимерьюлчылар мәдәният йортында (Самара шәһәре, Лев Толстой урамы, 94нче йорт) татар балалары өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрәчәк!  Бәйрәм программасында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләре дә каралган.

11.00 сәгатьтә 3-11 яшьтәге балалар өчен иртәлек узачак.

ПРОГРАММАДА:

  •    Чыршы янында әкияти тамаша.
  •    Беренче тапкыр самаралылар өчен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры куелышы — «Бүре һәм кәҗә»  спектакле.

15.00 сәгатьтә  -  12-16 яшьтәге яшүсмерләр өчен.

ПРОГРАММАДА:

  •      Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры куелышы. «Нигез ташлары» спектакле (Туфан Миңнулин
  • Чыршы янында бәйрәм дискотекасы.

Спектакльләр турында

5698Нәни тамашачы өчен әзерләнгән «Бүре һәм Кәҗә» музыкаль әкият җыр-бию белән үрелеп бара. Өйдә берүзләре генә калган дүрт кәҗә бәтиенең уеннарын, шаянлыкларын күрү, кәҗәнең явыз бүредән  бәтиләрен коткаруы да нәни тамашачылар күңеленә уңай тәэсир итә.

Режиссеры — Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

* * *

nigez_tashlary1«Нигез ташлары» пьесасы 1960нчы еллар ахырында язылган. Аның буенча спектакльне Күчмә театрның (хәзерге Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) ул вакыттагы баш режиссеры Равил ага Тумашев куйды. Спектакль күп уйналды, тамашачы аны яратып карады. Бу театрның йолдызлары мәрхүм Хәлил абый һәм Исламия апа Мәхмутовлар «Нигез ташлары» уйнап бер-берсен яраттылар, ул аларны кавыштырды дисәң дә була.

Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры куйган пьеса, заман үзгәрүен, яңа таләпләрне истә тотып яңадан язылды, дисәң дә була. Тик күтәрелгән проблема — шул ук. Әсәрдә аталар һәм балалар, аерым шәхес һәм халык мөнәсәбәте, туган нигез-нәсел-авыл-милләт чылбыры әзелмәве турында сөйләнелә.

 Спектакльне сәхнәгә Ренат Әюпов куйган, рәссам - М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Булат Гыйлванов, баш рольдә - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин.

Балаларыгызның чарада катнашуларын теләсәгез, түбәндәге эл.почтага  аларның исем-фамилияләрен язып җибәрергә кирәк: samtat@yandex.ru. 

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-72-27-148.

Балаларыгызга әлеге җырны да  өйрәнергә кирәк булачак:

Үсте чыршыбыз урманда

(«В лесу родилась ёлочка» мотивына җырлана )

 

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда,

Җәен дә кышын да зифа

Яшел ул һаман да.

Җил-буран аны юатты,

Җыр көйләп йоклатты,

Туңа күрмә, — диде суык,

Кар юрганын япты.

Чабып йөрде куркак куян

Чыршыбыз янында,

Усал бүре, ерткыч бүре

Килде кайчагында.

Хәзер чыршы бизәлгәнсең

Мәрҗәннәр элгәнсең,

Бик күп, бик күп шатлык безгә

Син алып килгәнсең.

Просмотров: 2905

Комментирование запрещено