Самарада касәдә Олимпия утын кабыздылар

Хайбуллаев и Меркушкин

Николай МЕРКУШКИН һәм Таһир ХӘЙБУЛЛАЕВ Олимпия утын касәдә кабызганда.

Тантанада өлкә губернаторы Николай МЕРКУШКИН катнашты

Олимпия уты эстафетасы 24 декабрьдә Сызранда башланып, шуннан Тольяттига күчте. Ә 25 декабрьдә Самара урамнары буйлап 201 кеше чиратлашып Олимпия факелын күтәреп уз­гач, Куйбышев мәйданына аны 18 сәгать 30 минутта дзюдо бу­енча 2012 елгы Олимпиада чем­пионы Таһир Камалетдин улы Хәйбуллаев китереп җит­кер­де. Тамашачыларның көч­ле ал­кышлары астында өлкә гу­бер­­наторы Николай Иванович Мер­­­кушкин белән бергә алар ка­­сәдә Олимпия утын кабыздылар.

Николай Меркушкин үзенең чыгышында: “Бүген бездә тарихи вакыйга. Олимпия уты беренче тапкыр Самарага килеп җитте. Без бергәләп 7 февральдәге стартка кадәр Олимпия рухын сакларга тиешбез. Ә мин безнең олимпия командабызның бөтен ярышларда да җиңеп чыгачагына өметләнәм”, — дип белдерде.

Таһир Хәйбуллаев та үз чиратында: “Бүген Олимпия уты Самарада яшәүче һәр кешенең йөрәгендә кабынды”, - диде.

Бәйрәм чаралары Куйбышев мәйданында төнгә кадәр дәвам итеп, Олимпия уты Ульяновск шәһәренә озатылды.

(“Волга-Ньюс” сайтыннан).

 

 

Просмотров: 1320

Комментирование запрещено